Логотип Магариф уку
Цитата:

Гүзәллек конкурсында катнашу өчен взнос түлисе юк

“Начар яңалык булмау да яңалык диләр. Димәк, бездә барысы да яхшы”. “Татарстан гүзәле” (“Мисс Татарстана”) иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова Татаринформ агентлыгы үткәргән брифингта  чыгыш...

“Начар яңалык булмау да яңалык диләр. Димәк, бездә барысы да яхшы”. “Татарстан гүзәле” (“Мисс Татарстана”) иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова Татаринформ агентлыгы үткәргән брифингта  чыгышын шушы сүзләр белән башлады. Матбугат вәкилләре белән очрашуларының күңелле сәбәбе бар – эшчәнлекләренә 20 ел тулган.


Бу бәйгенең максаты, аның өстенлекле яклары турында спикерлар – президент И. Сахарова, режиссеры М.Волконадский, «Татарстан гүзәле - 2017» Зөлфия Шәрәфиева, «Казан гүзәле - 2017» Камилә Харисова тәфсилләп аңлатырга тырышты. Беренче чиратта, интеллектуал як, харизма өстенлек итсә дә, турысын әйтергә кирәк, әлеге бәйге талдай зифа буйлылар кызлар өчен генә. Физик күрсәткечләр беренче урында тора. Ә конкурсантларның яше 14-23 кә кадәр.


Мондый төр конкурслар хакында негатив хәбәрләр дә күп. Шуңа журналистлар мәсьәләнең бу ягы белән дә кызыксынды. Оештыручылар да, кызлар үзләре дә бернинди интим мөнәсәбәтләр белән бәйле проблемалар, акча “төртү”ләр юк, диделәр. Гомумән, конкурсның финанс ягына килгәндә, Татарстан Хөкүмәтенә һәм Казан мериясенә рәхмәтлеләр. Акча бүленә. Партнерлары да бик күп икән. Изольда ханым аларны “химаячеләр дип атамыйм, без - партнерлар” диде. Шулай ук конкурста катнашу өчен взнос түләү дә каралмаган. “Бернинди взнос та юк, хәтта без конкурсантларга киемнәрне дә үз акчабызга алабыз”, - диде И.Сахарова.


Ил, дөньякүләм барган гүзәллек бәйгеләрен дә үзләренә өлге итеп куймыйлар икән. “Беркемне дә кабатламаска, беркемгә дә ошамаска тырышабыз. Без экслюзив булырга телибез. Һәм бу конкурс шундый да”, - диде президент.


Тиздән быелгы гүзәл дә ачыкланачак - “Татарстан гүзәле-2018” республика конкурсы 24 гыйнвар көнне Пирамида күңел ачу комплесында үтәчәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ