Логотип Магариф уку
Цитата:

“Гаилә һәм мәктәп” журналы “Күркәм гаилә-2015” бәйгесен башлап җибәрә

“Гаилә бәхете” дигән гыйбарәнең асылын үз мисалларында күрсәткән, бар яктан да булдыклы, авылның горурлыгы булырдай гаиләләр өчен “Күркәм гаилә” конкурсы игълан ителде. Бәйгедә гран-прига ия булуның и...

“Гаилә бәхете” дигән гыйбарәнең асылын үз мисалларында күрсәткән, бар яктан да булдыклы, авылның горурлыгы булырдай гаиләләр өчен “Күркәм гаилә” конкурсы игълан ителде. Бәйгедә гран-прига ия булуның ике юлы бар: беренчесе, район турында җиңеп, республика финалында “Республиканың күркәм гаиләсе” исеменә лаек булу; икенче юлы исә - редакциягә мәкалә юллап, “Гаилә һәм мәктәп” журналының махсус номинациясендә көч сынашу. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Конкурста катнашучылар турында журналда мәкаләләр чыгачак.


куркам гаилэ (1) обр


“Гаилә һәм мәктәп” журналы гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, “Күркәм гаилә” бәйгесен гамәлгә куйды. Аны тормышка ашыруда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе, БТК каршындагы Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ярдәм итә.


Конкурсның шартлары буенча, бәйгедә катнашырга теләк белдергән һәр районда 2015 елның 1 мартыннан 31 августына кадәр сайлап алу турлары уза. Сайлап алу турында шушы җирлектә яшәүче, гаилә кыйммәтләрен гәүдәләндерүче, авылдашлары һәм райондашлары арасында зур абруйга лаек булган, мәгариф, хуҗалык, сәнгать яки башка өлкәдә зур уңышлар казанган, тормыш рәвеше һәм тәҗрибәсе белән бөтен республикага үрнәк булырдай гаиләләр катнаша. Сайлап алу турларын үткәрү өчен районның хакимияте “Гаилә һәм мәктәп” редакциясенә мөрәҗәгать итеп, үзләрендә “Күркәм гаилә”нең сайлап алу турын үткәрергә теләге барын белдерергә тиеш. Бу шартларны бәян иткән хатлар редакция тарафыннан бөтен районнарга да юлланды инде.


Сайлап алу турын район үзәгендәге мәдәният йортында гаиләләрнең чыгышлары (презентацияләре) рәвешендә, нәфис сәнгать номерлары белән үрелеп бара торган концерт рәвешендә үткәрергә тәкъдим ителә. Районнарның сайлап алу турлары “Гаилә һәм мәктәп” журналында актив яктыртылачак, анда респубиканың башка мәгълүмат чаралары да чакырала. Җирле концертларга кунак “йолдыз”ларны да чакыру планлаштырыла. Район турында жюри тарафыннан иң югары бәя алган чыгыш ясаучы гаилә исә үзләренең район данын 2015 елның көзендә Казанда республика турында яклаячак. Бәйгенең нәтиҗәсе буларак “Республиканың күркәм гаиләсе” һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләр игълан ителәчәк.


Әгәр дә районыгызда бөтен республикага танытырдай, башкаларга үрнәк булырлык гаиләләр булса, “Күркәм гаилә” бәйгесенең сайлап алу турын сезнең районда да оештырырга тәкъдим итәбез.


Хәзерге вакытта республика күләмендә район турларының графигын төзү процессы бара. “Гаилә һәм мәктәп” журналының якын саннарында әлеге график басылачак. Районнардан заявкалар бирү һәм белешмәләр өчен телефон номерлары: (843) 222-06-02, 8 9274 34 92 02.


Конкурсның НИГЕЗЛӘМӘсе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ