Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин тел мәсьәләсе турында

– Бүгенге көндә тел мәсьәләсе безне бик борчый, – дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. ТР Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Фәрит Мөхәммәтшин сайлаулардан соң әлеге м...

– Бүгенге көндә тел мәсьәләсе безне бик борчый,  дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. ТР Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Фәрит Мөхәммәтшин сайлаулардан соң әлеге мәсьәләгә республика хакимиятенең яңадан әйләнеп кайтачагын белдерде.


71b514cc-8931-4324-ab37-c175ddf5b121


«Хәтта шул хәлгә барып җитә яздык: урыс балалары, татар һәм башка милләт балалары бер-берсеннән читләшә башладылар. Әйтерсең, Татарстанда яшәүчеләр арасында чөй кагылды. Сайлаулар үткәч, яңадан тагын бер уйлашып, федераль үзәк, мәгърифәт оешмалары белән бергәләп бу мәсьәләне чишәргә тиеш булабыз. Һәм безгә үзебезгә җәмгыять һәм гаилә белән эшчәнлекне арттырырга кирәк. Татарстанда татар гаиләләре балалары үсеп килә, ләкин алар әти-әни, әби-баба телен белмичә үсеп килә. Әгәр әти-әнидән адымнар булмаса, бу мәсьәләне хәл итү җиңел булмый», диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар соравына каршы җавабында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ