Федераль дәүләт башлангыч гомуми белем бирү стандартларын гамәлгә кую мәсьәләләре

Гөлназ Хәмитова,

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты

 Гомуми белем бирү структурасында башлангыч белем мөһим урын алып тора. Белем бирүнең Халыкара стандарт классификациясендә (1996) башлангыч белем төп белем бирүнең беренче баскычы булып санала.

Көнбатышта кабул ителгән «элементар белем бирү» терминыннан аермалы буларак, Россиядә кулланыла торган «башлангыч белем бирү» термины әлеге белем бирү баскычының аерым бер кешенең генә түгел, ә бәлки тулаем җәмгыятьнең алга таба үсеш-үзгәрешен билгели торган төп үзенчәлеген ассызыклый.

Стандартлар ничек барлыкка килгән?

Башлангыч мәктәп, гомуми белем бирү мәктәбенең бер өлеше, аның беренчел баскычы булып, ХХ гасырның беренче яртысында формалаша. Совет чорында башлангыч мәктәпнең беренче уку планы һәм программасына рус теле һәм арифметика, табигать һәм җәмгыять белеме, физик тәрбия, җыр һәм рәсем кебек предметлар кертелә. Укыту вакыты да үзгәреп тора: башлангыч белем бирү башта – 5 еллык, аннан соң 4 еллык (1923) була, узган гасырның 70 нче елларында ул 3 еллык режимга күчә.

ХХ гасырның 80–90 нчы еллары Россиядәге белем бирү реформасы кысаларында башлангыч белем бирү (БББ) системасын камилләштерү активлыгының кинәт кенә үсеш алган чоры буларак билгеләнә. Балаларны алты яшьтән укыта башлау системасы эшләнә, традицион укыту системасына альтернатив булган үстерелешле укыту системасы кулланылышка кертелә (Л.В.Занков, Д.Б.Эльконин, В.В.Давыдов һ.б.). Унификацияләнгән белем бирүдән вариативка күчешне тәэмин итә торган яңа дәреслекләр барлыкка килә.

Вариатив белем бирү идеологиясе, гомумән, Россиядәге белем бирү системасының, аерым алганда башлангыч белемнең дә, билгеле бер дәрәҗәдә стратегик үсеш юнәлешләрен билгеләде. Әлеге юнәлешләрнең берсе – яңа белем бирү стандартларына күчү.

Белем бирү стандарты төшенчәсе Россиядә беренче тапкыр 1992 елда «Белем бирү турында»гы РФ Законы кертелүгә бәйле барлыкка килә. Әлеге Законның 7 нче маддәсе дәүләт белем бирү стандартларының функцияләрен һәм структурасын билгели. Гомуми белем бирү стандартлары эшләнеше тарихында берничә этапны аерып күрсәтергә мөмкин. Һәр этапта стандартларны эшләүнең сәбәп-мотивлары үзгәреп тора. Беренче ике этапта – сизелерлек дәрәҗәдә түгел, бары тик гомуми планда һәм белем бирү сәясәте кысаларында. Соңгы этапларда (2004, 2009) – тамырдан, шәхси-ориентлашкан һәм үстерелешле эшчәнлекле педагогик идеяләр контекстында.

2009 елда Россия Федерациясенең «Мәгариф турында»гы Законына үзгәрешләр кертелү белән бәйле яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары эшләнә башлый. Элгәреге буын стандартлар асылда федераль дәүләт белем бирү стандартлары булмаганнар, бары тик аның компонентларын гына тәшкил иткәннәр.

Хуплыйбыз, ләкин… аңламыйбыз.

2011 елның 1 нче сентябреннән гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыра торган барлык башлангыч гомуми белем бирү (БГББ ~ НОО) оешмалары ФДББС нигезендә укытуга күчте. 2014–2015 уку елында башлангыч мәктәпне яңа стандартлар буенча белем алган укучылар тәмамлап чыгачак.

Гомуми башлангыч белем бирү ФДББСны тормышка ашыруда куелган таләпләрнең үтәлеше дигәндә, Татарстан Республикасында башлангыч белем бирүдә ниләр үзгәрде һәм үзгәрешләр булдымы?

Республикада БГББ ФДББС эффектларын гамәлгә кую юнәлешендә, беренче чиратта, башлангыч сыйныфларның заманча җиһазлар белән тәэмин ителүен билгеләп узарга мөмкин: башлангыч мәктәптә мобиль класслар, лабораториялар, интерактив такталар һ.б. барлыкка килде; БГББ ФДББСта куелган тәлапләр буенча башлангыч мәктәп укытучылары һәм җитәкче кадрларының квалификацияләрен күтәрү юнәлешендә системалы эш алып барылды.

Шул ук вакытта, федераль эксперт бәяләмәләре башлангыч белем бирү системасында яңа стандартлар таләп иткән сыйфат үзгәрешләренең шактый акрын баруын һәм аларның хәзергә кадәр системалы рәвештә башкарылмавына ишарә итә (www.kpmo.ru материалларыннан).

Педагоглар ширкәте яңа стандартларга уңай мөнәсәбәттә булуга карамастан, Татарстан Республикасында БГББ ФДББСны кертүдә аерым бер мәсьәләләр хәл ителми кала килә. Аерым алганда:

– башлангыч белем бирүдә системалы-эшчәнлекле юнәлешне тормышка ашыруның асылын өстән-өстән генә аңлау;

– белем бирү оешмасы программасының белем бирү процессында бердәм система таләпләрен гамәлгә ашыра, белем бирү формаларын һәм методларын куллану кысаларын һәм сыйфатлы башлангыч белем бирүдә мәктәпнең җаваплылык дәрәҗәсен билгели торган мөһим инструмент булуын аңламау;

– дәрес алып баруның укытучы өчен җайлы, әмма укучы өчен нәтиҗәсез булган, элекке елларда формалашып үзгәрешсез калган методикасы;

– балаларның мөстәкыйльлеген, инициативасын, кызыксынучанлыгын тыеп торган, нәтиҗәсе һәм файдасы аз укыту технологияләрен куллану;

– белем алу, ягъни укудан кала барлык төр эш гамәлләрен үз эченә берләштерү төп мәгънәсе булган, мәктәп баласын тәрбияләү һәм аның җәмгыятькә җайлашу мәсьәләләрен чишү мөмкинчелеге тудырган дәрестән тыш эшчәнлекнең асылына төшенмәү;

– укыту барышында укытучының авторитар позициясе, дәрестә педагогның монологик сөйләме өстенлек итү;

– мониторинг һәм белем бирү нәтиҗәләрен билгеләү вакытында, контроль-бәяләү материалларының, шулай ук укучыларның дәрестәге һәм дәрестән тыш эшчәнлеген исәпкә алу һәм бәяләү нәтиҗәләренең БГББ ФДББС таләпләренә туры килмәве һ.б.

Катлаулы юл…

Татарстан Республикасының башлангыч белем бирү системасы әлеге 4 ел эчендә шактый катлаулы юл үтте, билгеле. БГББ ФДББСны гамәлгә кертү әзерлеген билгеләү максатыннан, 2011–2012 уку елында ТР МҮИ (ИРО РТ) үткәргән мониторинг күрсәткечләре буенча белем бирү оешмалары үзләрендәге әзерлекне шактый югары бәяли. Шул рәвешле, белем бирү оешмаларының БГББ ФДББСны кертү һәм гамәлгә ашырудагы норматив әзерлек дәрәҗәсе 80нән алып 95%ка кадәр билгеләнә. Сораштыруда катнашкан белем бирү оешмаларының 94% алар тарафыннан эшләнгән төп белем бирү программалары БГББ ФДББС таләпләренә туры килә дип исәпли. Респондентларның 85тән алып 91%ка кадәрлесе үз укытучыларының профессионализм дәрәҗәсе югары һәм ФДББС таләпләренә туры килә дип саный. Бу очракта укытучы туплаган педагогик тәҗрибәнең стандарт таләпләре белән туры килү-килмәвен чагыштыру, шәхси метапредмет нәтиҗәләрне планлаштыра һәм бәяли белү, укытуда системалы-эшчәнлекле юнәлешне гамәлгә ашырудагы белемлелек кебек профессиональ компетенцияләр карала.

Шулай ук мәктәпләрнең 64%ы дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру шартлары белән канәгать кала. Гадәттә, мондый югары үзбәя эшчәнлекне имитацияләү куркынычын, таләпләрнең асылын өстән-өстән генә аңлауны һәм, нәтиҗәдә, гамәлгә ашыру процессына җиңел карауны барлыкка китерә.

Республикада башлангыч белем бирүнең торышын БГББ ФДББСны кертү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләрен өйрәнү тәҗрибәсе әлеге шикләрне өлешчә раслый.

Башлангыч сыйныфларда БГББ ФДББС таләпләрен тормышка ашырудагы игълан ителгән уңышлар, элеккеге һәм хәзерге башлангыч мәктәптәге белем бирүнең эчтәлегендә бернинди дә аерма күренмәгәнлектән, ата-аналар һәм җәмәгатьчелектә көтелгән нәтиҗәне бирми.

БГББ ФДББСның яңа таләпләрен гамәлгә ашыру процессына тулаем төшенү профессиональ эшчәнлеккә җитди үзгәрешләр кертүне таләп итә. Бу үзгәрешләр, беренче чиратта, укучының актив эшчәнлегенә – төркемнәрдә, парларда эшләүгә, проблемалы һәм проектлы укыту методларына юнәлтелгән эшчәнлекле төрдәге заманча белем бирү технологияләрен куллану кирәклеген көчәйтү белән бәйле булачак.

Хәзерге вакытта без фронталь (гомуми) уку формалары, репродуктив (күчермә) характердагы биремнәр, укытучы һәм укучыларның уку-укыту хезмәттәшлеге оештырылуда ситуатив баскыч, педагогның сөйләм эшчәнлеге өстенлек алуын күзәтәбез.

Башлангыч белем бирү баскычында эшләүче педагогларга (бирегә башлангыч сыйныф укытучылары гына түгел, предмет укытучылары да карый), уку биремнәренең күләмен, укучылар эшчәнлегенең темпын һәм ритмын билгеләгәндә, укучыларның укудагы мөмкинчелекләрен һәм дәреснең мәктәптәге эчке контроль кысаларында мәҗбүри күзәтелгән вакыт чикләрен дә исәпкә алу мөһим.

Эшнең эчтәлек, форма һәм методларын сайлаганда, белем бирүдә дифференциацияләү һәм индивидуальләштерүне актуальләштереп, укучыларның индивидуаль психофизик үсешендәге үзенчәлекләрне һәм аермалыкларны игътибар үзәгендә тотарга кирәк.

Белем бирү оешмаларына, укучыларның укудагы уңыш-казанышларын динамикада, ягъни үсештә күзәтү һәм бәяләү максатыннан, комплекслы объектив, кызыксындыра торган, этәргечле системалар формалаштыру өчен, методик чаралар эшкәртү юнәлешендә актив эш алып бару кирәк, чөнки бүгенге көндә укучылар эшчәнлеген тикшерү, бәяләү һәм төзәтү (коррекцияләү) системасыз, формаль рәвештә, анык билгеләнгән критерий һ.б.ларсыз башкарыла.

Нишләргә?

БГББ ФДББСны гамәлгә кертү барышында туган әлеге һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен, стандартның кайбер төп үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәк:

1. Системалы-эшчәнлекле юнәлешне тормышка ашыру.

Фәндә системалы-эшчәнлекле юнәлеш, үзенчәлекле төшенчә буларак, 1985 елда кулланышка кертелә. Стандартны төзүчеләр нәкъ менә системалы-эшчәнлекле юнәлеш БГББның төп белем бирү программасын өйрәнү өчен планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне тәэмин итә һәм укучыларда яңа белем, күнекмә, компетенцияләр, эшчәнлек төрләре һәм ысулларын мөстәкыйль рәвештә уңышлы үзләштерү өчен нигез булдыра дип саныйлар. Әлеге позиция Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 2009 елның 6 октябрендә чыккан 373 нче номерлы Приказында тулырак каралган (Федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования. – М.: Просвещение, 2010).

А.Б.Воронцова фикеренчә, системалы-эшчәнлекле якын килүне башлангыч белем бирүнең предметлы эчтәлеген сайлап алу һәм оештырудагы түбәндәге принциплар саклаган шартларда гына тормышка ашырырга мөмкин:

– предмет программаларын төзүдә мәсьәләле принцип – билгеле бер проблема куелган кереш мәсьәләдән башлап, укучыларны яңа эш ысулын ачуга юнәлтелгән мәсьәләләргә китерү;

– күпэшчәнлекле белем бирү киңлеге (пространство) принцибы – укыту, үзенчәлекле, дәрестәге һәм дәрестән тыш формаларны кулланып, бер эшчәнлектән икенчесенә күчү буларак оештырыла;

– тикшеренү һәм эзләнү принцибы;

– модельләштерү принцибы;

– гамәлләреңә үзконтроль (ясау) һәм үзбәя (бирү) принцибы.

2. Белем бирү оешмасыннан яңа форматта яшәү һәм эшчәнлек алып баруны таләп иткән гамәлләр программасы буларак, төп белем бирү программасы (ТББП ~ ООП). ТББПны проектлаштыру вакытында, төп басымны укыту нәтиҗәләренә ясарга кирәк. Бу, ихтимал, башлангыч белем бирү нәтиҗәлелегенең беренче тапкыр интегратив-эшчәнлекле контекстта билгеләнүе белән бәйледер һәм түбәндәгеләрнең җыелмасы тәшкил итә:

– гамәлнең иң мөһим предметлы ысулы буларак аңлашылган предметлы грамоталалык;

– башлангыч мәктәпне тәмамлаучының уку мөстәкыйльлеген тәшкил иткән  универсаль уку гамәлләре;

– уку һәм шулай ук җәмгыять өчен әһәмиятле эшчәнлек алып барудан   тупланган иҗтимагый тәҗрибә.

3. Уку эшчәнлегенең тулы ябык циклын тәшкил иткән үзенчәлекле структур берәмлек буларак уку ситуацияләре: балалар укытучы ярдәмендә үз гамәлләренең предметын табалар, күп төрле уку гамәлләре башкарып аны өйрәнәләр, яңадан үзгәртеп коралар. Без, уку ситуациясен булдырып, түбәндәге компонентларны аерып чыгарабыз:

– уку мәсьәләсе – укучы үз алдына куя торган максат;

– уку гамәле – төшенчәнең әһәмиятле билгеләр системасы яки алгоритм;

– үзконтроль (үз-үзеңне тикшерү) һәм үзбәя – башкарылган гамәлнең дөреслеген билгеләү.

4. Башлангыч мәктәп педагогы – БГББ ФДББСны гамәлгә ашыруда төп фигура.

ФДББС шартларында укучы эшлекле (гамәл кылучы), укытучы исә белем бирү процессын оештыручы һәм идарә итүче булып тора. Укытучы үз үрнәгендә укучыларга барлык нәрсәне дә белеп бетерү мөмкин түгеллеген, әмма белергә мөмкин һәм тиешлекне күрсәтә ала һәм шулай эшләргә тиеш тә; укучылар белән бергә кирәкле мәгълүматны, дөрес җавапны кайдан һәм ничек табып булганлыкны билгели. Мондый төр якын килүгә бәйле һәр бала хата җибәрү, аңа төшенү һәм төзәтү, хәтта аны булдырмау хокукын саклап кала. Укытучы һәр укучы өчен, үсешне тоткарлый торган игътибарсыз һәм ваемсыз утыруларга, ялгышудан курку хисенә урын калдырмыйча, уңышлылык ситуациясе тудыра.

5. Яңа бәяләү системасы.

Аның төп мәгънәсе башлангыч белем бирүдәге максатларның һәм укытудагы казанышларны тикшерү, ягъни контрольдә тоту, бәяләү объектларының үзара туры килүеннән гыйбарәт. Шуның белән бергә эчке контроль системасының ике состав өлеше билгеләнә: педагогның контроль-бәяләү эшчәнлеге һәм укучыларның үз контроль-бәяләү эшчәнлеге.

6. БГББдагы ТББПны (ООП НОО) тормышка ашыру шартлары. Башлангыч мәктәптә укучы һәм укытучыларның киңкырлы эшчәнлек төрләре теркәлеп барган мәгълүмати-белем бирү тирәлеккә әһәмиятле урын бирелә.

Сүзнең ахырында шуны искәртәсе килә: башлангыч белем бирү баскычында эшләүче педагоглар, һәр укытучының аерым, үзе генә эшләвеннән арынып, коллективның күмәк, «команда»лы эшенә күчә алса, ФДББСны гамәлгә куюның эффективлыгы, ягъни нәтиҗәлелеге күп тапкырларга артыр иде. Укытучылар арасында үзара хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу башлангыч гомуми белем бирү өлкәсендә генә түгел, ә бәлки башка этапларда да максатларга ирешү өчен нигез салырга мөмкинлек тудырачак.

Әдәбият.

1. Котова С.А. и др. Начальное образование в контексте программы ЮНЕСКО «Образование для всех»: российское видение: Рекомендации по результатам научных исследований. – СПб.: Изд-во РГПУ им. А.И. Герцена, 2007. – 101 с.

2. Воронцов А.Б. и др. Развивающее обучение. Модель основной образовательной программы образовательного учреждения. – М.: Просвещение, 2013. – 192 с.

3. Кузнецова М.И. Современная система контроля и оценки образовательных достижений младших школьников: пособие для учителя – М.: Вентана-Граф, 2014. – 432 с.

4. Рыдзе О.А. Учебно-познавательная деятельность младшего школьника: реальность и заблуждения. – Начальное образование. – 2014. – №5(64). – С. 15–23.

5. Электронный мониторинг развития образования. www.kpmo.ru/kpmo/info/fgosnoo.html

6. Центр оценки качества образования ИСМО РАО www.centeroko.ru

7. Институт проблем образовательной политики «Эврика» www. eurekanet.ru

Добавить комментарий