Логотип Магариф уку
Цитата:

Идел-йортта татар өе

Кайчандыр татарныкы булган, яки татар тарихы белән тыгыз бәйләнгән урыннарда үзеңне беркадәр сәеррәк тоясың. Милли хисләр үткенләнә төшә. Уй-кичерешләр үткәннәр белән бүгенге арасында бәргәләнә. Тарих...

Кайчандыр татарныкы булган, яки татар тарихы белән тыгыз бәйләнгән урыннарда үзеңне беркадәр сәеррәк тоясың. Милли хисләр үткенләнә төшә. Уй-кичерешләр үткәннәр белән бүгенге арасында бәргәләнә. Тарихи милли хәзинәләрне эзләргә, табарга тырышасың, аларның бүген дә саклануын күрсәң, шатланасың. Милләттәшләрнең уңышлары канат куя, халыкның киләчәгенә өмет уята.


Торналар күккә талпына


Сарытау – Саратов шәһәре борынгы дастаннарда телгә алынган Идел-йортның үзәгендә урнашкан. Татарның иске эзен вакыт тузаны күмсә дә, тарихи хәтер бар бит – без гүя үзебезне Алтын Урда чорына таба күченгәндәй тойдык.


"Милли авыл" комплексы Сарытауда гына түгел, бөтен Россиядә уникаль күренеш дияргә мөмкин. Һәрхәлдә, ниятләнеше шундый. Төрле милләт вәкилләренең үзара очрашу мәйданы, бәйрәмнәр, тамашалар, һәртөрле мәдәни чаралар уздыру урыны буларак уйланылган. Моның өчен махсус мәйданчык та, менеп җырлар өчен зур гына сәхнәсе дә бар. Шулай ук әлеге халыклар тормышы белән якыннанрак танышырга теләсәң, милли йортларга кереп, тарихи мирасларны, хуҗалык җиһазларын, көнкүреш кирәк-яракларын күрергә, аш-суыннан авыз итәргә мөмкин икән.


Сарытау шәһәре табигатьнең бик матур җирендә урнашса да, читтән килүчеләр карап сокланырлык урыннары артык күп түгел икән. Шундый хозурлык оясының берсе - Җиңү паркы. Ул "Соколовая гора" дип аталган җирдә, диңгез тигезлегеннән 165 метр биеклектә утыра. "Лачынтау" дип әйтәсе килсә дә, тауның исемен унҗиденче гасыр азакларында шушы җирләрнең хуҗасы булган И. Соколов исеме белән бәйлиләр. Шулай ук кайбер чыганакларда "Соколов юлбасар" да телгә алына. Чын дөресен генә белүче юк. Ә паркка 1975 елда нигез салынган, шул дәвердән башлап ул акрын гына үсә, зурая барган, ә Җиңүнең 70 еллыгына бик матур итеп үзгәрткәннәр. Монда "Торналар" мемориалы, батырлар аллеясы, мәңгелек ут, яуда үлгәннәр хөрмәтенә "Өнсез кыңгырау" һәйкәле, бронетехника, самолет, вертолет, автомобиль күргәзмәләре һ.б. истәлекле урыннар бар. Иң соклангычы, мөгаен, "Торналар" һәйкәледер. Ул сугыштан кайталмаган яугирләр хөрмәтенә калкып чыккан. Архитекторы Юрий Иванович Менякин. Һәйкәлнең исеме Рәсүл Гамзатовның киң билгеле шигыреннән. Көчыгышка карап очучы унике торна, берни белмәгән килеш тә, әлеге шигырьне искә төшерә һәм күңелдә сагыш уята. Аны 20-25 чакырымнан тирә-якка күренеп тора, диләр... Хәер, һәрберсе үзенчә зәвыклы, үзенчә истәлекле. Эченә кермичә генә, Соколовая тавыннан гына карасаң, Сарытау шәһәре үзе дә бик матур булып күренә. Якында гына мөселман зираты... Идел аша салынган күпер, яр буендагы аллея, һәртөрле музейлар, заманча биек йортлар, яшеллеккә төренгән урамнар... Чиркәүләр... Мәчет...


"Милли авыл" комплексы да шушы тауда урнашкан. Җиңү белән турыдан-туры  бәйле булмаса да, ул Сарытау өлкәсендә яшәгән халыкларның үзара дуслыгын күрсәтә торган, тынычлык-татулык символы буларак уйланылган. "Милли авыл" 2003 елның 9 маенда, милли-мәдәни оешмалар тәкъдиме белән ачыла. Ул чакта нибары алты гына йорт була. 2006 елда, юридик проблемалар табып, төзелешне туктатып торалар. Бер елдан кабат эшләп китә, ләкин акча кризисында тагын онытылып кала. Ниһаять, аның хакында 2012 елда кабат искә төшерәләр һәм авыл өч урамнан торган унбиш йортка кадәр үсә. Бу авылның менә шундый кечкенә биографиясе дә бар.


Буш тирмәләр һәм якында “садис, дарагой!”


"Милли авыл"га кергәндә күңелдә беркадәр горурлык хисе дә бар иде. Ни генә әйтсәң дә, татар бик үк гади түгел бит инде, кайда яшәсә дә, ул сер бирми, югалып калмый. Монда да шулай. Бөек Ватан сугышында катнашучы батырлар арасында да татар исемнәре шактый күп. Кайнар нокталарда һәлак булучылар исемлегендә дә. Югары урыннарда да хәтсез милләттәшебез утыра икән. Байлар исемлегендә дә – татарлар шактый. Хәтта шәһәр үзәгендә татар мәктәбе эшләп килә, анда нәни милләттәшләребез үз телендә белем ала. Кыскасы, шәһәр һәм өлкә тормышында татар эзе, татар тәэсире ярыйсы ук сизелә кебек.


Авылга керү белән урыс биләмәсенә юлыгасың. Ишегалдындагы агач өстәл тирәсендә Сарытау өлкәсендә яшәүче 2151215 урысның бишесе күңел ачып утыра иде. Капкага якынаю белән: "Тагы нәрсә күрергә телисез инде?!"- дигәнрәк карашлар каршы алгач, анда кереп урыс туганыбызның милли җиһазлары белән танышу теләге югалды. Хәер, ул теләк бик көчле дә түгел иде бугай. Болай да аларның тормыш рәвеше белән һәр адымда очрашабыз ич. Арырак узгач, бер биләмә эчендә - казакъ тирмәсе. Янәшәдә үк, сыенып диярлек, башкортныкы да урын алган. Башкортлар Сарытау өлкәсендә өч мең ярым тирәсе булса, казакълар урыстан кала икенче урында - 76 мең. Милли авылдагы биләмәләрендә бу халыкларның үзенчәлеге дә, гайрәте дә, сан аермасы да артык сизелми. Тыштан караганда, ике тирмә дә матур гына. Эченә керсәң, бер нәрсә дә юк.  Әйтерсең лә, хуҗалары, корган тирмәләрен ташлап, яңа җәйләүгә күчеп киткән. Югыйсә, шәһәрдә адым саен диярлек казакъ кардәшләребезне очратасың... Бүтән халыкларга үзләренең борынгыдан килгән тормыш итү рәвешен күрсәтергә бик атлыгып тормыйлар, ахрысы.


 Һәм сан буенча өченче урында торган үз татарыбызның биләмәсе барысына да үрнәк булыр әле, дигән өмет белән башны горур тотып ары атладык. Күршедәге мукшы йорты да безнең исне китәрмәде. Гап-гадәти авыл йорты, ишегендә йозак эленеп тора. Буш калган йорттан салкынлык, шыксызлык бөркелеп торучан бит ул... Аның каруы, әрмән биләмәсе шашлык исе белән шундук игътибарны тартып алды. Ике катлы, затлы гына ресторанны хәтерләтә. Янында бакчасы да бар. Өлкәдә яшәгән егерме дүрт меңгә якын әрмәннең һәрберсе күкрәген киереп: "Бу безнеке!" - диярлек. Шулай да ул милли-мәдәни күргәзмәдән бигрәк, әрмән кафесын хәтерләтә иде. Капкадан узу белән "Садис, дарагой. Угощайся. Пащти бесплатны", - дип табынга сөйри башларлар кебек тоелды. Кереп тормадык. Уразада килешмәс. Әле татар йортында өчпочмаклап чәй эчәсе дә бар ич. Авыз ачар вакыт якынлаша.


Үзбәк биләмәсе бик әлләни киң түгел, ә менә шунда ханнарныкыдай сарай салып куйганнар – сөбханалла! Үзбәкләр бу өлкәдә нибары өч мең тирәсе булса да, бик зурдан купкан. Милли традицияләребезне саклыйк әле дип, кызыл балчык, яки саман белән маташып тормаганнар, ак кирпечтән җиппәргәннәр. Бу милли йорт булудан бигрәк, Үзбәкстанның Сарытаудагы вәкиллеге сыманрак тоела. Әллә бераз Эр-Регистанны хәтерләтәме? Маладис инде, ни әйтәсең тагын үз бәясен белгән халыкка.


Беркадәр йөргәч, бу өлкәдә яшәүче милләт вәкилләренең саны никадәр аз булса, йорт-биләмәләре шулкадәр бай дигән тәэсир кала башлады. Чеченнар, мәсәлән, 5 мең чамасы гына... Алар да күккә ашкан хан сарае төзеп куйганнар. Грузиннарның саны ике меңгә дә җитми, ә йортлары әнә нинди! Зур. Ике катлы. Әлбәттә, эш бу халыкларның санында түгел, ә үз бәясен, үз кадерен белүдә, милли горурлыгында инде. Чөнки әлеге йортларны Сарытаудагы һәр халык үз хисабына, үз көче белән салган.



Буш калган өй



Ниһаять, үзебезнең татар биләмәсе. Ни өчендер ул горурлык хисләрен кабартып җибәрмәде. Бер-беребезгә артык сиздермәскә тырышсак та, беркадәр кечерәеп  калгандай тоелдык. Дәшмәдек. Гади генә өй. Милли бизәкләре белән бик аерылып тормый. Ишегалдын да чүп басып килә. Бер як читтәрәк кечкенә ятим мунча салып куйганнар. Тавык абзары да төзеп, берәр ялгыз карчыкны китереп урнаштырасы гына калган. Менә ул сөенер иде! Хәер, андый карчыкны да хәзер кайдан табасың? Ә без сөенмәдек. 53 мең татар яшәгән өлкәдә ул аз гына татарча, чүт кенә затлырак булырга тиештер кебек тоелды. Ни генә әйтсәң дә, сүзе үтәрлек, байлыгы җитәрлек татарлар байтак диләр бит Сарытауда. Ул Камил Әбләзевләр, ул Эдуард Ганиевлар дисеңме... Ә бу йорт аларның булдыклылыгына шик уяткан кебек тоела. "Һи, кулыгыздан бернәрсә дә килми ич сез татарларның!" - дип әйтергә теле генә юк бичараның. Өйгә кереп, тарихи мирасларны барлап, ата-баба бөеклеген искә төшереп чыгу да насыйп булмады. Ишек бикле иде. Без ул ишекне шакып киттек. Ишетсәләр, ачарлар әле.


Бик мескен кыяфәт белән дәшми-тынмый гына атлагач, әзербәйҗаннар биләмәсенә килеп чыкканбыз. Алар Бакудагы "Кыз каласы"ның кечерәк вариантын монда күчергән. Манараның биеклеге 16 метр диләр. Капка алдына затлы машиналар туктаган, ишегалдында да, эчтә дә кешеләр кайнаша. Ифтарга килгәннәр икән. Безне дә эчкә узарга, табынга утырырга чакыралар. Нихәл итәсең, үз табыны булмаган бичаралар чит табынга утыра, башкалар җырын җырлый. "Ник шушы кешеләр үзебезнең татар түгел икән?!." - дигән уй белән тарткалаша-тарткалаша, рәхмәт әйтеп ары узабыз...


Бу авылдан тизрәк китәсе, аның дөньяда барлыгын онытасы килә... Ничек онытасың инде?.. Кая китәсең?.. Мескенлектән кайда качып була?.. Үзебезнең Казандамы?


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ