Гаилә корырга өйрәнәбез

Өч ел элек республика мәктәпләрендә яңа фән – «Гаилә белеме» дәресе керә башлады. Кирәкме ул? Укучыларга нәрсә бирә?

Рәзилә РӘХМӘТУЛЛИНА

«Гаилә кыйммәтләре үзгәрми»

Нурлат районы Фома урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Әһлиуллина «Гаилә белеме» дәресен укытырга теләр-теләмәс кенә алынган: «Башка мәктәпләрдә аны җәмгыять белеме укытучылары алып бара, шуңа да икеләнеп калдым: булдыра алырмынмы? Ләкин шушы өч ел эчендә яңа фәнгә гашыйк булдым. Мәктәпләрдә мондый дәрес бик кирәк! Укучылар белән буыннан-буынга күчкән гореф-гадәтләр турында сөйләшәбез, рольләр алып «гаилә оештырабыз», бергәләп гаилә бюджетын төзибез, авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзлибез. Мәктәптә гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Очрашуга килгән өлкәннәр бала тәрбияләү серләрен сөйли. Кызганыч, әлегә дәреслекләр юк. Тел укытучысы буларак, Риза Фәхреддин хезмәтләрен кулланам. «Изге балалар күктән килми, бәлки гаиләләр эчендә җитешә», – дип ничек белеп язган ул!»

Татарстанның атказанган укытучысы, фән кандидаты, доцент Айдар Низамов мәктәпләрдә укытыр өчен махсус китап-дәреслек язган. Айдар абый электән үк гаилә проблемаларын өйрәнгән шәхес. «Бүгенге мәктәп: укучыларны гаилә тормышына әзерләү. Педагоглар өчен кулланма» дип аталган хезмәтемне биш еллап әзерләдем, – ди галим. – Ул вакытта әле мәктәпләрдә «Гаилә дәресе» керми дә иде. Кызганыч, мин бу хезмәтемне әле китап итеп бастыра алмыйм, кая барсам да, акча юклыкка сылтыйлар. Хезмәтемдә нәкъ менә безнең җирлектә яшәүче ир белән хатын мөнәсәбәтен, балалар тәрбиясен анализлап тикшердем. Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең 7-10нчы сыйныфларында дәрестән тыш чараларда әлеге хезмәтемнән файдаланалар. Гасырлар дәвамында формалашкан традицияләр үзгәрми, гаилә кыйммәте үзенең югары дәрәҗәсен төшерми».

«Кирәк кенә түгел, мәҗбүри!»

«Гаилә белеме» дәресен мәктәпләрдә укытуның кирәклеген раслап йөргән кешеләрнең берсе – профессор Лидия Карцева. Лидия ханым Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем бирә, социология фәннәре докторы. «Мәктәптә «Гаилә белеме» дәресен кертүне сорап, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдем, – ди ул. – Бәхеткә, Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская безне ишетте, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән очраштырды. Шулай уртак фикергә килеп, 2013 елдан республиканың күп урта мәктәпләрендә «Гаилә белеме» дәресе керә башлады. Бүген укытучылар, тәрбиячеләр өчен махсус дәреслек бар, ә укучылар өчен юк. Дөресрәге, без аны әзерләдек, дәреслек итеп чыгарырга акча юк. Якын киләчәктә бу проблема хәл ителер, дип ышанам».

«Гаилә белеме» дәресен теләсә кайсы фән укытучысы укыта ала, бернинди чикләүләр юк. Шулай да мөгаллимнәргә бер шарт куелган – алар махсус курсларда укып кайтырга тиеш. Өч ел дәвамында республиканың 800дән артык укытучысы шундый курслар тәмамлаган. Лидия Карцева, укучыларга «Гаилә белеме» дәресе кызыклы, файдалымы икәнен тиз аңлап була дип саный: «Әгәр укучылар укытучыга бер сорау да бирми икән, димәк алар битараф, ягъни дәрес кызык түгел, – ди Лидия ханым. – Гаилә темасына кагылышлы бик нечкә сораулар бар. Әгәр укытучыга үсмер ышанмый икән, дәшми утырачак. Мәктәпләргә баргач, еш кына, укучылардан сорыйм: «Галия Вәлиевна (мисал өчен) нинди фән укыта?» Гадәттә, ул укытучының төп фәне була. Әгәр балалар ул фәнне әйтмичә: «Галия Вәлиевна «Гаилә белеме» укытучысы», – дисә, димәк, мөгаллим балаларны яңа фән белән кызыксындыра алган».

Лидия Карцева «Гаилә белеме» дәресен балалар бакчасыннан ук укыту яклы. Инде аның махсус методикасын да булдырган. «Балаларга күп мәгълүмат дөрес барып ирешми, – дип сөйләде профессор ханым. – Күптән түгел бер мәктәптә булдык. Укытучы бер җенесле гаиләләрнең начар икәнен аңлата башлагач, бер укучы: «Апа, аңладым: бу мәҗбүри түгел икән. Минем кызлар белән гаилә корасым килми бит!» – дип елап җибәргән. Тәрбия мәсьәләсендә Интернет, башка мәгълүмат чаралары шул дәрәҗәдә тискәре роль уйный, балалар яхшы белән начарны бутый. Бүген ялгыз әни, әтиләр, язылышмыйча яшәп бала тәрбияләүче парлар күп. Мондый гаиләдә үскән малай-кызлар гаилә төшенчәсенең асылын аңламый. Шуңа күрә дә балалар бакчасы, мәктәптә «Гаилә белеме» дәресе булу кирәк кенә түгел, мәҗбүри, дип уйлыйм!»

Белгеч фикере

«Тәрбиячеләрне дә әзерлисе бар»

Семен ФЕДОРОВ,
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе урынбасары:

– «Гаилә белеме» мәктәпләрдә электив, факультатив дәрес яисә сыйныф сәгате рәвешендә керә. Бу җәһәттән күп кенә районнарда шактый кызыклы тәҗрибә дә тупланды инде. Әйтик, Лениногорск районында ул бөтен мәктәпләрдә укытыла. Биектау районы мәктәпләрендә дә мөгаллимнәр яңа фәнне укытуга керешергә әзер. «Гаилә белеме»н 1нче сыйныфтан алып, 11нче сыйныфка кадәр һәр укучы өйрәнер, дип планлаштырыла. Хәзерге вакытта безнең алда, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да гаилә кыйммәтләрен сеңдерү максатыннан, тәрбиячеләрне әзерләү бурычы тора.

«Ашыгып өйләнмиләр»

(Айдар Низамовның «Бүгенге мәктәп: укучыларны гаилә тормышына әзерләү. Педагоглар өчен кулланма» хезмәтеннән кайбер өзекләр)

«Кризис – иҗтимагый тормышның һәм яшәешнең төрле өлкәләрендә каршылыклар барлыкка килү, кыен хәлдә калу күренеше. Ә бу гаиләнең үзендә дә кризис башлануга китерә. Гадәттә, кризистан чыгуның бездә бер юлын сайлыйлар – хәмер куллану. Россия спиртлы эчемлекләр сату буенча дөньяда беренче урында тора. Әле беркайчан да безнең илдә аракының, хәзерге кебек кибет киштәләрендә матур итеп бизәлгән, күптөрле савытларга тутырылган, күп күләмдә булганы юк иде».

«Катнаш никахны матур һәм бәхетле итү өчен, гаиләдә туй көненнән алып соңгы юлга озатканга кадәр, даими рәвештә каршылыкларны хәл итәргә туры килә. Ни өчен кешеләр үз өстенә шундый зур мәшәкать ала? Аңлашылып бетми. Үз милләтеннән булган кеше белән гаилә корганда мондый проблемалар тумый, аларны хәл итәргә вакыт сарыф ителми. Бәлки милләт язмышына, туган теленә, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә битараф булганнарга ничек яшәсә дә ярыйдыр. Үзенең тормыш иптәшенә – «сөйгәнем, матурым, җанашым», балаларына – «җанкисәгем, күз нурым, йөрәк парәм, сөеклем», дип әйтә алмаган парларның нинди коры һәм ярлы аралашу шартларында яшәвен күз алдына китерү кыен түгел».

«Ай саен гаилә коммуналь чыгымнар күрсәтелгән счетлар ала. Аларның эчтәлеген балалар белән бергә әти-әниләрнең карап чыгуы сорала. Балага нәрсә өчен күпме түләргә кирәк булуын, аларның ничек исәпләнүен аңлатыгыз. Гаиләнең һәр кешесенә бәйле булган түләүләрне (су, электр, телефон) аерым анализлагыз. Узган айдагы түләнгән сумма белән чагыштырыгыз. Сакчыллык сыйфатының икътисадый әһәмиятен күрсәтегез. Балада электр, су, телефон белән эш итүдәге уңай якка булган үзгәрешләрне күзәтегез, бу турыда аның үзенә дә җиткерегез. Балалар үсә төшкәч, су, газ, электр счётчиклары белән эш итәргә өйрәтегез. Үзегез белән бергә аларны почта һәм банкка барып, счетларны түләү процессы белән таныштырыгыз. Өлкән сыйныф укучылары бу эшне үзләре башкарсын».

«Хезмәт җайга салынган гаиләләрдә тузан сөртү, савыт-саба юу, идәнне чиста тоту, еш алыштыру кирәк булган (кулъяулык, оекбаш һ.б.) киемнәрне юып үтүкләү, өс һәм аяк киемнәрен чистарту һәркем эшли торган эшләр булып исәпләнә. Аларны башкаруга ир балаларны яшьтән өйрәтү таләп ителә. Шуны искә алып, балаларны кече яшьтән үк гаиләдәге эшләрне беркайчан да кызлар һәм егетләр эшенә бүлмичә, нинди эшне кайчан эшләргә кирәклеген аңлап, үз теләге белән, өлкәннәр кушканны көтмичә башкарырга күнектерү – әти-әниләрнең бурычы».

«Яңа гаилә егет белән кыз никахлашып яки рәсми рәвештә теркәлеп бергә яши башлагач барлыкка килә. Өйләнешкәнгә кадәр һәрберсе аерым яшәгән кешеләрнең тормышы яңа гаилә шартларында тамырдан үзгәрә. Гаиләнең уңышлы яши башлавы күптөрле факторга бәйле. Шуларның иң әһәмиятлеләре:

*Бер-береңне ярату. Бер-беренә мәхәббәт һәм хөрмәт булмаган гаиләләрнең бәхетле һәм озын гомерле булмавын тормыш тәҗрибәсе күптән исбатлады.
*Бер-береңне алдан сынау. Күп очракта бер-береңне өйрәнмичә, гаилә тормышы турында алдан фикер алышмыйча, ашыгып өйләнү тотрыксыз гаиләләр формалашуга китерә.
*Акча табу һәм аны тота белергә өйрәнү.
*Ике як туганнар һәм дуслар белән дөрес мөнәсәбәт урнаштыру».

Фотография: ivona.bigmir.net

2 thoughts on “Гаилә корырга өйрәнәбез

  1. Гаилә корырга дәрестә генә өйрәнеп булмый инде ул, җәмәгать! Бала «оясында күргәнне» кабатлый. Әти-әни яхшы үрнәк күрсәтә икән, бала да олы тормышта, үзе гаилә коргач, шулай эшләячәк.

  2. Мин укыган 90нчы елларда факультатив рәвешендә «Гаилә дәресе» керә башлады. Ул чакта без Интернет ише әйберне ишетеп кенә беләбез, җенси тәрбия турында да сөйләгән, аңлаткан кеше булмады. Әниләр – кызлары, әтиләр уллары белән ул темага сөйләшергә ояла иде. Башта күп төрле сораулар булса да, без дә алардан сорарга читенсендек. Әлеге дәрестә укытучыдан әниләребез әйтергә, сөйләргә кыймаган бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдык. Бүгенге яшьләр өчен ул дәресләр аеруча кирәк, алар мәктәпне тәмамлаганда гаилә кыйммәтләрен белергә тиеш.

Добавить комментарий