Логотип Магариф уку
Цитата:

Икетеллелеккә өйрәтүдә тәрбияче һәм логопедның уртак эшчәнлеге

Балалар бакчаларында эшләүче укытучы-логопед белән татар теле тәрбиячесе алдында балалар сөйләмен булдыру, камилләштерү юнәлешендә торган бурычларны уртак бурычлар дип билгеләү дөреслеккә хилафлык кит...

Балалар бакчаларында эшләүче укытучы-логопед белән татар теле тәрбиячесе алдында балалар сөйләмен булдыру, камилләштерү юнәлешендә торган бурычларны уртак бурычлар дип билгеләү дөреслеккә хилафлык китермәс. Бу юнәлештә бердәм позициядә булу гына отышлы һәм уңай нәтиҗәгә китерә ала. Сөйләм формалаштыру концепциясе, коммуникатив технология принциплары тел өйрәтүдә методик стандарт итеп кабул ителде. Безнең аңлавыбызча, төркемнәрдә балаларның, тәрбиячеләрнең, белгечләрнең татар телендә аралашуы һәрдаим булырга тиеш.


Эшчәнлек вакытында өйрәнелгән тел материалы көндәлек аралашуда гына түгел, уеннарда, диалоглар төзегәндә, сәхнәләштергәндә ныгытыла. Төбәк компоненты таләпләре буенча икетеллелек мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә тәрбия эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора. Балаларны социаль-мәдәни, әхлак нормаларында, гаилә, төбәк, этнокультура традицияләрендә тәрбияләү зарур. Шуннан чыгып безнең алда сөйләмгә өйрәтү мәсьәләләрен яңача, заманча хәл итү проблемалары килеп басты. Төп максатыбыз - балаларның сөйләмен проект эшчәнлеге аша әти-әниләр, белгечләр, тәрбиячеләр белән бергә тормышка ашыру. Бу эш өч юнәлештә алып барыла:


- укыту-методик комплект (УМК) таләпләренә туры килгән аерым мохит тудыру (кабинетларда, төркем бүлмәләрендә);


- проектлар методын УМК таләпләренә яраклаштыру;


- тәрбиячеләр, белгечләр, әти-әниләр һәм балаларның бердәм эшчәнлеген булдыру;


Беренче юнәлеш - махсус тел мохите булдыру. Безнең төркемнәрдә төрле (әдәбият, музыка, төзелеш, театр һ.б.) активлык үзәкләре эшли. Балалар үзләренә ошаган темага кагылышлы лингвистик материалны сайлап алалар. Аларда логопед һәм татар теле тәрбиячесе эш планы буенча УМКга кергән күрсәтмә, таратма рәсемнәр, аудио-, видеокушымталар, уеннар кулланып, сүзләрне, сүзтезмәләрне, диалогларны ныгыта. Татар теле тәрбиячесе балаларның диалогик, монологик сөйләмнәрен камилләштерә.


“Әдәбият” үзәгендә логопед, татар теле тәрбиячесе өйрәткән сүзләрне кертеп, тел шомарткычлар, тизәйткечләр, шаян шигырьләр, табышмаклар, шигырьләр өйрәтә. Зурлар төркемендә, “Яшелчәләр” темасын өйрәнгәндә, логопед белән берләшеп, “Уйный-уйный үсәбез”, “Баллы кишер”, “Кем эшләми, шул ашамый”, “Бабай күчтәнәче”, “Безнең бакча” дип аталган эшчәнлекләр уздырылды.


“Хуҗабикә” үзәгендә балаларның уены вакытында “Гаилә”, “Ашамлыклар”, “Киемнәр” проектлары буенча сүзләр, диалогларны кабатлыйбыз. Төркем тәрбиячесе логопед һәм татар теле тәрбиячесе белән берлектә “Салат ясыйбыз”, “Компот кайнатабыз”, “Кишер үстерәбез” һ.б. шундый уеннар оештырабыз.


“Театр” үзәген балаларның иң яраткан уен почмагы дисәң дә ярый. Балалар белән без, татар телендә өйрәнгән лексик материалны ныгыту белән беррәттән, аларның иҗади мөмкинлекләрен, сәнгатьле сөйләмнәрен үстерәбез, аваз кимчелекләрен төзәтәбез. “Теремкәй”, “Түгәрәк ипи”, “Шалкан”, “Кем нәрсә ярата”, “Өч аю” әкиятләрен балалар курчак театры итеп сәхнәләштерәләр.


“Төзелеш” үзәгендә төсләр, саннар, сыйфат билгеләре (чиста, пычрак, әйбәт, матур, зур, кечкенә) беркетелә, диалогик сөйләм камилләшә.


Иртәнге җыелу вакытларында төркемнәрдә исәнләшү, матур сүзләр әйтү, бер-берсен мактау балаларга бик ошый.


Икенче юнәлеш – проектлар төзү һәм аларны тормышка ашыру. Бу эш катлаулылардан санала, чөнки проектларның темасын балалар үзләре сайлый (көнлек, атналык, айлык проектлар була ала). Темаларга яраклаштырып, без үзебезнең лексик материалны кертәбез.


Өченче юнәлеш – әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшләү. Һәр халыкның мең еллар буена тупланган этнопедагогикасы бар. Тәрбия эше бала бишектә вакытта ук башлана һәм мәктәпкә кергәнче баланың гадәтләре, мөнәсәбәтләре формалашкан була. Ә тәрбиянең нигезендә, әлбәттә, аралашу чарасы буларак, тел ята. Татар теле тәрбиячеләрен иң борчыган нәрсә - ул татарларның үз туган телләрен белмәүләре. Шулай итеп балаларга тел өйрәтү безнең изге бурычыбыз булып тора. Әти-әниләр белән эшләгәндә, без, укытучы-логопед белән киңәшләшеп, бердәм таләпләр куеп эшлибез. Татар телендә өйрәнгән сүзләрне, диалогларны, шигырьләрне, уеннарны, җырларны бердәм киңәшләр, биремнәр итеп әти-әниләргә җиткерәбез. Бу уңайдан Р.Миңнуллинның бик матур шигырь юлларын искә төшерү урынлы булыр:


Туган телем – анам теле! -


Дияр әле балалар.


Туган телем – балам теле! -


Дияр микән аналар?


Һәр проект балалар өчен күңел ачу кичәләре, бәйрәмнәр, театральләшкән шөгыльләр белән тәмамлана. Бакчада милли бәйрәмнәрне уздыру традициягә керде. Милли бәйрәмнәр – халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Еллык эшнең планын төзегән чакта, укытучы-логопед, музыка җитәкчесе, физкультура укытучысының катнашулары иң мөһим шартларның берсе булып тора. Бәйрәмнәр ике телдә алып барыла. Сәнгатьле сөйләүгә - логопед, музыкаль бизәлешкә, биюләргә - музыка җитәкчесе, ярыш-бәйгеләргә физкультура укытучысы җаваплы итеп билгеләнә.


“Нәүрүз”, “Карга боткасы”, Г.Тукай кичәсе, Сабан туе бәйрәмнәрен уздырып, без балаларда милли традицияләргә мәхәббәт тәрбиялибез дип уйлыйбыз. Шулай итеп, үз телендә сөйләшү, аралашу балалар өчен татар теле кабинеты белән чикләнми, бу эш төркемнәрдә, һәр белгечнең эшендә, режим вакытларында, урамда, гаиләдә дәвам итә. Без әле эшнең башында гына. Рус телле балаларны татарча, татар балаларын ана телендә сөйләшергә өйрәтү зур тырышлык таләп итә. Киләчәктә без аның уңай нәтиҗәсен күрербез дип уйлыйбыз.


Лилия БОРҺАНОВА,
Казандагы 72 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле укытучы-логопеды
Алсу ХИСМӘТУЛЛИНА,
Казандагы 72 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ