Логотип Магариф уку
Цитата:

Илдар Гыйльметдинов: «Татар байлары хосусый мәктәпләр ачсын!»

Мәгариф һәм фән министрлыгына кызыклы тәкъдим белән чыктылар. Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов милли мәгарифне үс...

Мәгариф һәм фән министрлыгына кызыклы тәкъдим белән чыктылар. Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов милли мәгарифне үстерүнең бер ысулы буларак хосусый мәктәпләр ачуны атады. 


«Безнең байларыбыз мәгариф язмышында катнашырга тиеш. Борынгы заманда алар мәктәпләр ачканнар. Гадәттә, татар байлары Казанга җыелып, оешмалар ачуы белән мактанырга гына тора. Безгә бу кирәк түгел. Халыкка икенчесе мөһим: син байлыгыңнан файдаланып нәрсә эшләдең, нинди мәктәп ачтың? Нигә әле хосусый мәктәпләр ачмаска? Безнең дусларыбыз мондый мәктәпләрне сафка бастырды инде. Хәзер ата-аналар балаларын шунда укытырга чират тора. Без шуны булдыра алмыйбыз мени?», - дип мөрәҗәгать итте Илдар Ирек улы.



Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе фикеренчә, бу башлангыч өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Дәүләт матди ярдәм күрсәтә, хезмәт хакын түли, әсбаблар белән  дә тәэмин итәргә әзер.


Белешмә өчен: Хосусый мәктәпләр булдыруның иң зур мисалы —Мәскәү. Биредә 190 нан артык мондый белем бирү учагы эшли. Алар саны елдан-ел арта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу тәкъдим яңа түгел инде, вакыт-вакыт яңартып кына торалар... Автор: Наилә

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ