Логотип Магариф уку
Цитата:

Әминә, кино һәм домино

Кино турында сүз чыкканда, «кылт» итеп яшьлектә дустым Гайнулла сөйләгән бер кыйсса искә төшә. «Минем яшьлек мәхәббәтем бер-берсенә ялганган өч сүздән тора, – дип сөйләргә ярата иде ул. – Нинди сүзләр...

Кино турында сүз чыкканда, «кылт» итеп яшьлектә дустым Гайнулла сөйләгән бер кыйсса искә төшә. «Минем яшьлек мәхәббәтем бер-берсенә ялганган өч сүздән тора, – дип сөйләргә ярата иде ул. – Нинди сүзләр дисеңме? Әминә, кино һәм домино».movie_3


Башлаган сүзен тел тегермәненнән тизрәк тарттырып бетерсен өчен, мин аңа алдан ук махсус сорау бирәм. Вакытында сорап котылмасаң, «аларның мәхәббәткә нинди катнашы барлыгын нигә сорамыйсың әле», – дип, үзе үк сорап, йөдәтеп бетерәчәк чөнки. Шуңа күрә аңа сезгә әле генә әйткән соравымны бирәм. Аның күңеле булып китә. «Әминә – минем иң яраткан хатыным, кино – минем иң яраткан сәнгать төре, ә домино – иң яраткан уеным», – ди ул аннары, күңеле булып. Аннан соң, сорамыйча да, көйле генә сөйләп китә: «Мин кино карарга күрше авылга йөрдем. Ерак түгел иде. Кино беткәч, клуб ябылганчы авыл малайлары белән домино сугам. Чөнки авылда клуб ябылгач кына таралышалар. Ә клуб мөдире шушы авылның Әминә исемле чибәр генә бер кызы иде. Әминә яшәгән өйнең урамы безнең авыл ягына чыга. Әминә клубны япкач, теләсәм-теләмәсәм дә, озатырга туры килә генә бит кызчыкны. Менә шулай бишенче ел  кинодан кайтышлый, сорап куйды бу миннән. «Иптәш кызларым: «Кайчан Гайнуллага кияүгә чыгасың инде, күпме йөрергә була? – дип теңкәмне корыталар. Өйләнмәсәң, клубны ябам да авылдан китәм. Киноңны юрган астында карарсың, яме», – димәсенме. Шулай итеп, уйландым, уйландым да, киноны Әминәсез күз алдына китерә алмадым. Тәки өйләнергә туры килде.»


Халыкара кино көне дустымның шул хикәятен искә төшерде. Чынлап та, кино карамаган кеше бик сирәктер ул. Хәтта «карамыйм» дип әйтүчеләр дә карый аны. Чөнки яратмасаң да яраттыра ул. Кемгәдер кинокомедияләр ошый, кемнәрдер аның мәхәббәт турындагыларын үз күрә. Кайберәүләр  сугыш турындагы киноларга тәкатьсез. Берзаман секс-фильмнар да хутка китеп алды. Ярый әле, озакка сузмыйча, бу эшнең кинода кылынырга ярамаганлыгын аңлап алдылар.  Көнкүрешебездә компьютерлар, өстәл чаклы дивар телевизорлары пәйда булгач, күп кенә кинотеатрлар соңгы елларда бушап  калды, күпләре эшләү рәвешен үзгәртте. Әмма, заман җилләренең кайсы тарафка исүен эчтән сизеп алган эшкуарлар бу яңалыклардан, киресенчә, файда гына күрде. «Родина» кинотеатрына килеп чыкканыгыз бар микән? Анда кино башланганчы ук, ял итү мөмкинлекләре каралган. Шуңа күрә тамашачы бирегә шактый алдан килә. Тамак ялгый, музыка тыңлый, күңел ача. Гайнулла миңа очрашкан саен: «Әминә, кино һәм домино», – дип юкка гына сөйләмәгән бит ул, себер мәчесе... Димәк, вакытыңны чын джентельменнарча үткәрәсең килсә, кинога кил, шунда Әминәңне дә очратырсың, домино уйнарга да җитешерсең. Җитмәсә, бер түбә астында бер үк вакытта 3-4 кино залы эшләп тора. Теләгәнеңә кер һәм җаның теләгәнен сайла! Ошап китсә, бер килгәндә, бер залдан икенчесенә күчә-күчә, әллә ничә кино карап кайтырга да мөмкин.


Бүген, 28 декабрьдә, киң җәмәгатьчелек Халыкара кино көнен билгеләп үтә. Дөньяда беренче тапкыр кино Франциянең башкаласы Парижда күрсәтелә. Ул көнне»Гран-кафе»да рәхәт чигеп утырган тамашачылар, фильм күрсәтү өчен махсус әзерләнгән  подвалга төшеп, рәттән түләүле ун кино карый. Кинәнүнең чиге шушы икән дип уйлый парижлылар. Шушы шау-шудан соң, хәтта байтак кына махсус кино заллары барлыкка килсә дә, әлеге кафе барыбер озак еллар кино үзәге булып кала.


Россиядә кино беренче тапкыр1908 елның 15 октябрендә күрсәтелә. «Су төбендәге әсир мәгъшүкә» дип (аның икенче исеме «Стенька Разин» дип тә йөртелә) аталган бу фильмда төп вакыйга башкисәр Разинның фарсылар белән булган бер бәрелешендә  фарсы гүзәлен әсилеккә төшерүе,  аңа гашыйк булуы, соңрак, көймәдәге ватагасыннан көнләшеп, аны Идел елгасына ыргытуы турында бара. Бу картина Россия империясендә төшерелгән беренче нәфис фильм була.


Гәрчә дөньядагы беренче социалистик илнең юлбашчысы В.И.Ленин СССР төзелгән елларда кино турында: «Халык надан чагында барлык сәнгать төрләре арасында безнең өчен иң әһәмиятлесе – кино һәм цирк» дисә дә, кинематография кеше аңына гына түгел, тормышына да елдан-ел тирән үтеп керә бара. Дөньяның барлык киностудияләрендә яңадан яңа фильмнар төшерелә. Кино җитештерүне бүген  Һиндстанның «Болливуд» компаниясе үз  кулында тота. Кайсы илдә генә күрсәтелсә дә,  һинд  киносының үз нәзәкатьле тамашачысы табыла. Нәкъ менә  кино дөньясында барган вакыйгалар кешене  тормыш ыгы-зыгысыннан, мәңгелек прблемалардан ике сәгатькә булса да  оныттырып тора. Бу бәйрәмне актерлар, режиссерлар, сценария авторлары һ.б. хезмәткәрләр генә билгеләп үтсә дә , ул һәркемгә үз, якын. Әйдәгез, кинога!


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ