Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Солтанов: «Биш йөз ел буе бер халәттә яшәп, 25 елда гына аны үзгәртеп булмый»

Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулган көннәрдә без Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе булган галим, фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Мирза улы Солтанов белән очрашып, чирек гасыр элек бу...

Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулган көннәрдә без Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе булган галим, фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Мирза улы Солтанов белән очрашып, чирек гасыр элек булган вакыйгаларны искә төшердек.


Митингларга чакырып та торасы юк иде, утызар мең кеше килә иде


– Фәрит абый, быел Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тула. Әлеге дата белән бәйле рәвештә күңелегездә нинди хатирәләр яңара?
– Үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, милләт буларак бергә тупландык. Татар иҗтимагый үзәгенең оештыру төркеме төзелү белән, башта мәгариф системасына, татар телен укыту, аны куллану даирәсенә кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп чыктык. Союздаш республика шартларында әлеге мәсьәләләрне хәл итү мөмкин икәнлеге күренде. Ул вакытта Айдар Хәлимнең «Дружба народов» журналында чыккан мәкаләсе союз күләмендә бик зур шау-­шу күтәрде. Башка төбәкләрдә дә Татар иҗтимагый үзәгенең филиаллары ачыла башлады, алар да мәгариф мәсьәләсен күтәрә башладылар. Ул чорда халыкта энтузиазм, рухи күтәренкелек бик көчле иде. Чакырып та торасы юк, митингларда утызар мең кеше катнаша иде. Аннан соң Бөтендөнья татар конгрессы төзелде. Илдә икътисади проблемалар килеп чыга башлагач, халыкның дәрте сүнде. Шуның белән иҗтимагый хәрәкәт тә әкрен генә сүрелде.


– Сез Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе һәм аның лидерларыннан булгансыз. 80 нче еллар ахырында – 90 нчы еллар башында ТИҮнең эшчәнлеген ничек бәялисез?
– Мин ТИҮнең беренче рәисе Марат абый Мөлековның уң кулы идем. Татар иҗтимагый үзәге ул вакытта куйган бурычлар үтәлде дип уйлыйм. Татар телен дәүләт теле итеп кулланышка кертү мәсьәләсе тормышка ашырыла, мәктәп­ләрдә татар теле укытыла башлады, милли мәктәпләр ачылды, үзебезнең Конституция кабул ителде һәм башкалар. Тарихи вакыйгалар үсәләр-төшәләр инде алар. Мин үзем мондый мөмкинлек 500 елга бер бирелә дип уйлыйм. Тарихны барласаң, биш буыннан соң бер күтәрелеш булып ала. Заманына күрә милли хәрәкәт белән санлаштылар, фикерләребезне дә исәпкә алдылар, Минтимер Шәймиев белән дә берничә тапкыр очраштык. Белүегезчә, ул чакта КПСС өлкә комитеты гамәлдә иде, аңлашу йөзеннән анда да берничә тапкыр чакырдылар. Әйе, милли хәрәкәт көчле иде, бездән шүрләделәр.
Хәзер инде милли хәрәкәт сафында өлкән яшьтәгеләр генә калды. Анда яңа буын килергә тиеш. Бүгенге яшьләр милләтне башкача күзаллый бит. Без исә ул чордагы мохиттән чыгып эш иткәнбез.


«Без бер халык – татарстанлылар»


– Сез – Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул иткән вакытта рус һәм татар телләрен дәүләт теле буларак кулланышка кертү турында карар кылу шаһиты да булган кеше. Декларация кабул ителде, әмма татар телен куллану даирәсе без көткән кадәр үк киңәя алмады.
– Милли хәрәкәт: «Татар теле – дәүләт теле, ә рус теле Россия күләмендә гомуми аралашу теле булсын», – дигән фикер белдергән иде. Аны депутатлар кабул итте итүен, әмма руслар белән татарлар арасында каршылык килеп чыкмасын дип, ике дәүләт теле кертелде. Без бу хакта ничек кенә акыллы эш йөртелде, дип әйтсәк тә, союздаш республикаларда үз туган телләрен дәүләт теле итеп кабул иттеләр бит. Минемчә, бездәге рус халкы да моңа ияләнеп китәр иде. Үзебезнең татарның да яртысы руслашып беткән инде.


– Казахстанда үз телләрен үстереп җибәрделәр бит...
– Әйе, казах телен дәүләт теле иттеләр. Анда да рус теле көчле иде.
Латин графикасын да кабул итә алмадык. Бу мәсьәлә дә иҗтимагый хәрәкәт тарафыннан күтәрелгән иде. Латин графикасы кабул ителсә, милләткә, татар теле үсешенә дә зур файда буласы иде. Күп әйбер халыкның үзеннән дә тора: мөмкинлек бирелде, гимназияләр ачылды.


Ә менә Милли университет оештыру турында карар кабул ителсә дә, ул карар үтәлмәде. Милли университет оешкан булса, татар теле тагын да үсеп китәр иде.


– Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул иткәндә, «татар милләтенең, республика халкының үзбилгеләнүгә тартып алгысыз хокукы» барлыгы игълан ителә. Әмма 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән ТР Конституциясендә «татар милләте» төшенчәсе «Татарстан халкы» төшенчәсе белән «йотыла». Ничек уйлыйсыз, сезнең хезмәтләрдә әйтелгән «хакимиятнең Татарстан доктринасы» үзен акладымы?
– Безнең җитәкчеләр халыкка «милләттәшләр, ватандашлар» дип мөрәҗәгать итә, «татарстанлылар» дип әйтүнең дә уңай ягы бар, минемчә. Халык белән эшләр өчен: «Без бер халык – татарстанлылар. Безнең үз дәүләтебез, парламентыбыз, законнарыбыз бар», – дип ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Русмы, маримы, чувашмы – барысы да Татарстан халкы! Татарстанда яшәгән рус кешесе Мәскәүнеке түгел инде ул. Күбесе – катнаш никахта. Казанны, Татарстанны үзенең республикасы дип саный. Руслар да референдумда бәйсезлек өчен тавыш бирде.
Миңа калса, «Татарстан доктринасы» үз ролен үтәде шикелле. Ул вакытта, халыкны берләштерер өчен, «без – бер, без – Татарстан халкы» дигән фикерне үткәрер өчен, башка идеология табып та булмас иде.


– Сез үзегезнең «Татарское национальное движение: история и современность» хезмәтендә әлеге доктринаның теоретик яктан камилләшергә, үсеш кичерергә тиешлеге турында әйтәсез. Еллар узу белән, бу «тиешлек» тормышка аштымы?
– Мин әлегә үсеш күрмим. Берләштерү – бер әйбер, шул ук вакытта милли якны үстерү дә зарур.


– Сез үсешне ничегрәк күзаллыйсыз?
– Күпмедер эш эшләнә, әлбәттә. Аның бөтенесен әйтеп-санап бетереп тә булмыйдыр. Мин – үземчә, сез башкача уйларга мөмкин. Әмма ни генә әйтсәк тә, без бүген «Россияне ныгыта торган рес­публика» дигән идеология кысаларында яшибез. Биш йөз ел буе бер халәттә яшәп, 25 елда гына аны үзгәртеп булмый.


– «Иң яхшы идеология – спорт», – диләр. Сезнеңчә, ничек?
– Спортның сәяси ягы бар: республиканы танытыр өчен кирәк ул. Йөзләгән илдән чемпионатка килеп, спортчылар Татарстанны, аның халкын күреп-белеп китә. Моны бәяли белергә кирәк.


– Милли хәрәкәт вәкиле буларак, әйтегез әле, Декларация, Мәскәү белән ике арадагы вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәләр татарның, Татарстан халкының өметен акладымы?
– Мин моның барып чыгасына башта ук ышанмаган идем. Ул декларацияләр кәгазьдә генә калды. Шартнамәгә өстәп икътисад, мәгариф буенча килешүләр дә кабул ителде. Әмма аларның берсе дә үтәлмәде. Аннан соң матди киеренкелек башланды, шартнамәләр дә, бәйсезлек мәсьәләсе дә арткы плангарак күчте. Халыкта күпмедер вакыт рухи күтәрелеш булып алды да шуның белән бетте.


– Сез үз хезмәтләрегездә халыкка диннең кайтуы, милли үзаң үсү татар милли хәрәкәтенә этәргеч булды дигән фикер белдерәсез, милли хәрәкәтне ислам белән бәйләп карыйсыз...
– Ярдәм итүләр булды. Дин әһелләре дә митингларда катнашты, халык белән очрашты. Суверенитетны яклап, вәгазьләрен сөйләделәр. «Татар», «мөселман» төшенчәләре аерып каралмады. Милли хәрәкәттә татарлар гына катнашмады бит. Русларның да, яһүдләрнең дә, кырым татарларының да секцияләре барлыкка килде. Алар да митингларда, бәйсезлек буенча референдумда да актив катнашты. Референдум үзе бер сынау булды. Мәскәү, аны уздырмаска теләп, басым ясады.


Дәвамы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ