Логотип Магариф уку
Цитата:

Габдулла Тукай порталы – яңа форматта

2016 елның сентябрь аеннан «Мәгариф» журналы тарафыннан «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәров белән берлектә Габдулла Тукай сайтын яңарту буенча эш башкарылды. Элеккеге портал 2008 елда ясалган...

2016 елның сентябрь аеннан «Мәгариф» журналы тарафыннан «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәров белән берлектә Габдулла Тукай сайтын яңарту буенча эш башкарылды. Элеккеге портал 2008 елда ясалган иде. Ул укытучылар, язучылар, чит илдә яшәүче татарлар арасында бик зур популярлык казанды.


Яңартылган Габдулла Тукай порталы 16 гыйнвардан эшли башлады. Безнең редакция мәгълүматлары буенча, бу сайтка  барлыгы 2 500 дән артык язма куелган, шуларның 100 гә якыны – соңгы 4 айда. Язмаларның бер өлеше Гөлгенә МакКолл (АКШ), Гүзәл Тубальцева, Илсөя Гарипова тарафыннан инглиз теленә тәрҗемә ителде.


Яңартылган сайтта материаллар өч телдә урнаштырыла. Әлеге эшне “Мәгариф” журналы редакциясе алып бара. Портал әле кичә генә эшли башлауга карамастан, беренче көнне үк ул үзенә 421 кешене җәлеп итте.


Габдулла Тукай порталына http://magarif-uku.ru/ сайты аша да, http://gabdullatukay.ru/ сылтамасы аша турыдан-туры да кереп була.


Кадерле укучыларыбыз! Сез дә бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле материаллар җибәрсәгез, бик шат булыр идек. Язмаларның кызыклы дип табылганнары, Габдулла Тукай порталына урнаштырылачак.


Моңа кадәр әлеге сайтка үз әсәрләрен тәкъдим иткән шагыйрь, язучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ