Логотип Магариф уку
Цитата:

Физик мөмкинлекләр чикләнсә дә, иҗат мөмкинлекләрне чикләнмәгән

Бүген Казанның “Әкият” курчак театрында “Җитәкләшик әле, дуслар!” (“Возьмемся за руки, друзья!”) республика фестиваленең гала-концерты булып үтте.Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелгән...

Бүген Казанның “Әкият” курчак театрында “Җитәкләшик әле, дуслар!” (“Возьмемся за руки, друзья!”) республика фестиваленең гала-концерты булып үтте.


Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелгән әлеге фестивальнең быел юбилее. 10 ел элек Казанның Совет районында оешкан иде ул. Беренче елны ике уку йорты гына катнашкан булса, хәзер география киңәйде. Быелгы “Мәрхәмәт бәйрәме”ндә республиканың 17 махсус коррекцион уку йортында (аерым алганда, Казан шәһәрендә, Саба, Нурлат, Лаеш, Арча, Питрәч, Яшел Үзән, Минзәлә районнарында) тәрбияләнүчеләр катнашты. “Мәрхәмәт бәйрәме” дип әйтүебез юкка түгел, фестивальдә катнашучы балаларны һәм аларның педагогларын сәламләүчеләрнең күбесе аны нәкъ шулай атады. Ә сәламләүчеләр - югары даирәләрдәге җитәкчеләр: Казан меры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров, ТР Президенты кинәшчесе Ләйлә Фазлыева, Мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һ.б. иде. Ә эстрада җырчыларыннан: Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров һ.б.


“Җитәкләшик әле, дуслар!” дип аталуы образлы гына әйтелгән гыйбарә түгел, чын мәгънәсендә, балаларның хыялларын тормышка ашыручы да икән. Мәсәлән, Сабадан Андрей Горшуновның - чиркәүгә, ә Казаннан  Җәлил Хәмитовның Яшь тамашачы театрына килергә теләге булган. Аларның бу теләкләре үтәлгән. Без, фестивальне тамаша кылучылар, Андрейның чиркәүгә, Җәлилнең театрга сәяхәтләрен видеороликтан карадык.


Физик мөмкинлекләр чикләнгән булса да, иҗат мөмкинлекләре чикләрне белми - эшләп булмастайны да эшләтә. Әйтик, пионинода уйнар өчен, иң мөһиме, кешенең кул чуклары булырга тиеш сыман. Клавишлар өстендә бармаклар биешеп торсын өчен. Ә бармаклар булмаса, музыка коралының бу төрендә уйнау хыял гына булып кала... Юк, калмый икән. Гала-концертта чыгыш ясаучыларның берсе - тумыштан ике кул чугы да булмаган Алексей Романов менә дигән пионист. Казандагы 4нче интернат мәктәпнең 11 сыйныфында яхшы билгеләргә генә укый ул.


Фестивальнең төп иганәчесе - Таттелеком компаниясе. Җыр-моң, җылы сүзләр белән үрелеп барган “Мәрхәмәт бәйрәме”ндә катнашучыларның  һәркайсына бүләкләр дә тапшырылды. Казан меры Илсур Метшин әйткәнчә, күркәм гадәткә әйләнгән бу мәрхәмәт үрнәге дулкын сыман республикабызның, илебезнең һәр почмагына барып ирешсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ