Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теленнән III Халыкара олимпиада Гран-приенең берсе - Канадага, берсе Актанышка китте (ФОТО)

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан 20-23 апрельдә узган  III  Халыкара олимпиада Гран-приенең  берсенә  Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында белем алучы 11 нче сыйныф укучы...

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан 20-23 апрельдә узган  III  Халыкара олимпиада Гран-приенең  берсенә  Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында белем алучы 11 нче сыйныф укучысы Айдар Шайхин лаек булды. Ул җәен беренче каналда МГИМО профессоры Юрий Павлович Вяземский авторлыгында бара торган “Умники и умницы” телеуенының Казанда узган I республика уенында беренче урын яулады. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында белем алучы егет Мәскәүгә “Умники и умницы” телеуенына чакырылды. Өч ай дәвамында әзерләнеп, декабрь башында тапшыруның чирекфиналында катнашты ул.


Ә студентлар арасында Гран-прига Монреаль шәһәрендәге Джон Аббот көллияте студенткасы (Канада) Камилә Хәмәдиярова лаек булды.


шайхин хамадиярова

Казандагы халыкара бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты оештырды. Олимпиаданың финалында интернет тур нәтиҗәләре буенча сайлап алынган 500 укучы һәм студент катнашты. Алар — Россиянең 22 субъектыннан, 10 чит илдән (Япония, Кытай, Төркия, Бельгия, Финляндия, Канада һ.б.) килгән иде.


Олимпиаданың 2014 елның 8-21 декабрендә Интернет аша уздырылган турында Россиянең — 34 субъектыннан, 12 чит илдән 11 606 мәктәп укучысы һәм студент катнашты. Алар үзләренең татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен читтән торып күрсәтте.


Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың жюри әгъзалары Казанда узачак турда берничә бирем әзерләде. Укучыларга һәм студентларга телдән һәм әдәбияттан биремнәрне эшләргә, “Минем халкым, туган төбәгем һәм мин!” дигән темага чыгыш ясарга кирәк иде. Форум вакытында шулай ук Габдулла Тукайга багышланган туган тел форумы, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, «Сәләт» яшьләр фонды катнашында «түгәрәк өстәл» утырышлары һ.б. үткәрелде.


Тәфсилләбрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ