Гали мәктәбенең мәгариф елъязмасы

София СӘЛИМОВА,
Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы урта мәктәбенең математика укытучысы

Элек-электән татар халкында балага белем бирү әти кешегә йөкләнгән булган. Гаиләдә әти-әниләр сабыйларына бигрәк тә дин гыйлемен, намаз укуны, гәрәп хәрефләрен өйрәтергә тиеш булганнар. Наданлык оят саналган. Безнең әби-бабаларыбыз барысы да укый-яза белгән. Ир балаларны – имамнар, ә кызларны абыстайлар укыткан.

Гали авылында 1860 елларда ук мәдрәсә эшләгән. Анда авыл кешеләре генә түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән килеп, дин гыйлеме алганнар. Бу мәгълүмат авыл музеенда саклана торган архив язуларыннан билгеле. Шулай булгач, авылдашларыбызның белем үзләштерә башлауларына кимендә 150 ел булып чыга.

1917 елның «салкын җилләре» илебез буйлап котырып йөргән, чиркәүләрне, мәчет-мәдрәсәләрне җир өстеннән сыпырып түккән. Шул җилләрнең шаукымы мәдрәсәбезгә дә тигән: 1926 елда аны япканнар. Аны кабат ачу өчен рөхсәтне 1990 елда гына авылдашларыбыз Л.Йосыпов белән М.Латыйпов юллап алган. 1992 елда мәдрәсә яңадан эшли башлаган.

Моннан 90 ел элек, 1923−1924 елларда, авылда совет мәктәбе ачылган. Анда укыту татар телендә барган, шуның белән беррәттән рус телен дә өйрәтә башлаганнар. Бу эшләр М.Гайнуллин, З.Насыйров, Ф.Гайнуллина, Алексей Максимович белән Прасковья Ивановнага йөкләнгән. Авыл мәктәбенең беренче укытучылары хөрмәтле З.Насыйрова, М.Латыйпова, З.Гайнуллина булган. Мәктәпкә беренче елда − 65, ә икенче елда 116 баланы алганнар. Ул вакытта хөкүмәтебез халык алдына «Бөтен Россия халкын уку-язуга өйрәтергә, 4 сыйныфлык программаны үзләштерер­гә» дигән максат куйган булган. Ә инде 1930 елларда уку җидееллыкка әйләнә.

Сүтелгән мәчет бүрәнәләреннән салынган мәктәп авылның нәкъ уртасында утырган. Аның беренче укучылары С.Кабаева, С.Садриев, Г.Гыйзаметдиновлар укытучы булырга теләгәннәр, Камышлыда укып кайтканнар, аннан соң гомерләре буена мәктәптә тырышып хезмәт иткәннәр, халкыбызга белем биргәннәр. Үзләре укыткан балаларның, авылыбыз халкының киләчәген кайгыртканнар, ачлыкны җиңәчәкләренә, киләчәкнең матур, якты булачагына чын күңелдән ышанып эшләгәннәр.

Иң авыр сынаулар сугыш елларына туры килгән. Ир-егетләр сугышта булган, ә авыл халкы фронтка эшләгән. Мич ягарга утынны мәктәпнең җыештыручылары әзерләгән, хатын-кызлар аркылы пычкы белән урман кискән. Күбесенең мәктәпкә киеп барыр­га киеме дә булмаган. Кая инде уку кайгысы? Хәзерге көндә боларны күз алдына китерүе дә кыен.

Минем әнием Сәгъдиева Халисәне 1942 елда I сыйныфка укырга биргәннәр. Миңлекамал әбием аңа бер табак (якынча 50 х 60 см) кәгазьне өч кадак (1200 г) майга сатып алган.Бу елларда балаларның күбесе мәктәпкә 2−3 ел гына йөргән дә укуны таш­лаган. Укытучылар, сентябрь аенда йорттан-йортка кереп, мәктәпкә балалар чакырып йөргәннәр.

гали авылы мэктэбеГали авылының 7 еллык мәктәбе укытучылары коллективы (1950 еллар).

Сугыш беткәч, илебез мәктәпләрне төзекләндерүгә ныклап керешә. Шуның нәтиҗәсендә 1955 елда безнең авылда урта мәктәп ачыла: искесе янында өр яңа алты бүлмәле мәктәп бинасы күтәрелә. Балалар күбәя, ике сменада дәресләр башлана. Зурраклар өчен кичке укытулар кертелә.

IX−X сыйныфларга күрше Рысай авылы балалары да укырга йөри башлый. Тормыш акрын гына җайга салына. «Без 1959 елның язында, авылда беренчеләрдән булып X сыйныфны тәмамлап чыктык. Урман буена барып, саубуллашу мәҗлесе уздырдык. Бик күңелле булды», – дип язган авылдашыбыз Исламгәрәй абый Муллакаев чыгарылыш елы турында. Бу хәлләргә дә 55 елдан артык вакыт узган инде.

Ә без I сыйныфка 1965 елда иске мәктәпкә барган идек. IX сыйныфны тәмамлауга, 1974 елда, ике авыл арасында өч катлы зур мәктәп төзелде. Классларны җыештырырга, юарга бара идек. Ул шулхәтле зур, класслары күп, якты, матур иде. Без аның төзелеп бетүен зарыгып көттек. Директорыбыз Юныс абый Шагалиевның ул мәктәпне салгандагы кичерешләрен күз алдына китерүе дә кыен. Күп еллар директор вазифасын үтәсә дә, моңа кадәр аның мондый зур, җаваплы төзелешне башкарганы булмагандыр. Мәктәпне ачканда сөенеп, дәртләнеп сөйләгәне әле дә күз алдында тора.

<…>

Материалны тулысынча биредә укыгыз.

Добавить комментарий