Логотип Магариф уку
Цитата:

Илдар Гыйльметдинов: «Татар теле» предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш

«Татар теле» предметы балалар өчен катлаулы булмыйча, бик мавыктыргыч булырга тиеш. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар...

«Татар теле» предметы балалар өчен катлаулы булмыйча, бик мавыктыргыч булырга тиеш. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.


«Бәлки дәрес баланы уен киңлегенә җәлеп итәр өчен, ниндидер уен формасында булырга тиештер. Шуңа күрә бүген Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы телгә нәкъ менә шундый карашта торучы яңа методикалар, дәреслек һәм пособиелар эшли. Мәсәлән, икенче сыйныф өчен грамматика өйрәнү катлаулы булырга мөмкин, кызганычка каршы, бу кайчакта балалар һәм ата-аналарның тел өйрәнүдән күңелен генә кайтара. Әгәр без шушындый карашны калдырсак, әлбәттә, кыенлыклар булачак. Ләкин без аны мавыктыргыч һәм өйрәнергә җиңел итсәк, бу дөрес булачак», - дип белдерде депутат.


Интервью с депутатом Государственной думы РФ Ильдаром Гильмутдиновым


Моңа өстәп, депутат милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәклеген җиткерде. Мәсәлән, аларга вузларга кергәндә өстәмә баллар бирергә мөмкин, ди ул.


«Безнең республикаларның дәүләт телләре булган милли телләрне өйрәнүгә кызыксындыру чарасы булдыру турында тагын да берничә тәкъдимебез бар. Алда эшлисе эш күп, ләкин, шуңа да карамастан, бездә бу закон нинди булырга тиешлеген аңлау бар. Аны июльдә кабул итеп, алга таба стандартлар буенча РФ Мәгърифәт министрлыгыннан, шул исәптән Татарстан Мәгариф министрлыгыннан коллегалар белән берлектә телне популярлаштыру һәм аны өйрәнү алымнарын үзгәртү юнәлешендә эш көтә», - дип җиткерде депутат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ