«Әзер ишекләр»не эзләгез!

– Һәр ана баласына яхшы бул дип әйтәдер инде. Мин дә шулай. Кешеләргә начарлык эшли күрмә. Гел булыш. Дусларыңа ярдәм итсәң, алар да сиңа яхшы мөнәсәбәт күрсәтер, дим. 13 яшьлек улым: «Күрсәтте ди… Әни, син белмисең аларны. Бик яхшылык эшләп йөри башласаң, муеныңа атланалар», – димәсенме?! Югалып калдым… – дигән иде бер әни кеше, ата-аналар өчен үткәрелгән лекциядә.

Димәк, балаларны яхшылык эшләргә өйрәткәндә менә бу гомумкагыйдәне дә истә тоту мөһим: «Бөтен кешегә дә яхшы булып бетә алмыйсың, яхшылык та эшләп бетерә алмыйсың». Мондый чакта динебез болай ди: әгәр кешегә булыша алмыйсың икән, һичьюгы аңа начарлык эшләмә, бу яхшылык эшләвең кебек булыр. Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Әгәр бер кеше сиңа яхшылык эшләсә, син дә яхшылык белән җавап бир, әгәр булдыра алмасаң, дога кыл. Доганы шулай кыл: мин дә изгелек кылдым дип ышанырлык булсын».

Баланың әйләнә-тирәсендәге танышлары, дуслары яхшылыктан файдаланып калу җаен гына эзләп йөрүчеләр икән, ул вакытта нишләргә? Алар белән үзара мөнәсәбәтләрне ничек корырга? Бу сорауларга динебездән җавап табып була. Мәсәлән, мәшһүр галимебез Әбү Хәнифә бер укучысына мондый киңәшләр биргән: «Яман кешеләр белән аралашканда сак, сизгер бул… Сиңа начарлык эшләүчеләрне гафу ит, синең хакта начар сөйләүчеләр булса, аларның үзләре турында яхшы сүз генә әйт». Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә кисәтә. Ул бер хәдисендә: «Кеше үз дустының динендә булыр, шуның өчен ул үзенә дус булачак кешенең холкын белсен!» – ди. Мәгърифәтче галимебез Риза Фәхреддин дә тәрбиягә багышланган хезмәтләрендә кеше тану гыйлеменә өйрәнү кирәклеген ассызыклый. Гомумән, «яхшы булам» дип барча кеше белән бертөрле мөгамәлә кылырга ярамаганлыгы тәфсилләп аңлатылган динебездә.

Психологлар адәм баласын «дәүләт»кә тиңли һәм: «Кешеләр бер-берсенең «дәүләт» чикләрен бозарга тиеш түгел», – диләр. Дөресрәге, кеше үз чикләрен үзе сакларга тиеш. Аны ничек сакларга икәне менә бу кыйссада бик төгәл аңлатылган. Бер яшь кыз хикмәт иясе янына килә дә: «Мин кешеләр белән гел яхшы мөгамәлә кылам, рәнҗетмим, булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырышам. Ничек кенә яхшы булырга тырышсам да, үземә начарлык булып кайта. Үпкәләтәләр, көлеп тә карыйлар. Кайберләре ачыктан-ачык дошманлаша да. Миңа нишләргә икән?» – ди. Хикмәт иясе елмаеп: «Чишенеп ташла да шәһәр урамына чык», – ди. Аптырап калган кыз: «Сез акылдан яздыгызмы әллә?!» – дип сорый.

Дәвамы.

Нурия Әлмиева.

Добавить комментарий