Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе Бөтендөнья татар конгресcы җитәкчелеге белән очрашты

30 май көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Закиров Ринат Зиннур улы һәм урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы  «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясен кабул итте. Түгәрәк өстәл әйләнә...

DSC_0298


30 май көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Закиров Ринат Зиннур улы һәм урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы  «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясен кабул итте. Түгәрәк өстәл әйләнәсендә оешкан сөйләшү барышында 2017 елның яртыеллыгында бергәләп башкарыласы эшләрнең үзәк юнәлеше, татар гаиләсен саклау юлындагы тәгаен гамәлләр билгеләнде. Болардан Ркаил Зәйдулла баш мөхәррире булган «Гаилә һәм мәктәп»кә турыдан-туры караганнары: журналда татар милли традицияләрен, белем һәм тәрбия бирүне ана телебездә алып барган һәм заман белән бер аякка атлаган мәктәпләрне, яшь буынга үрнәккә куярлык гаиләләрне яктырту. Ринат Зиннур улы, журналистлар тарафыннан, төрле төбәкләргә чыгып, аларда татар теле һәм әдәбиятын укытуның торышын, милли мәктәпләрнең сакланыш дәрәҗәсен, шул төбәкләрдә яшәгән татар халкының тормыш-көнкүрешен өйрәнү һәм сәяхәттән туган фикерләр, чыгарылган нәтиҗәләр белән республика халкын таныштыру да яхшы булыр иде, дигән теләген белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ