ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлыгын камилләштерү

Нурания Шәймәрданова,
Мөслим районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча югары категорияле методисты

Эльмира Тимергалиева,
Мөслим районы Мөслим гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Федераль белем бирү стандартлары буенча да белем бирү процессында җәм­гыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә, педагогларга карата да зур таләпләр куела. Бүгенге көндә еш кулланыла торган компетентлылык термины мәктәпкә үтеп керде. Фән иясе буларак укытучыларның да, укучыларның да компетентлылыгы турында аларның шәхси сыйфаты буларак сөйләшәбез. Ком­петентлык – заман таләбе. Белем һәм күнекмәләр җыелмасы белән эшчәнлек алымнары кушылмасы компетенция дип атала. Компетентлы кеше [латин телендә сompetentis – соответствующий, способ­ный] – кайсы да булса өлкәдә аеруча уңыш­лы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес. Европа Советы мәктәп укучылары ия булырга тиеш булган төп компетенцияләрне күрсәтте. Алар: танып-белү компетенциясе, социаль, коммуникатив һәм информа­цион компетенцияләр. Әлеге компетенцияләрне укучыда формалаштыру өчен, укытучы үзе шул таләпләргә җавап бирергә тиеш.

1 нче адым: Компетентлы педагог нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш соң? Компетенцияләр эшчәнлек барышында формалаша. Педагог даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куярга тиеш. Гадәт буенча, укытучы үзен иң белемле һәм бер­дәнбер белем чыганагы итеп санаудан азат булырга; үзен тәҗрибәле санап, үзе алган чор тәрбиясе үрнәгендә укучыларны тәрбияләүдән сак булырга; проб­леманы чишүнең бер генә дөрес юлы бар дип ялгышудан куркырга; әһәмияте булмаган вак-төяк кагыйдәләргә, инструкцияләргә «ябышып ятудан» сак булырга тиеш. Укытучы тәҗрибәдән «акыл» алырга, белемен системага салырга, укытуда үз алымнарын булдырырга, проблемаларны урынында чишәргә, мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә тиеш. Компетентлы фән иясе төрле мәгъ­лүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба, информацияне сайлап ала, документлар белән эшләгәндә, аларны классификация­ли белә. Шул ук вакытта, төркемдә җаваплылык тоеп эшләргә, карарлар кабул итәргә, конфликтларны чишәргә, уртак проектлар барышында башкалар фикере белән исәпләшергә өйрәнергә кирәк. Боларга өстәп, яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне кыю куллану, яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегү, авыр­лыклар алдында югалып калмау кебек компетенцияләргә ия булу да әһәмиятле.

2 нче адым: Компетентлы педагог бу­лу өчен нәрсә үзгәртергә?
2.1. Өйрәнергә:
– тәҗрибәдән «акыл» алырга;
– белемеңне системага салырга;
– укытуда үз алымнарыңны булды­рыр­га;
– проблемаларны урынында чишәргә;
– мөстәкыйль рәвештә даими үз белемеңне күтәрергә.
2.2.Эзләнергә:
– төрле мәгълүмат базасыннан үзеңә кирәклесен эзләп табарга;
– информацияне сайлап ала белергә;
– документлар белән эшләгәндә, алар­ны классификацияләргә өйрәнергә.
2.3. Хезмәттәшлек итәргә:
– группада, командада эшләүдә;
– карарлар кабул итүдә;
– конфликтларны чишүдә башкалар фикере белән исәпләшүдә;
– контрактлар төзүдә катнашырга ки­рәк.
2.4. Эшкә тотынырга:
– проектка керешергә;
– җаваплылык тоеп эшләргә;
– уртак проектларга үз өлешеңне кер­тә белергә;
– коллективтан аерылмаска, бердәм булырга;
– үз эшеңне оештыра белергә;
– кирәкле приборлар белән дөрес эш итәргә өйрән.
2.5. Җайлашырга:
– яңа информациион һәм коммуникатив технологияләрне куллан;
– яңалыкларны тиз кабул итәргә күнек;
– авырлаклар алдында югалып калма.

3 нче адым: Ничек үзгәрергә?
3.1. Иң катлаулы сорау. Укыту системасында бер халәттән ничек икенчесенә күчәргә? Оптималь юл бармы? Традицион белем бирү алымнары белән озак еллар эшләгән укытучы өчен яңа шартларда эшләргә күчү авырыксыну тудыруы һәркемгә билгеле.
3.2. Мөслим районында ФГОС шартларында татар теле һәм әдәбияты укы­тучыларының методик компетентлылы­гын камилләштерү өчен мөмкинлекләр бармы? Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала? Үз эшчәнлегебез мисалында күрсәтеп үтәргә телим.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә составына 52 татар теле һәм әдәбияты укытучысы керә. Әлеге методик берләшмә педагогларның
– фән буенча
– педагогика
– психология
– укыту методикасы буенча белем­нә­рен күтәрү
– һөнәри компетентлылыкларын үс­терү юнәлешендә максатчан эш алып бара.

3.3. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне авырыксынуларсыз кабул итеп, заман белән бергә атлыйлар, заманча укыту технология­ләреннән киң файдаланып эш итәләр. Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле булуы бәхәссез. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Дәресләрдә укучыларны өстәмә мәгълүмат белән эшләргә, үзлектән белем алырга өйрәтүгә әһәмият бирелә. Болар барысы да укучының компетентлылык дәрәҗәсен үстерү өчен башкарыла.

Компетентлы якын килеп укыту юлында авырлыклар да юк түгел. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын иң борчыганы – заман таләбенә туры килә торган укыту-методик комплектларның булмавы. Дөрес, соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән интерактив кулланмалар чыга башлады, алар мөгаллимнәребезнең алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелде. Мультимедияле кулланмаларны иҗади эшләүче мөгаллимнәребез үзләре дә әзерли, бу эшкә сәләтле укучылар да җәлеп ителә.

3.4. Бүгенге көнгә районыбыз мәктәп­ләрендәге татар теле һәм әдәбияты кабинетларында шактый материал тупланып системага салынган, электрон укыту лабораторияләрен булдырган укытучыларыбыз да бар. Болар гына бүгенге көн ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. 2015 нче елдан урта мәктәпнең 5 нче сыйныфы укучылары ФГОС буенча укый башлый. Татар теле һәм әдәбиятыннан Үрнәк Программаларда укучыларның текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү бурычы аерым пункт итеп куелган. Әлеге бурычны тормышка ашыру йөзеннән, укыту-методик комплектларны кемдер әзерләп биргәнне көтеп утырмыйча, үзебезнең укытучылар көче белән, без электрон укыту әсбабы эшләргә уйладык. 5–11 нче сыйныф укучылары өчен FRONTPAGE (фронтпейж) программасы белән эшләнгән электрон уку дәреслеге төзелде. Дәреслек укучыларга үзлектән белем алу мөмкинлеген күздә тотып эшләнгән. Биредә тема буенча дәрес материалыннан тыш өстәмә мәгълүмат тупланып бирелә, үз белемеңне тикшерү өчен биремнәр, төрле дәрәҗәдәге күнегүләр, онлайн-тестлар урнаштырылган, Интернет-чыганакларга сылтамалар бирелгән. Әдәбият буенча видеофильм­нар карарга, аудиоязмалар тыңларга мөмкин. Электрон китапханә белән эш итәргә була. Әдәбият теориясеннән терәк-таблицалар, әдәби әсәрләргә анализ тәртип­ләрен кулланырга мөмкин. Болар – укытуда компетентлы якын килүнең күренеп торган нәтиҗәләре.

3.5.Соңгы елларда зур тизлек белән үсүче Интернет челтәрен укытучыларыбыз үзләренең педагогик һәм методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата-аналар белән эшләүдә, дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны әзерләү һәм үткәрүдә оста кулланалар. Татар теле укытучыларының шәхси сайтлары уңышлы эшләп килә. Методик берләшмәнең үз сайты тиз арада иң популяр сайтлар арасына керде. Җәлилова Гөлназ, Хәкимова Гөлнара, Дәүләтова Раушания, Ситдикова Чулпан, Гайнетдинова Гөлназ, Даутова Гөлчәчәк, Шаева Венера, Әхмәтҗанова Эльвира һәм Якупова Гөлшатларның сайтларын, сыйныфтан тыш эшчәнлеккә багышланган блогларын республикабызның татар теле укытучылары күптән беләләр һәм югары бәяләргә өлгерделәр. Әлеге Интернет-проектлары белән укытучыларыбыз республикакүләм конкурсларда катнашып киләләр, җиңү яулыйлар. Укытучылар онлайн технологияләрне дәрес барышында, укучыларның проект эшләрен оештыруда кулланалар.

Йомгаклау. Укытуда компетентлы якын килү нәрсә бирә?
Укытучыга:
– укучы белән укытучының бер үк максатка эшләвен тәэмин итә;
– укучының мөстәкыйльлеген һәм белем алуга җаваплы карашын үстерү хисабына, укытучының хезмәте җайлана;
– укыту-тәрбия процессы бербөтен тәшкил итә.
Укучыга:
– белем алуга омтылыш арта;
– югары уку йортында укуга аңлы рә­вештә әзерләнергә мөмкинлек туа;
– информация белән эшләү, эшне группада башкару хисабына укучының көндәлек уку тыгызлыгы кими, белем алуга мотивация туа.
Нәтиҗә: Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш. Ә компетентлы педагог – укучы һәм ата-аналар өчен дә, мәктәп өчен дә хәзинә.

Әлеге санда чыккан башка материаллар белән биредә танышырга мөмкин.

Добавить комментарий