Һөнәри тест: элек һәм хәзер

Татарстанда һәм Россиянең башка кайбер төбәкләрендә педагогик хезмәткәрләрнең БДИ контроль-бәяләү материал­лары (КБМ) нигезендә һөнәри тест тапшыруы гадәти хәлгә әйләнеп бара иде. Педагогларда бу процедурага кагылышлы сораулар кимеми. Бу уңайдан укучыларыбыз безгә еш мөрә­җәгать итә, «Мәгариф» журналы сайтында фикер алышулар бара. Һөнәри тест уздыруга тагын үзгәрешләр керәчәге билгеле булса да, укучыларыбыздан килгән кайбер сорауларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Александровна Ивановадан җаваплар алдык.

– Татарстанда аттестация вакытында укытучыларның үзләре укыта торган предмет буенча бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыруы таләп ителә. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү тәртибе турында 2014 елның 7 нче апрелендә чыккан боерыгында бу хакта берни әйтелмәгән. Укытучылардан БДИ тапшырттыру аларның хокукларны бозу булып саналмыймы? Россия мәктәпләрендә педагогик хезмәткәрләр БДИ бирми бит.
– Гомуми белем бирү оешмалары укытучыларына БДИда кулланыла торган КБМ нигезендә һөнәри тест үткәрү ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 11 нче сентябрендә чыккан «2014 елда Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү турында»гы 5145/14 нче боерыгы нигезендә, бары тик гариза буенча гына оештырылды.

Әлеге процедура, Татарстаннан тыш, Россия Федерациясенең башка кайбер төбәкләрендә дә педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри эшчәнлеген бәяләү кысаларында тормышка ашырыла. Һөнәри тест педагогик хезмәткәрнең беренче яки югары квалификация категориясенә куела торган таләпләргә туры килү-килмәвен билгеләү максатыннан аттестация уздырганда үткәрелә (2012 елның 29 нчы декабрендә кабул ителгән «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 273 нче ФЗы 49 нчы маддәсенең 1 нче өлеше (РФ законнары җыелмасы, 2012, № 53, ст. 7598; 2013, № 19, ст. 2326; № 23, ст. 2878; № 27, ст. 3462; № 30, ст. 4036; № 48, ст. 6165; 2014, № 6, ст. 562, ст. 566; РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 7 нче апрелендәге боерыгы белән расланган, «Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә куючы мәгариф оешмалары педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү тәртибе»нең 2 нче пункты).

– Укытучылар БДИны ничә елга бер тапшырырга тиеш?
– Беренче яки югары квалификация категориясенә аттестацияләнергә теләк белдергән укытучылар өчен уңайлырак шартлар тудыру максатыннан, аларга сынап карау (тренировочный) тестын үзләре өчен җайлы вакытта үтү мөмкинлеге бирелде. Моның өчен заявкалар Республика мәгариф сыйфатын мониторинглау үзәгендә (РЦМКО) алдан телефон аша кабул ителде, шул ук вакытта һәр укытучыдан кабул ителгән заявкалар саны чикләнмәде.

– Педагогик хезмәткәрнең һөнәри осталык дәрәҗәсенең беренче яки югары квалификация категориясе таләпләренә туры килү-килмәвен ачыклау максатыннан аттестация уздырганда, аның тестта ничә балл җыюы кирәк?
– Сынап карау тестының уңай нәтиҗә­ләре аттестация узу өчен гариза биргәндә исәпкә алынды. Моңа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 14 нче июлендә чыккан боерыгы белән расланган, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләре педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү формалары һәм процедуралары турында 3669/14 нче Нигезләмәнең (алга таба – Нигезләмә) 1.6 пункты җирлек булды. Әлеге Нигезләмәнең 3.16 пункты нигезендә, югары квалификация категориясенә һөнәри тест үтү нәтиҗәләре буенча уңай зачет алу өчен минималь баллар күләме – 80, ә беренче квалификация категория өчен 70 балл булуы кирәк.

– Нәтиҗәдән канәгать булмаганнар мо­ңа карата апелляция бирә аламы? Әгәр юк икән, ни өчен икәнен аңлатып китсәгез иде.
– Теге яки бу квалификация категория­се буенча билгеләнгән зачет минимумы белән һөнәри тест узучы тарафыннан алынган баллар аермасы 2 баллдан артмаса, нәтиҗәләр аттестация узучы хезмәткәр файдасына була һәм аттестация комиссиясе тарафыннан уңай зачет буларак исәпләнә. Күрсәтелгән ташламаларны исәпкә алып, һөнәри тест узу процедурасы һәм нәтиҗәләре буенча апелляция­ләр кабул ителмәде. Тест нәтиҗәләре белән килешмәүгә бәйле апелляция тест бланкларын эшкәртүдән канәгать булмаган очракта гына бирелергә мөмкин иде.

– Редакциягә мөрәҗәгать иткән укытучылар, аерым алганда, татар теле һәм әдәбиятыннан тестларда хаталарның булуын, моңа бәйле рәвештә тиешле баллны җыя алмауларын белдерде. Әлеге тестларны кем төзи?
– РЦМКО директоры И.А.Сахнова мәгълүматларына караганда, укытучылар өчен татар теленнән сынап карау тесты уздырылганда, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика имтиханы өчен төзелгән КБМлар кулланылды. КБМны республика вузлары галимнәре һәм укытучылары, югары квалификация категорияле укытучылар төзеде. Барлык контроль-бәяләү материаллары бәйсез экспертиза узды.

– Тест узуны оештыруга кагылышлы тагын бер сорау бар. Башкаладан ерак районнарда яшәүче укытучылар, тест узу өчен, Казанга өйдән бик иртә (төнге сәгать бердә) чыгып китәргә туры килүенә зарлана. «Салкында яки һава торышы начар көннәрдә, ишекне ачып керткәннәрен көтеп, урамда озак көтеп торырга мәҗбүр булабыз. Ашханә юк. Ашамаган, ял итмәгән укытучы шундый халәттә имтихан тапшырырга тиеш. Имтиханны оештыручыларның мөгамәләсе дә шуның кадәр генә», – диләр алар. Тест узу шартларын яхшыртуда үзгәрешләр көтелмиме?
– РЦМКО хезмәткәрләренең үзләрен тиешенчә тотмавы турында әйтеп, әлегә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итүче булмады.
РЦМКО 2014 елның 1 нче апреленә кадәр сынау тестын узу Казандагы 161 нче мәктәп базасында оештырды. 2014 елның 1 нче апреленнән 2014 елның 1 нче октяб­ренә кадәр ирекле сынап карау тестын  Казан шәһәре, Боевая урамы, 13 йорт адресы буенча үткәрелде. Тест үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылды, дип уйлыйбыз.

– Тест узуны урыннарда яки дистанцион формада оештыру көтелмиме?
– 2014–2015 нче уку елында аттес­та­ция процедуралары «Электронное об­разование в Республике Татарстан» мәгъ­лүмат системасындагы Интернет-технологияләр режимына күчерелде. Ягъни 2015 елда БДИ форматында тест уздыру планлаштырылмый. Бу елда педагоглар һөнәри тестны, аттестация узу өчен гариза тапшырганнан соң, әлеге мәгълүмат системасында үзләренең шәхси кабинетлары аша үтәчәк. Һөнәри тестның 70 проценты – укытучылар алып бара торган предмет буенча, калган өлеше норматив-хокукый тәэмин ителеш, психология һәм педагогика буенча сораулардан тора. Мондый тест һәр аттестация узган саен, ягъни биш елга бер тапкыр уздырыла.

Римма ГАТИНА әзерләде.

Добавить комментарий