Газета-журналларга күпләп язылучыларга бүләккә — Ipad

“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте агымдагы елның 12 маеннан 30 июньгә кадәр күпләп газета-журналларга язылучылар өчен акция үткәрә. Иң зур бүләк — Apple iPad 4 Retina. Калган 50 әбунәчене компания китаплар белән бүләкли!

Бәйгедә катнашу өчен, почтада яки өйдән чыкмыйча гына, интернет аша “Татмедиа” ААҖнең өч исемдәге газета-журналына язылырга кирәк. Интернет аша http://www.tatpost.ru/Podpiska/aditionlist.aspx?idtheme=2299 адресын җыеп язылып була.

Теге яки бу журналга язылу турындагы квитанцияләрнең күчермәсен podpiska@tatmedia.ru яки 420066, Казан ш., Декабристлар ур., 2, «ТАТМЕДИА» ААҖ адресына, “конкурс” дип, язып, җибәрергә кирәк.

Добавить комментарий