Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген билгеле булды: “Евровидение” Киевта узачак!

Соңгы арада “Евровидение-2017” бәйгесе турында төрле имеш-мимешләр күбәйде. Узган ел Стокгольмда узган бәйгедә Кырым татары Җамала “1994” җыры белән җиңеп, “Евровидение”не Украинада уздыру хокукын яул...

Соңгы арада “Евровидение-2017” бәйгесе турында төрле имеш-мимешләр күбәйде. Узган ел Стокгольмда узган бәйгедә Кырым татары Җамала “1994” җыры белән җиңеп, “Евровидение”не Украинада уздыру хокукын яулаган иде. Кырым татары җиңеп чыккач, киләсе елга бәйгене Россия үткәрергә тиеш, дигән сүзләр дә йөрде.
Бүгенгә шунысы тәгаен билгеле: “Евровидение-2017” Украинада узачак! Кайсы шәһәрдә үткәреләчәге бик озак сорау астында кала бирде, анысын җирле хакимият хәл итеп бетерә алмый интекте. Украинаның милли телевизион компаниясе җитәкчелегендәге оештыру комитеты Киев, Днепр (элеккеге Днепропетровск) һәм Одесса шәһәрләрен күзалдында тоткан иде. Июль аенда, Киев дип тәгаенләсәләр дә, моның белән бәйле җәнҗаллар шактый күбәеп киткәч, янә уйга калдылар.
Бүген исә ачыклык керттеләр: “Евровидение-2017” Киев шәһәрендәге спорт сараенда узачак. Исегезгә төшерәбез: 2005 елда Украина бер тапкыр “Евровидение” бәйгесен үткәргән иде инде. Ул чакта ул җырчы Руслана җиңүе бәрабәренә иреште.
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ