Логотип Магариф уку
Цитата:

 Һәр телгә җылы «куыш» кирәк!

Сер түгел - соңгы елларда туган телебезнең хәле гел мөшкелләнүгә таба бара. Озакламый, мәктәпләрдән, югары уку йортларыннан кысрыклана- кысрыклана, урамда бер мәрхәмәтлесенең җылы куышка кертергә риза...

Сер түгел - соңгы елларда туган телебезнең хәле гел мөшкелләнүгә таба бара. Озакламый, мәктәпләрдән, югары уку йортларыннан кысрыклана- кысрыклана, урамда бер мәрхәмәтлесенең җылы куышка кертергә ризалык бирүен  көткән  мескен хәлендә калмасмы ул? Әле менә Казан федераль университетында шундый “куыш”- өч айлык татар телен өйрәнү курслары ачылуын хәбәр  иткәннәр иде. Курсларга язылган халыкның 70 процентын хатын-кызлар тәшкил итә диләр. Укырга теләүчеләрнең 30 процентка якыны – мәктәп укучыларыннан,  30 проценттан артыгы пенсионерлардан тора. Туган телне өйрәнергә теләүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре - тәрбиячеләр, хуҗабикәләр, бухгалтерлар, предприятие җитәкчеләре, галимнәр, экскурсия әйдаманнары, табиблар һ.б. бар. Исемлеккә җәмгыятебезнең иң алдынгы вәкилләре - төрле вузлардан тупланган 150 студент та кергән. Арада 30 га якын чит ил гражданнары да күренә. Өйрәнүчеләрнең әзерлек дәрәҗәсенә карап,  10-12 төркем оештырылыр дип фаразлана. Әлифба битләреннән башлап өйрәнергә теләүчеләрнең күп булуы да безгә зур сабак. Университетның иң көчле укытучылары онлайн-мәктәптән файдаланучылар белән көн саен (шимбә, якшәмбедән кала) 17-21 сәгатьләрдә сөйләм теле дәресләрен алып барачак. Дәресләргә 22 сентябрьгә кадәр язылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ