Логотип Магариф уку
Цитата:

“Илдар китабын үзе шул чор кешеләре арасында яшәгәндәй язган”

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә Илдар Кыямовның “Кара Чишмә карьясе” китабын тәкъдим итү кичәсе булып үтте. Илдар татар дөньясында мәгълүм шәхес. Күпләр аны “Татарстан - Яңа Гасыр” каналы дикторы, журна...


“Казан” милли-мәдәни үзәгендә Илдар Кыямовның “Кара Чишмә карьясе” китабын тәкъдим итү кичәсе булып үтте. Илдар татар дөньясында мәгълүм шәхес. Күпләр аны “Татарстан - Яңа Гасыр” каналы дикторы, журналист буларак белә. Гомумән, сәләтләре күп аның: нәфис сүз остасы, алып баручы, җырчы да ул. Бу һөнәрләренә өстәп, тарихчы да!


Кичәдә Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, танылган тарихчыларыбыз Индус Таһиров, Искәндәр Гыйләҗев, Фәйзелхак Ислаев, КФУның журналистика факультеты деканы Васил Гарифуллин, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һ.б. чыгыш ясады. Артистлар китаптан күңелнең иң нечкә кылларына кагылырдай өзекләр укыды. Җыр-моңга да урын мулдан бирелгән иде тантанада.


“Кара Чишмә карьясе” - Илдарның туган төбәге Чирмешән районы Кара Чишмә авылы тарихы. 720 битле әлеге китап, тарихчыларыбыз бәяләгәнчә, “һәр сүзе дәлилләнгән хезмәт”. Документаль, фәнни, публицистика, нәфис-әдәби... Китапның эчтәлегенә бәйле әйтелгән фикерләр болар. Шуңа ул галимнәрне, тарихчыларны гына түгел, гади укучыларны да үзенә җәлеп итәрлек . Тагын бер мөһим бәяләмә: төбәк тарихын язучы һөвәскәрләргә үрнәк, өлге булырдай хезмәт. Мондый калын, һәркемне үзенә җәлеп итәрдәй китапның “дөньяга килү” тарихы 15 ел икән. Автор аны Казанның өч архивы һәм Китап палатасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан һәм Оренбург архивларындагы документларны өйрәнеп язган.


Кичәдә “Илдар китабын үзе шул чор кешеләре арасында яшәгәндәй язган” дигән фикер дә яңгырады. Каләм иясе өчен – иң зур бәяләрнең берсе бу.


Әлеге китап Илдар Кыямовның тарихчы буларак беренче хезмәте, дәвамлы булсын иде дигән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ