Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтәч төште читәннән… Маэмай менә!

2018 елдагы сәламәтлек турында кайбер фаразларны алдан белеп тору зыян итмәс. Иң мөһиме – кәеф күтәренкелеген саклау, зарарлы гадәтләрдән баш тарту. Спорт белән шөгыль­ләнүче яки актив яшәү рәвеше алы...

2018 елдагы сәламәтлек турында кайбер фаразларны алдан белеп тору зыян итмәс. Иң мөһиме – кәеф күтәренкелеген саклау, зарарлы гадәтләрдән баш тарту. Спорт белән шөгыль­ләнүче яки актив яшәү рәвеше алып баручыларга бераз саграк булу шарт. Спортчыларга, коткаручыларга, хәрбиләргә, башка экстремаль һөнәр ияләренә куркынычсызлык кагыйдәләрен һичшиксез саклау зарур, имгәнгән очракта зур мөмкинлекләр кулдан ычкыначак. Ә менә үзләренең физик халәтеннән канәгатьсезләр өчен 2018 ел бик нәтиҗәле булачак: артык авырлыктан котылу яки, киресенчә, кирәкле массаны җыю өчен уңай вакыт якынлаша.


17-51-12-01


Эт турында мәкальләр


* Авыл эте, яман булса, бүре белән дус булыр.

* Акыллы эт юкка тешләми.

* Акылсыз эт көндез өрә.

* Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.

* Астыртын эт өрми тешли.

* Аш кадерен эт тә саклый.

* Котырган эт иясен тешләр.

* Куркак эт капка астыннан өрер.

* Куркак эт өреп җиңәр.

* Куштан эт бүре киткәч өрә.

* Уртак малны эт җыймас.

* Эт айга өрер, айның нуры китмәс.

* Эт амбар саклый, мәче казан саклый.

* Эт белән дус булсаң, кулыңда таягың булсын.

* Эт корсагына сары май килешмәс.

* Эт юк илдә песиләр өрә.

* Эт өрер, бүре йөрер.

* Этнең койрыгы да үзенә таба кәкре.

* Эттән калган сөяктән җелек көтмә.


ЭТ ЕЛЫНДА КЕМНӘР ТУГАН?


Үткән гасырда 1910, 1922, 1934, 1946, 1958, 1970, 1982, 1994 еллар Шәрык календаре буенча Эт елы булган. Эт елында туган танылган кешеләрнең кайберләрен санап китик: сәясәтчеләр Уинстон Черчилль, Билл Клинтон, Джордж Буш; язучы һәм шагыйрьләр Михаил Салтыков-Щедрин, Михаил Лермонтов, Александр Твардовский, Александр Дюма, Виктор Гюго, Ги де Мопассан, Вольтер, Лопе де Вега, Роберт Стивенсон, Эрнест Хемингуэй, Стивен Кинг; беренче космонавт Юрий Гагарин, тикшеренүче Жак Ив Кусто; артистлар Софи Лорен, Бриджит Бардо, Алек Болдуин, Шэрон Стоун, Сильвестр Сталлоне, Ума Турман, Пьер Ришар, Савелий Крамаров, Анатолий Папанов, Олег Басилашвили, Сергей Маковецкий, Александр Балуев; эстрада йолдызлары Элвис Пресли, Лайза Минелли, Мадонна, Майкл Джексон, Фредди Меркьюри һ.б.


Эт елын  ничек каршыларга


Ике ел буе хакимлек иткән утлы стихиядән соң Сары Җир Эте елы килә, шунлыктан Җиребездә ниһаять тынычлык урнашачак. 2018 елның 16 февралендә башланачак тугры Эт елы һәр кешегә иминлек, муллык, гаилә бәхете, тормышның бөтен өлкәсендә дә уңышлар, күңелле сәяхәтләр алып киләчәк. Ел хуҗасын үпкәләтмәс өчен, аны ничек каршыларга соң? Астрологлар әйтүенчә, маэмай ялгызлыкны яратмый, шунлыктан Яңа елны күңелле компания белән каршылау мәслихәт. Гаиләдә иң якын кешеләр белән генә каршылау да Эт күңеленә хуш киләчәк, чөнки бу хайван үзенең якыннарының кадерен белә. Бәйрәм кичендә күңелсезләнеп, телевизорга текәлеп утырмаска кирәк – рәхәтләнеп күңел ачу хуплана.


2018 ел хуҗасына ярау өчен, җылылык һәм шатлык бирә, стресстан һәм күңел төшенкелегеннән саклый торган сары төстәге кием кию хуплана. Көрән төснең бөтен төсмерләре дә маэмай күңеленә хуш киләчәк. Кызгылт-сары, алтынсу, көлсу, аксыл-көрән төстәге киемнәр дә урынлы. Ә менә ачык кызыл төстәге яки чуар киемнәр Эт елы хуҗасының ачуын чыгара. Ирләргә дә кара һәм соры костюмнарын сары-көрән төстәгеләренә алмаштыру яхшырак.


“Эт күңеле бер сөяк”, диләрме әле? Димәк, Сары Этнең игътибарына лаек буласыгыз килсә, табынга нәрсә куясын да алдан уйлау яхшы. Ел хуҗасы акча сарыф иткәнне яратмый, шунлыктан артык кыйбатлы ризыклар әзерләү килешмәс. Әлбәттә инде, табында берничә төрле итле ризык, салатлар, җиләк-җимеш һәм яшелчә, җимеш сулары булу шарт. Төрле баллы тәм-том, әфлисун-мандарин, банан-ананас та һичшиксез булырга тиеш.


Әтәч төште читәннән…Маэмай менә!


КУЧКАР (21 март-19 апрель)


2018 елда Кучкар йолдызлыгы астында туганнарга салкын тиюдән саклану шарт. “Көяз туңмас – калтырар, борын асты ялтырар,” диләр бит, матур киенү хакына сәламәтлегегезгә зыян китермәгез – гел җылы башлыктан, уңайлы һәм җылы аяк киеменнән йөрегез. Салкын тисә, дәвалану озакка сузылырга мөмкин. Кучкарлар киләсе елда баш авыртуны игътибарсыз калдырмаска тиеш. Бернинди баш авыртуга да түзеп йөрергә ярамый, һичшиксез табибтә тикшеренеп, сәбәбен ачыкларга һәм кичекмәстән дәвалана башларга кирәк. Саф һавада күбрәк йөрү, физик эш белән күбрәк шөгыльләнү сәламәтлеккә файдага булачак.


ҮГЕЗБОЗАУ (20 апрель-20 май)


Үгезбозауларның күбесе сәламәтлекләре турында кайгыртырга яратмый. Әмма 2018 елда үзеңә кул селтәргә ярамый. Шуны аңлау мөһим: үзегезне кызганмыйча, үзегез турында кайгыртмыйча, сез яраткан кешеләрегезгә борчу тудырасыз бит. Әгәр шуны аңлыйсыз икән, тормышыгыз яхшы якка үзгәрәчәк. Аңламаган очракта елның икенче яртысында проблемалар килеп чыгу ихтималы бар. 2018 елда Үгезбозауларга шактый нервланырга туры киләчәк, шунлыктан хисләрне контрольдә тотарга өйрәнү зарур. Үзеңне вакытында кулга алып, вак-төяккә ярсудан туктаганда, сәламәтлек тә борчымый.


ИГЕЗӘКЛӘР (21 май-21 июнь)


2018 елда Игезәкләрнең сәламәтлегенә куркыныч янамый. Иске җәрәхәтләр, имгәнгән урыннар гына сызлаштыргалап алырга мөмкин. Зыянлы гадәтләрдән баш тарткан очракта, сәламәтлек шактый яхшырачак. Игезәкләр өчен иң мөһиме – өйләрендә үзләре өчен бик уңайлы мохит тудыру, үзләренә игътибарны арттыру, бу очракта аларның сәламәтлеге ел буена зарланмаслык булачак.


КЫСЛА (22 июнь-22 июль)


2018 елда Кыслалар да яшәү рәвешләренә игътибарлырак булырга тиеш. Иммунитет шактый зәгыйфь, шунлыктан спорт белән шөгыльләнү беренче планга чыксын – кимендә иртән физик күнегүләр ясаудан һәр кич чыгып йөгерүгә кадәр. Организмны көчләргә кирәкми, әмма сәламәт булу өчен үзегезгә дә тырышырга кирәклекне аңларга вакыт. Әледән-әле ял итеп алу организм өчен зарурлык булуын да хәтердән чыгармау мөһим. Әгәр рәхәтләнеп ял итә алсагыз, ел бик уңышлы һәм нәтиҗәле үтәр. Хәлдән тайганчы эшләгән очракта исә проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Быел теләгән Кыслалар шактый җиңел ябыга алачак.


АРЫСЛАН (23 июль-22 август)


2018 елда Арысланнар артык күп эшләргә тиеш түгел, чамадан тыш ару сәламәтлеккә зыян китерәчәк. Йөрәкне саклау мөһим, шунлыктан дулкынландыргыч кичерешләрдән саклану, рәхәтләнеп ял итү шарт. Эшнең тормышыгыздагы бердәнбер шатлык булмавын онытмау зарур. Төп куркыныч нервларга яный, һәм шуның тискәре тәэсире бөтен организмга таралырга мөмкин. Хезмәттәшләрегез белән тату эшләргә кирәк, төрле гаугаларда катнашу хупланмый. Вәзгыять киеренкеләнә икән – үзегезне яклагыз, әмма беркемнең дә ачуын чыгармагыз. Эш урынында тыныч булганда гына, нервлар таушалмый, сәламәтлеккә зыян килми. Үзгәрешләр кирәк, алар сезнең дөньяга карашыгызда да гаять зур үзгәреш­ләр китереп чыгарачак.


КЫЗ (23 август-22 сентябрь)


Кыз билгесе астында туучыларның сәламәтлеге 2018 ел башында яхшы булачак, аларны күптән интектергән чирләр бераз тыначак – яз азагына кадәр иркен сулыш алырга мөмкин. Бу чорда бик күп файдалы эш эшләп калып була. Дөрес тукланмаудан, артык күп ашаудан саклану зарур, диетага утыру өчен яхшы вакыт. Хисләрегез турыдан-туры сәламәтлеккә йогынты ясый, шунлыктан эч пошудан, күңел төшенкелегеннән ничек тә саклану зарур. Киеренкелектән чыгу юлын табу мөһим. Спортның берәр төре белән шөгыльләнә башлау сәламәтлекне дә ныгытачак, озак еллар буена юаныч та булачак.


ҮЛЧӘҮ (23 сентябрь-23 октябрь)


2018 елда Үлчәүләрнең сәламәтлеге зарланырлык булмаячак. Бавыр авырулары килеп чыкмасын өчен, артык майлы ризык ашаудан тыелу зарур. Тиз арада ябыгу артыннан кумас­ка кирәк, организмга киеренкелек тудырмас өчен беренче шарт – сигез сәгатьтән дә ким йокламау. Көненә дүрт-сигез тапкыр аз-азлап туклану яхшы. Җыен вак-төяк өчен борчылудан туктаганда, ашыкмый-кабаланмый йөргәндә, күтәренке кәефне саклаганда, сәламәтлек ел буена сөендерер генә.


ЧАЯН (24 октябрь-22 ноябрь)


Чаяннар табибләргә мөрәҗәгать итүне күралмый, әмма 2018 елда шунсыз булмаячак. Тик куркырга кирәкми – хроник чирләрнең кискенләшүе генә бар. Чирләр баш калкыткан очракта үзлектән дәвалану белән шөгыльләнергә ярамый, һичшиксез, табибләрдә тикшеренү шарт. Елның беренче яртысында хисләрне бераз тезгенләү таләп ителә, бу бераз соңрак – ел уртасында – иммунитетыгыз зәгыйфьләнгәндә, бөтенләй көчсез калмау өчен кирәк. Быел күп Чаяннар гаиләсендә сөенечле вакыйга – бәби туу көтелә, йөклелек бернинди гайре табигый проблемалар да китереп

чыгармаячак.


УКЧЫ (23 ноябрь-21 декабрь)


Хәлдән тайганчы эшләмәсәләр һәм артык хисчән булмасалар, 2018 елда Укчыларны сәламәтлекләре сөендерер генә. Аларга азрак эшләргә һәм күбрәк ял итәргә киңәш ителә. Әлбәттә инде, чама хисен югалтмыйча, әмма рәхәтләнеп ял итү сезгә чыннан да комачауламаячак, ә инде артык күп эшләүдән сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин – гади генә чир дә, хроник авыруга әйләнеп, шактый борчуга сала ала. Чәнчи торган предметлар белән саграк булу зарур – җәрәхәтләнү, имгәнү ихтималы бар. Иммунитет ел буена тәртиптә.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22 декабрь-20 гыйнвар)


2018 елда Кәҗәмөгезләрне хроник чирләрнең кискенләшүе көтә, бигрәк тә йөрәк, буыннар, ашказаны-эчәк тракты борчырга мөмкин. Тик куркырга кирәкми, бу тиз уза торган проблемалар булачак. Шулай да, теге яки бу чирне кисәтү мөмкинлеге бар икән, аңардан уйлап та тормыйча файдалану зарур – алайса ел уртасында чираттагы ялыгызны хастаханәдә үткәрү куркынычы бар. Ә ял сезгә бик тә кирәк. Беренчедән, өегездә дә ял итү өчен уңайлы шартлар тудырыгыз. Икенчедән, тауларга, диңгезгә яки нинди дә булса минераль чишмә янына сәяхәт итегез – сезгә организмыгызны йокыдан уятыр өчен өр-яңа кичерешләр кирәк, шуннан соң ул үзен-үзе яңарта башлаячак.


СУКОЯР (21 гыйнвар-18 февраль)


2018 елда Сукояр, мөгаен, иң нык билге булыр. Сезне тормыштагы бернинди кискен борылышлар да, шуның нәтиҗәсе буларак сәламәтлеккә бәйле проблемалар да аптырашта калдырмас. Әмма сез үзегезне гел ныклыкка сыныйсыз икән, хроник проблемаларның шундук кискенләшүе ихтимал. Йокысызлык интектерергә мөмкин. Моннан котылуның иң шәп юлы – йокы алдыннан җәяү йөрү. Җәен урманда учак янында төн куну, таң алдыннан чыклы үләндә яланаяк йөрү, кышын рәхәтләнеп чаңгы шуу шәһәрдәге стресс китереп чыгарган теләсә нинди проб­лемадан котылырга мөмкинлек бирә.


БАЛЫКЛАР (19 февраль-20 март)


2018 ел башында Балыкларның күпчелеге баш авыртудан интегергә мөмкин. Моның сәбәбе – эштә һәм өйдәге артык киеренкелек. Йолдызлар башкалар турында кимрәк кайгыр­тырга киңәш итә. Балыкларга гомерләре буена альтруизм, кешеләрне ярату хас. Әмма хәзер бу проблемага әйләнергә мөмкин, чөнки, башкалар өчен яхшырак шартлар тудырырга омтылып, үз хәлегезне начарайтып куюыгыз бар. Үзегез турында күбрәк кайгыртсагыз, эшкә сәләтегез дә күзгә күренеп артачак. Көн саен йокларга ятар алдыннан компьютер һәм башка җайланмаларның динамикларын сүндерергә онытмагыз, алар, ак тавыш таратып, баш миенә йоклаганда рәхәтләнеп ял итәргә бирми. Ашаганда чама хисен дә югалтмау мөһим, чөнки быел Балыклар тиз арада артык авырлык җыярга сәләтле. Ел азагында төрле аллергияләр килеп чыгу ихтималы бар.


Чыганак: madanizhomga.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ