Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналы – «ЭКОлидер» бәйгесе җиңүчесе!

Бүген башкаланың «Пирамида» күңел ачу комплексында Экология һәм иҗтимагый тирәлекләр елына йомгак ясалды.Ел дәвамында эре оешмалар да, гади кешеләр дә туган ягыбызның табигатен, әйләнә-тирәне саклау ю...

Бүген башкаланың «Пирамида» күңел ачу комплексында Экология һәм иҗтимагый тирәлекләр елына йомгак ясалды.


Ел дәвамында эре оешмалар да, гади кешеләр дә туган ягыбызның табигатен, әйләнә-тирәне саклау юнәлешендә шактый эш башкарган. Ә иң мөһиме – нәтиҗәсе күренә. Сулыклар, яр буйлары чистартыла, төзекләндерелә, балалар күңелендә табигатькә сакчыл карау тәрбияләнә. Шул уңышларны барлап, узып бара торган елга йомгак ясап, республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бик матур тантана оештырган.


Эре-эре оешмалар белән беррәттән, халыкны экологик яктан агарту юнәлешендә эшләүчеләрнең дә читтә калмавы куандырды. «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү» номинациясендә 3 урынга –  Арчаның 10 нчы балалар бакчасы, 2 урынга Әлмәтнең 45 нче номерлы «Космос» балалар бакчасы, 1 урынга Тәтешнең «Әкият» балалар бакчасы лаек булды. «Гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү» номинациясендә: 3 урын – Казанның Советлар Союзы Герое С.А.Әхмәтов исемендәге 121 нче лицее, 2 урын – Азнакай шәһәре гимназиясе, 1 урын Казанның 3 нче гимназиясендә бирелде.


Без дә читтә калмадык. Табигать байлыкларын уңышлы файдалану, әйләнә-тирәне саклау һәм Татарстан Республикасы территориясендә экологик иминлекне тәэмин итүгә үз өлешебезне керткән өчен  «Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова «Вакытлы матбугатта иң яхшы язма» номинациясендә 2 урынга лаек булды!


Хезмәттәшебезне котлыйбыз!


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ