Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр бала үзенчә сәләтле (сыйныф сәгате)

Сыйныф сәгатенең максаты: укучыларга тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә омтылыш булдыру, коллективта уңай эмоциональ атмосфера тудыру.Рәмлә НУРИЕВА,Арча районы Шушма...

Сыйныф сәгатенең максаты: укучыларга тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә омтылыш булдыру, коллективта уңай эмоциональ атмосфера тудыру.


Рәмлә НУРИЕВА,
Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле физика һәм математика укытучысы, сыйныф җитәкчесе


(XI сыйныф)
Сыйныф сәгатенең максаты: укучыларга тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә омтылыш булдыру, коллективта уңай эмоциональ атмосфера тудыру.
Сыйныф сәгате барышы
I. Мотивация булдыру
Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе. Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, түгәрәкләнеп басыйк, кулга-кул тотыныйк та уңдагы дус белән, сулдагы сыйныфташ белән елмаеп сәламләшик, өлкәннәрчә кул биреп күрешик, бер-беребезгә яхшы теләк телик.
Мин сезгә, үз чиратымда, яхшы кәеф һәм, бу уку елында сезнең бар сәләтләрегез дә ачылып, тормышта дөрес юлны табуыгызны телим.
II. Сөйләшүнең темасын билгеләү
Сыйныф җитәкчесе. Ничек уйлыйсыз, бүген без нәрсә турында сүз алып барырбыз?
Укучылар. Безнең бүгенге дәресебез талант, сәләт темасына багышланыр.
Сыйныф җитәкчесе. Сез талант сүзенә якын мәгънәле нинди сүзләр беләсез?
Укучылар. Сәләт, хобби, коллекцияләү, яраткан шөгыль, кызыксыну, гений...
III. Теманы «ачу»
Сыйныф җитәкчесе. Талант күпкырлы булырга мөмкин. Ул кемнеңдер ил белән идарә итүендә чагылырга мөмкин, ә кемдер, күңел биреп, кешене тыңларга сәләтле.
Җир йөзендә сәләтсез кешеләр юк. Кешеләр рәсем ясый, җырлый, компьютерда яңа программалар иҗат итә, техник ачышлар ясый. Кызыксыну, хобби кешегә тормышының авыр минутларын үткәрергә ярдәм итә, фән һәм сәнгать дөньясына якынайта, тормышның мәгънәсен табарга булыша.
1. Тест уздыру (кәгазь битләре өләшенә).
Сыйныф җитәкчесе. Әйдәгез, кечкенә генә сынау – үзебезне яхшырак аңлау өчен, шаян тест үткәрик әле.
Өч геометрик фигура: өчпочмак, түгәрәк, квадрат ярдәмендә 10 элементтан торган кеше фигурасы ясагыз.
Хәзер өчпочмаклар санын санагыз.
1 нче тип: 6–8 өчпочмак – җитәкче, идарәче, лидер, мәгълүматлар белән җиңел эш итә.
2 нче тип: 5 өчпочмак – җаваплы хезмәткәр, оештыру сәләтенә ия, һәр эшне уйлап башкара.
3 нче тип: 4 өчпочмак. Күптөрле талант иясе. Индивидуаль эшкә тартылучан.
4 нче тип: 3 өчпочмак. Галим. Бер төр эштән икенчесенә җиңел күчә ала.
5 нче тип: 2 өчпочмак. Сәнгать кешесе.
6 нчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, конструктор, рәссам.
Бу тест, шаян гына булса да, сезне үз мөмкинлекләрегез, эчке дөньягыз турында уйландырсын иде.
Билгесез философ әйткәнчә, «Гений ул – 1% сәләт һәм 99% тырыш хезмәт».
Әйдәгез, сезнең иҗат җимешләре белән якыннанрак танышыйк әле. Тактага магнит белән сез ясаган рәсемнәрне беркетәбез. Алар бер-берсенә охшаганмы? Бер-берегезгә карагыз, сез үзара охшашмы? Әйе, без төрле-төрле. Моны икенче төрле ничек әйтеп була?
Укучылар. Индивидуаль.
Сыйныф җитәкчесе. Ничек уйлыйсыз, индивидуальлекне сакларга кирәкме, әллә башкалар кебек булырга омты­лыргамы? Ни өчен?


Тулысынча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ