Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң арзан хаҗ юлламалары Россиядә икән

Хаҗ кылырга ниятләүче татарстанлыларның беренче төркеме иртәгә – 12 август көнне сәфәргә кузгала. «ДУМ РТ хаҗ» җитәкчесе Ранис Вахитов әйтүенчә, быел хаҗ кылырга теләк белдерүчеләр күп булган. Республ...

Хаҗ кылырга ниятләүче татарстанлыларның беренче төркеме иртәгә – 12 август көнне сәфәргә кузгала. «ДУМ РТ хаҗ» җитәкчесе Ранис Вахитов әйтүенчә, быел хаҗ кылырга теләк белдерүчеләр күп булган. Республикабызга 1200 урын бирелгән, ә изге Мәккә шәһәренә 1700 кеше барачак. Ягъни өстәмә 500 квота сорап алганнар. Гомумән, Россия буенча да хаҗ кылырга баручылар күбәйгән.


«Узган ел 16.000 урын бирелгән иде. Быел 20 мең 500 урын бирелгән булса, баручылар – 23 мең 500. Өстәмә квота алдык. Иң арзан хаҗ Россиядә. 2100 – 2200 доллардан башлана бәясе», - диде РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов Татаринформ мәгълүмат агентлыгы оештырган Казан – Мәскәү – Симферополь видеокүпере вакытында. Кырымнан узган елларда хаҗга баручылар 100-200 тирәсе булса, быел - 3000нән артык мөселман.


Дин әһелләренең тагын бер фикерен әйтеп үтәсе килә. Хаҗга хәләл көчең белән тапкан акчага гына барырга кирәк. Ислам динендәге биш багананың берсе булган әлеге олуг гыйбадәтне бурычка алынган акча хисабына кылырга ярамый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ