Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр хезмәт урыны өчен 72 мең 69 сум акча түләнгән

"Татмедиа"да  Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы  “Инвалидларны эшкә урнаштыру” дигән темага матбугат конференциясе үткәрде. Аны тармак министры Эльмира Зарипова алып барды...

"Татмедиа"да  Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы  “Инвалидларны эшкә урнаштыру” дигән темага матбугат конференциясе үткәрде. Аны тармак министры Эльмира Зарипова алып барды һәм журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.- Хәзер республикада физик мөмкинлекләре чикләнгән 290 мең инвалид бар,- диде министр.- Бу барлык халыкның 7-8 процентын тәшкил итә. Эшкә яраклы яшьтәге 83,5 мең инвалидның 26 меңгә якыны, ягъни 31 проценты хезмәт итә.


Агымдагы елның 5 аенда мәшгульлек хезмәте оешмаларына эш табу максаты белән  физик кимчелекле 1418 граждан мөрәҗәгать иткән. Шуларның 625е, ягъни 44 проценты эш табу бәхетенә ирешкән. Предприятиеләрдә 637 эш урынына квота билгеләнгән булган, шуларның 190ы  эшче кулга ия булган. Эш эзләүдә кыенлыклар кичергән гражданнар өчен махсус программа кысаларында  298 инвалид яңа эшкә урнашкан. Эш белән мөстәкыйль шөгыльләнгән 11 инвалидка хезмәтне оештыру өчен акчалата ярдәм күрсәтелгән. Хезмәт урыннарын җиһазлауда катнашкан эш бирүчеләргә һәр хезмәт урыны өчен 72 мең 69 сум күләмендә акча түләнгән. Республика бюджетыннан 100 эш урынын җиһазлау өчен 7,3 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Казан, Чистай, Әлмәт, Алабуга шәһәрләре предприятиеләрендә инвалидларны эшкә урнаштыру игътибар үзәгенә куелган.


Фотосурәтнең чыганагы: http://www.vsluh.ru/news/economics/309216

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ