Логотип Магариф уку
Цитата:

Ил башлыгы авыл мәктәпләрен саклап калу яклы

Авыл мәктәпләре оптимизациясе  мәгариф өлкәсендәге иң зур проблемаларының берсе. Ул Алтай краен да урап үтмәде. Аның халкы аз комплектлы мәктәпкә ябылу куркынычы янау проблемасын уңай хәл итүне сорап...

Авыл мәктәпләре оптимизациясе  мәгариф өлкәсендәге иң зур проблемаларының берсе. Ул Алтай краен да урап үтмәде. Аның халкы аз комплектлы мәктәпкә ябылу куркынычы янау проблемасын уңай хәл итүне сорап президентка мөрәҗәгать итте. «Владимир Путин белән туры элемтә»гә әлеге крайның Иске Суртайка авылында укучы балаларның ата-аналары шылтыратткан иде. Ил башлыгы җирле җитәкчелеккә ситуаөиягә ачыклык кертергә боерык бирде.


«Мәгариф» журналы Иске Суртайка мәктәбенә шылтыратты. Сөйләшү барышында мәктәп директоры Ирина Вольных: «Шәһәр администрациясе һәм база мәктәбе директоры безнең филиалны ябуны минималь хезмәт хакының күләме артуга бәйле, уку йортының педагогларга түләү мөмкинлеге булмау һәм кадрлар җитмәү белән аңлата. Әмма, бәхеткә каршы, Владимир Путинга мөрәҗәгать итүдән соң, бу проблема авыл мәктәбе һәм халкы файдасына хәл ителде, мәктәп ябылмый», – дип белдерде.


Хәзерге вакытта Алтай мәктәбендә край губернаторы урынбасары Надежда Капура эшли. Ул биредә тикшерү алып бара, хезмәткәрләр, ата-аналар белән сөйләшә. Безнең редакция Иске Суртайкада мәктәп сакланып калыр дип өметләнә.


Аз комплектлы мәктәпләр проблемасы Татарстанда да кискен тора. Мисал өчен, 8-10 ел элек республикада 200 дән артык мәктәп ябылган. 2015 елдан авыл мәктәпләрен ябу кими башлаган, бу Рөстәм Миңнехановның  башлангыч мәктәпләрне саклап калуга кагылышлы боерыгы белән бәйле.


Сезнең авылларда мәктәпләр бармы? Алар ничек эшләп килә? Бу турыда безгә языгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ