Логотип Магариф уку
Цитата:

Игътибар, бәйге: “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге”

12 нче ноябрьдә  республикабызның барлык җәмәгать китапханәләрендә Мәдәният дәресе уздырылыр, дип көтелә. Бу турыда 15 нче октябрьдә ТР Мәдәният министрлыгында уздырылган матбугат конференциясендә игъ...

IMG_7056 (1)12 нче ноябрьдә  республикабызның барлык җәмәгать китапханәләрендә Мәдәният дәресе уздырылыр, дип көтелә. Бу турыда 15 нче октябрьдә ТР Мәдәният министрлыгында уздырылган матбугат конференциясендә игълан ителде. Мәдәният дәресендә 42 меңнән артык балага “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” бүләк ителәчәк. Көндәлек  нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтер һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәр, ди проектны башлап йөрүчеләрнең берсе – ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина. Проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган.
“Әлеге мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән проект планы нигезендә беренче сыйныф укучылары сыйныфташлары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән шәһәрдәге, райондагы музей, театр, китапханә, концерт залларына йөрер, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәр”, – ди ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.
Көндәлектәге төсле, заманча рухтагы рәсемнәр, кызыклы тарихи мәгълүматлар, укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотып сайланган табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр, чыннан да, нәниләрнең игътибарын җәлеп итми калмас. Алай гына да түгел, оештыручылар балаларны мәдәният дөньясы белән кызыксындыруның отышлы алымын да уйлап тапканнар. Укучы әти-әниләре, укытучылары белән никадәр күбрәк мәдәни чарада катнаша, тарихи-истәлекле урыннарга йөри, көндәлеген никадәр пөхтә алып бара – аның уку елы дәвамында республика күләмендә үткәрелә торган мәдәни конкурста җиңү ихтималы шулкадәр күбрәк.  Ә бәйге иң яхшы мәдәни көндәлек иясен һәм иң мәдәниятле әти-әнине ачыкларга ярдәм итәчәк. Җиңүче укучылар әти-әниләре белән Балалар “Әкият” үзәгендә уздырылачак мәдәни чарада катнашыр, дип көтелә.
Гомуми нәтиҗә 2015 елның май ахырында ясалачак.Конкурс турында республикабызның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары рәсми сайтларында һәмwww.культурный дневник.рф, www.diary-culturе.ru порталларында даими рәвештә мәгълүмат биреп барылачак, ди “Татармультфильм” берләшмәсе директоры Азат Ганиев. Көндәлек әлеге берләшмәнең иҗат коллективы тарафыннан әзерләнгән. “Яңа портал республикабыз укучыларына киң мәгълүмат кырыннан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк, –дип вәгъдә итә аны гамәлгә куючылар. –Укучылар бу заманча аралашу мәйданчыгыннан конкурс барышын күзәтеп тору яисә бер-берсе белән хатлар алышу өчен агымдагы Мәдәният елында гына түгел, илебездә 2015 елда билгеләп үтеләчәк Әдәбият елында да, аннан соң да файдаланырлар. Көндәлекнең “тере” персонажлары – Шүрәле малае, кечкенә елан-Зилант һәм башка әкият геройлары“яшәгән” мультфильмнарга, диафильмнарга, балалар әдәбияты дөньясына да юл ачачак әлеге портал”.
ТР Президентының социаль мәсәләләр буенча ярдәмчесе, “ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңарту республика фонды” коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Татьяна ЛарионоваМәдәни көндәлеккә югары бәя бирде һәм мондый әсбап киләчәктә 1 нче сыйныфларга гына түгел, өлкәнрәк сыйныф укучылары өчен дә булдырылса иде, дигән фикерне җиткерде. “Моның өчен педагогларның, әти-әниләрнең, милли мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең һәм гомумән киң җәмәгатьчелекнең әлеге проектны яшәтүгә тиешле игътибар күрсәтүе генә кирәк”, - диде ул.  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бүлеге җитәкчесе Эльвира Сафина ТР белем бирү оешмаларының мәдәни проектны гамәлгә кую юнәлешендәге нәтиҗәле эшчәнлегенә ышанычын белдерде.

Сания Әхмәтҗанова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исәнмесез! Нигә беренчеләр өчен генә икән? Минем укучыларыма да шундый көндәлек булса иде. Мин аны сыйныф сәгатьләрендә дә файдаланып буладыр дип уйлыйм. Автор: Гүзәлия Габиловна

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ