И “Туган тел”!..

Мастер-класс бәйгесеннән соң туган фикерләр

“2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру уңаеннан Казан шәһәрендә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе үткәрелде. Өч көн дәвамында барган киеренке бәйгедә 72 иҗади эшләүче укытучы катнашты. Араларында Мәскәүдән, Башкортстаннан, Төмән өлкәсеннән килгән вәкилләр дә бар иде.

“Туган тел” бәйгесендә быел, башка еллардан аермалы буларак, чуваш, мари, мордва телләрен укытучы мөгаллимнәр дә көч сынашты. Аларның педагогик эшчәнлеген, тәҗрибә үрнәкләрен бәяләү өчен мәртәбәле жюри составына шул телләр белгечләре чакырылды.

Республика бәйгесендә катнашырга теләк белдергән (нигездә, район бәйгеләрендә җиңеп чыккан укытучылар) өч төрле юнәлештә үзләренең осталыкларын сынады. Беренчесендә, үзләренең хезмәт уңышларын, күрсәткечләрен чагылдырган альбом-портфолио тутырып, министрлыкка тапшырды; икенчесендә  милли кием үрнәкләре күрсәтте; өченчесендә үзенең эш тәҗрибәсен, дәресенең бер өзеген, видеороликка төшереп, жюри әгъзаларына тәкъдим итте. Нәтиҗә буларак, “Иң яхшы эссе авторы”, “Иң яхшы визит карточкасы авторы”, “Иң күркәм милли костюм презентациясе”, “Һөнәремә тугры калам”, “Өметле киләчәк”, “Иң яхшы укыту-методик комплекты”, “ Йөрәгемне балаларга бирәм”, “Заманча технологияләрне оста файдаланучы”, “Укытучылар остазы” кебек номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланды.

Бәйгенең эксперты булганлыктан, үземнең дә кайбер уй-фикерләрем белән уртаклашасым килә. Беренче чиратта, альбом-портфолио турында берничә сүз. Нигездә, куелган таләпләргә туры килсә дә, тиешле тәртиптә тутырылмаганнары да бар иде. Диплом-грамота кебек мактау кәгазьләре күчерелмәләренең төрлечә урнашуы, район күләмендәге чараларда катнашу турындагы белешмәлек, сертификатларның артык күп булуы укытучының эшен бәяләүне кыенлаштырды. Республика күләмендәге чараларда, олимпиадаларда призлы урыннар алу, грантлар оту кебек мәгьлүматларны эзләүдә кыенлыклар туды. Ә бәяләү критерийлары буенча аларга иң зур баллар куелды. Мондый хезмәт күрсәткечләре альбомның алдагы битләрендә, күзгә күренеп торган урынга куелырга тиеш. Эссе язуның да үз таләпләре бар. Күп укытучылар аңа әһәмият биреп бетермәгән. Ә менә укытучыларның шәхси сайтлары уңай бәяләнде.

Видеороликларның вакытка сыеша алмавы (аларның дәвамлыгы 8 минуттан артмаска тиеш), видеоязмаларның күбрәк укытучыны мактауга корылган өлешләре тәнкыйтьләнде. Укытучының эш методикасы, педагогик осталыгы алгы планда булырга тиешлеге искәртелде. Бертөрлелек, көне буе роликлар карап утыру жюри әгъзаларын, бәйгедә катнашучы укытучыларны ялыктырмасын өчен җанлы сөйләмгә корылган мастер-класслар күрсәтү дә максатка ярашлы булыр иде.

Өч көн дәвамында барган бәйгедә призлы урыннарны түбәндәге укытучылар яулады:

Рәсүлә Шакирова, Казандагы 33 нче урта мәктәп укытучысы – I урын;

Рәфия Хөснетдинова, Бөгелмәдәге 2 нче лицей укытучысы – II урын;

Светлана Строителова, Лаеш районы 1 нче гимназия – II урын;

Светлана Федорова, Алексеевск районы Чуваш Майнасы урта мәктәбе укытучысы – III урын;

Зинфирә Нурисламова, Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендәге 1 нче интернат мәктәп укытучысы – III урын.

Казандагы 4 нче интернат-гимназиянең татар теле һәм әдәбият укытучысы Илдар Саяхов Гран-прига лаек булды (аның бер дәрес эшкәртмәсе белән журналыбызның бу санында танышырга була). Мәскәү шәһәрендә үтәчәк мастер-класс бәйгесендә республикабыз данын быел ул яклаячак.

Мидхәт Садыйков,

“Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире.

Добавить комментарий