Логотип Магариф уку
Цитата:

Иҗтимагый палатада барлык фәннәр буенча Бердәм Дәүләт Имтиханы кертүне тәкъдим иттеләр

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Фән һәм мәгарифне үстерү комиссиясе әгъзасы Роман Дощинский мәктәптә укытылучы барлык фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханы кертү тәкъдиме белән чыкты, бу теге...

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Фән һәм мәгарифне үстерү комиссиясе әгъзасы Роман Дощинский мәктәптә укытылучы барлык фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханы кертү тәкъдиме белән чыкты, бу теге яки бу фән буенча мәҗбүри имтихан кертү тәкъдиме буенча җәмгыятьттәге хәлне җиңеләйтер иде. Бу хата РИА Новости хәбәр итә. 


Россия Фән һәм мәгариф министры Ольга Васильева Петтербург халыкара икътисади форумы кысаларында, "Рус әдәбияты буенча мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханын кертү иң яхшысы булыр иде",-  дип белдергән иде РИА Новостига биргән интервьюда. Шулай ук ул 2020 елдан тарих фәненнән БДИ мәҗбүри булачак дип җиткерде.


"Бу сөйләшүләрне туктатырга кирәк: бүген без тарихтан БДИны, иртәгә рус әдәбиятыннан БДИны мәҗбүри итәчәкбез. Физкультурадан кала, мәктәптә өйрәнелүче барлык фәннәрдән мәҗбүри имтихан ясыйк", - дип белдерде Роман Дощинский РИА Новостига.


"Аларны төрлечә бүлгәләргә була: кайберләре 9 класстан соң бирергә, ә кайберләрен 11 дән соң. Имтиханнарны сыйныфларга бүлеп тапшыру укучыларга җиңелрәк булачак", - дип аңлатты ул.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ