«Галиябану»га — 100 ел, ә Мирхәйдәр Фәйзигә — 125.

18 ноябрь көнне Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел һәм «Галиябану» драмасы язылуга 100 ел булу уңаеннан Балтач районының мәдәният үзәгендә «Елатыр һаман, җырлатыр һаман Галиябануның мәңгелек моңы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Бу чарага Г. Камал, К. Тинчурин театрлары артистлары, Милли музей хезмәткәрләре һәм күренекле шәхесләр кайтты. Очрашуның беренче өлеше Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музей-йортта башланды.

Чыганак: https://vk.com/baltasi_official

Добавить комментарий