Логотип Магариф уку
Цитата:

ИГЪТИБАР! “Авыл укытучысы-2016” бәйгесендә катнашу турында сертификат алырга ашыгыгыз

"Авыл укытучысы - 2016" бәйгесендә катнашып, язмалары "Мәгариф" журналының рәсми сайтында басылып чыккан авторлар, I этап нәтиҗәләрен көтмичә, түләүле нигездә басма яки электрон Сертификат алырга хоку...


"Авыл укытучысы - 2016" бәйгесендә катнашып, язмалары "Мәгариф" журналының рәсми сайтында басылып чыккан авторлар, I этап нәтиҗәләрен көтмичә, түләүле нигездә басма яки электрон Сертификат алырга хокуклы. Сертификат алу ирекле. "Мәгариф" журналы редакциясе әлеге сертификатларны инде бирә башлады.


“Авыл укытучысы–2016” бәйгесендә катнашу турында сертификат, Катнашучының теләгенә карап, басма яки электрон форматта эшләнә. Басма сертификатта редакция мөһере һәм баш мөхәррир имзасы куела, иясенең почта адресына җибәрелә яки үзенә (вәкиленә) шәхсән тапшыра. “Авыл укытучысы–2016” бәйгесендә катнашу турында электрон сертификатта конкурсның электрон тамгасы куела, иясенең электрон адресына җибәрелә.


Катнашучы Сертификат ясау чыгымнарын үзе каплый. Авторга почта аша җибәрелгән очракта басма Сертификатның бәясе – 250,00 сум, ә редакциядән килеп алганда 200,00 сумны тәшкил итә, электрон сертификатның бәясе – 150,00 сум. Тиешле сумма редакциядә, банкта яки Magarif-uku.ru сайты аша түләнә: басма сертификатка түләү өчен http://magarif-uku.ru/subscription/avyl-ukytuchysy-2016-bejjgesende-katnash/, электрон сертификатка түләү өчен http://magarif-uku.ru/subscription/avyl-ukytuchysy-2016-bejjgesende-katna/ сылтамасы буенча күчәргә кирәк. Түләү килеп ирешкәч тә, Оештыручы Сертификатны әзерли һәм Катнашучыга җибәрә.


2016 елгы “Авыл укытучысы” конкурсын “Мәгариф” журналы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрә. Конкурсның 3 нче этабында төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм журнал тарафыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.


ИГЪТИБАР! “Авыл укытучысы-2016” бәйгесенә нинди яңалыклар кертелде?


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ