Логотип Магариф уку
Цитата:

“Гаилә һәм мәктәп” журналы хәйрия акциясе оештыра

Хөрмәтле дуслар!Сезне “Гаилә һәм мәктәп” журналы оештырган хәйрия акциясендә катнашырга чакырабыз. 1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан республиканың Казандагы махсуслашкан балалар йортына барырга җ...

Хөрмәтле дуслар!


Сезне “Гаилә һәм мәктәп” журналы оештырган хәйрия акциясендә катнашырга чакырабыз.


1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан республиканың Казандагы махсуслашкан балалар йортына барырга җыенабыз. Ямашев урамына урнашкан әлеге балалар йортында әти-әниләре баш тарткан, төрле авырулары булган 4 яшькәчә нарасыйлар тәрбияләнә. Араларында ВИЧ-инфекцияле балалар да бар. Кызганыч, әмма ачы дөреслек – бу балаларны тәрбиягә алырга теләүчеләр дә бик сирәк. Әлеге балалар йортына 70 ел тула икән, 1945 елның маенда ачылган булган. Болар турында белгәннән соң, балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларның тормышына аз булса да ямь өстисебез килде: барып, балаларга яңа киемнәр таратачакбыз, төрле уеннар уйнатып, мастер-класслар үткәрәчәкбез. Бу нарасыйларга изгелек эшлисегез килсә, Сез дә безгә кушыла аласыз. Яңа киемнәр сатып алу өчен 28 майга кадәр акча җыю игълан ителде.


Тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләр өчен: Руфия Фазылова, тел. 222-06-02, 8927 434 92 02, Декабристлар ур., 2, 7нче кат, “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакциясе.


Изгелекне бергәләп эшлик!


Уважаемые друзья!


Редакция журнала “Гаилә һәм мәктәп” проводит благотворительную акцию для детей, воспитанников ГАУЗ «Республиканский дом ребенка специализированный». В нем воспитываются, получают комплексную медико-психолого-педагогическую помощь, реабилитацию (абилитацию) и социальную адаптацию дети-сироты, дети, оставшиеся без попечения родителей, имеющие различные заболевания. В учреждение поступают дети с периода новорожденности до 4-х летнего возраста и дети с перинатальным контактом по ВИЧ-инфекции и ВИЧ-инфицированные дети, оставшиеся без попечения родителей.


Примечателен тот факт, что Дому ребенка в этом году исполняется 70 лет. Он был открыт в мае 1945 года.


По договоренности с руководством Дома ребенка журналисты передадут новую одежду для воспитанников учреждения. Журналисты также проведут для детей мастер-классы, занимательные игры. Приглашаем наших коллег присоединиться к этой акции.


Сбор денежных средств для закупки одежды по оптовым ценам проводится до 28 мая.


Контактное лицо: Руфия  Фазылова, тел. 222-06-02, +79274349202, ул.Декабристов, 2, 7-й этаж, редакция журнала “Гаилә һәм мәктәп”.


Давайте вместе делать добро!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ