Гаджетлар: бер файданың бер зыяны

Бүгенге IT-технологияләр заманында балалар кечкенәдән телефон, планшет ише нәрсәләргә башы-аягы белән кереп чума. Бәйлелек барлыкка килде, дип зарланучы ата-аналар белән беррәттән, тискәре якларын күрмим, дип, җилкә сикертүче, бу проблемага бармак аша гына караучылар да бар. Заман технологияләренең файдасы күбрәкме, зыянымы? Сүзебез шул хакта.

Данил Сәфәров, журналист

«Безнең малай компьютер белән дус»
Балаларга телефон, планшетлар тоттырмаска, дигән сүз белән килешмим. Улыбыз Сабир инде ике яшьтән үк гаджетларны яхшы гына куллана. Без өйрәтмәгән әйберләрне үзе белеп өйрәнде. Әйтик, берәр мультикны «Youtube»та ачу, теге яки бу автомобильнең фотоларын эзләп табу дисеңме – барын да үзе эшли иде. Укый-яза белмәгән килеш бит бу! Ничек эшли икән бу моны, дип махсус кызыксынып карап торганым бар. Әйтик, «Рено» машинасы фотоларын эзләгәндә «Рнео» дип ялгыш яза. Әмма компьютер роботы аның хатасын төзәтеп, фотоларны табып бирә. Шулай итеп, компьютерда бала интеллекты һәм ясалма интеллект бер-берсе белән аңлашып утыралар.

Хәреф тануга, укырга өйрәнүгә килгәндә, шулай ук компьютер бик яхшы ярдәмче булды. Әле дә ярдәм итә. Минем уйлавымча, алга таба «хайтеклашу» артканнан-арта барачак, шуңа күрә баланы сабый чактан ук югары технологияләргә өйрәтергә кирәк, зур тормышта аңа җиңелрәк булачак.

Дөрес, баланс саклау, арттырып җибәрмәү бик мөһим. Арттырып җибәрсәң, ике зур куркыныч бар: беренчесе – күзгә зыян тия, икенчесе – бәйлелек барлыкка килергә мөмкин. Күзгә зыянын киметү өчен вакытны контрольдә тотарга кирәк. Ә бәйлелек булмасын дисәгез, оффлайн (интернеттан тыш, көндәлек) тормышны кызыклы итү зарур. Урамга алып чыгам, кунакка алып барам, әйдә, берәр уенчыкны сүтеп карыйбыз, дисәң, бәйлелекнең «б» хәрефе дә калмый. Бәйлелекнең тамырында – ата-аналарның ялкаулыгы. Уңайлы бит, планшет тоттырасың да, бала тыныч кына утырып тора. Аның күпме утырганына игътибар итүче юк – тыныч утыра бит. Ә менә бәйлелектән куркып, балага планшет бирмәү – көягә үч итеп тунны ягу белән бер. Нәрсәгә кирәк андый радикаль алымнар? Ни өчен әле җиһазны файдалы микъдарда кулланырга ярамый, ди?

Монда компьютер уеннары турында аерым әйтеп узарга кирәк. Мультфильм, социаль челтәр, фото-фәлән караулар көчле бәйлелек тудырмый. Ә менә уеннар исә, цикллы, дәвамлы булулары белән куркыныч. Ничек инде зур тырышлык белән алты этапны үтәсең дә, җиденчесенә кергәндә планшетны алып куясың ди? Шулай итә-итә компьютер уены колына әвереләсең. Шуны белеп, улыбызга уеннар уйнатмыйбыз. Компьютерда да, планшетта да, смартфонда да бер генә уен да юк безнең.

Рәмзия Галиева, Казанның 397 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

«Бала өчен ата-ана җаваплы»
Техник чараларның, ягъни гаджетлар, компьютер һәм смартфоннарның балаларның физик һәм рухи үсешенә тискәре йогынтысы зур, дип саныйм. Беренчедән, бернинди кыенлыксыз, көч куймый, башын эшләтми генә мәгълүмат алу нәтиҗәсендә, балада теге яки бу эшне үз көче белән башкарып чыгу теләге сүнә, ул пассивлаша. Шул рәвешле, баланың ихтыяр көче сына һәм аның «җимешләре» дә озак көттерми. Аның мәктәптә уку теләге бетә, тормышның билгеле бер этапларында яшәү мәгънәсен югалтырга, укудан, башка нәрсәләрдән тәм тапмый башларга да мөмкин. Пассивлык күзләргә дә йогынты ясый: экранга карап утырганда күз мускуллары хәрәкәтләнми бит.

Гаджетлар, интернетта күп утыру сөйләм үсешен дә тоткарлый. Әлеге катастрофик ситуация турында инде бөтен дөнья чаң суга, чит илләрдә үткәрелгән күпьеллык тикшеренүләр балаларның сөйләмендәге проблемаларның алда санап үткән техника чаралары белән бәйле икәнлеген исбатлады. ТВ-тапшырулар караганда, хәтта файдалы компьютер уеннары уйнаганда, баланың игътибары, логик фикерләве тулы көченә эшләми, шулай ук сөйләм телен үстерүгә дә әлеге шөгыльләр әллә ни зур өлеш кертми, ә киресенчә, тоткарлый гына. Бары тик кеше генә баланы сөйләштерә торган көчкә ия тылсымчы ролен үти. Матур сөйләшер өчен артикуляция аппаратының йөздән артык мускулын күнектерергә, өйрәтергә кирәк бит. Ә бу тере кешегә карап, аңа охшатырга тырышып, аңа ияреп эшләгәндә генә ирешеп була торган эш.

Кече яшьтән интернетта утырган, интернетлы телефон кулланган балаларның фантазиясе саега, дигән фикердә мин. Нишләпме?

Дәвамы.

Добавить комментарий