Иң демократик бәйге

_MG_5858«Авыл укытучысы – 2014» бәйгесендә Кукмарадан тарих укытучысы Рәмзия Бәшәрова җиңде

«Авыл укытучысы – 2014» бәйгесенең III этабы Мәгарифне үстерү институты бинасында узды. Кемнең кем артыннан чыгыш ясаячагы җирәбә тарту тәртибендә билгеләнде. Һәр өч чыгыштан соң укытучыларның эшенә бәя биреп барылачагы игълан ителде. Жюриның гомум баллы жюри әгъзалары санына бүленеп, уртача балл чыгарылды. Ахырда уртача баллар чагыштырылып, беренче өч урын иясе ачыкланды.

Беренче урын алучыга килсәк, Кукмара районы Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмзия Ваккас кызы Бәшәрованың яңа технологияләр кулланып үткәргән мас­тер-классы каршылыкларга бәйле булган конфликт темасын ачыклауга, аның сәбәпләрен өйрәнүгә, чишелеш юлла­рын билгеләү мәсьәләләренә багышланды. Аның чыгышы бер тында каралды, дисәк тә ялгыш булмас. Икенче урын алган Алексеевск районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җамалиева Илсөяр Хәниф кызы һәм өченче урынга ия булган Азнакай районы Актүбә бистәсенең 3нче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучы Шакиртянова Лилия Наил кызы да азга гына калыштылар.

Илфар Габдрахманов,

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбе директоры, жюри рәисе:

– Дөресен генә әйткәндә, ачыктан-ачык, иң демократик төстә үткән бәйге булды бу. Аны авыл укытучыларына игътибарлы булу, аларны бер бас­кычка күтәрү дип тә карарга мөмкин. Бәйгедә биш йөзгә якын укытучы катнаш­ты. Шуларның унысы соңгы турга чыкты. Аларның эшен бер-берсен белмәгән һәм бер-берсенә бәйле булмаган жюри әгъзалары бәяләде. Бәйге барышын интернет челтәре аркылы караучылар да булгандыр. Алар да шаһит. Авыл мәктәбе укытучысы, директоры буларак, ун баллы система буенча мас­тер-класс күрсәтүче укытучылар эшен үз алларында бәяләп бару алымы (КВНдагы кебек) үземә дә ошады. Әле болай итеп эшләгәннәрен күргәнем юк иде. Дөрес, тәнкыйть фикерләре дә булмый калмас. Бәйге – бәйге инде ул.

Лилия Салихова,

Мәгарифне үстерү институты проректоры, жюри әгъзасы:

– Укытучыларның күбесе мас­тер-классның үзенчәлекләрен аңлап-төшенеп бетермиләр. Билгеле бер вакыт кысаларында бөтен талант-сәләтеңне күрсәтәсе урынга, бәйгедә катнашасы мөгаллимнәр, үзләренең эш тәҗ­рибәләре, нинди дәреслек-программа белән эшләүләре турында өстәмә мәгълүмат биреп китәргә тырышалар. Аннары вакытка сыеша алмыйлар. Әлеге бәйгедә мастер-классның кайбер элементлары чагылды, әмма тулысынча түгел. Безнең институтта «һөнәри бәйгегә әзерләү» дигән махсус бүлек ачылды. Киләчәктә курсларга килгән, бәйгеләрдә катнашырга теләк белдергән укытучылар белән без мастер-класска әзерләнү һәм аны үткәрү алымнарына тулырак тукталырбыз.

Илдар Миргалимов,

«Мәгариф» журналының  баш мөхәррире:

– Жюри эшендә Мәгарифне үстерү институтының өч хезмәткәре, мин һәм Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылы мәктәбе директоры Илфар Габдрахманов катнашты. Илфар әфәнде, бүгенге заман авыл мәктәбенең җитәкчесе буларак, «саф баш» ролен үтәде. Читтән килгән, бәйсез һәм шул ук вакытта нәкъ менә авыл укытучыларының эшчәнлеген якыннан белгәнгә күрә, жюри рәисе итеп сайладык без аны.

Конкурсантларның чыгышлары 4 төп критерий буенча бәяләнде. Без аларны алдан ук сайт аша игълан иткән идек. Болар: эчтәлекнең тирәнлеге һәм оригинальлеге, социаль әһәмияте, укытучының киң аудитория белән эш итү осталыгы, авыл мәгарифе үзенчәлекләрен исәпкә алу. Жюри белән беренче һәм соңгы критерийлар буенча максималь 3 балл куярга, калган икесен 2шәр балл белән бәяләргә килештек. Ягъни конкурсант иң күбе 10 балл алырга мөмкин иде. Бәяләүдә бер бәхәс килеп чыкты. Ул бер чыгышны биш түгел, ә дүрт жюри әгъзасының каравына бәйле булды. Ләкин әлеге очракта дүрт кенә билге исәпкә алынды, аларның суммасы дүрткә бүленеп, уртача нәтиҗә беркетмәгә кертелде.

Укытучылар үз чыгышларында бөтен осталыкларын күрсәтергә тырышса да, мастер-классның таләпләре һәм үзенчәлекләре бөтенесендә дә исәпкә алынмады, минемчә. Кайберләренә аудитория белән эшләү җитенкерәмәде, кемдер артык тар тема алып эшләде, кайсыбер чыгышта «авыл укучысы», «безнең мәктәп» дигән сүзләр бөтенләй яңгырамады. Соңгысы шәхсән үзем өчен бик мөһим, чөнки, конкурсны оештырган журнал җитәкчесе буларак, мин нәкъ менә акыллы, зыялы, авыл җанлы укытучының җиңеп чыгуын теләгән идем. Рәмзия Бәшәрова исә ул көнне лаек­лылар арасында, чыннан да, беренче булды, жюриның бу мәсьәләдә фикере уртак.

Рәмзия Бәшәрова,

бәйге җиңүчесе:

– Моңа кадәр «Авыл укытучысы» дигән конкурсның булганы юк иде. «Мәгариф» журналы әлеге бәйгене бик вакытлы башлап җибәрде. Шуны гына көткән кебек, укытучылар аны дәррәү күтәреп алдылар, югыйсә уттай кызу эш өстендә (БДИ, авылдагы бетмәс-төкәнмәс язгы мәшәкатьләр) конкурска 500 гә якын эш килмәс иде. Әле меңләгән хезмәттәшләрнең язылмаган эсселары күңелләрендә калгандыр, дип уйлый мин. Бәйге киң җәмәгатьчелекне шулай күтәрә алган икән, димәк, авыл мәктәбендә (шул вакытта авылның үзендә дә) проблемалар бар. Әлеге проблемалар авыл укытучы берләштерергә тиеш…

Мидхәт Садыйков әзерләде.   

Бүләкләү тантанасыннан фоторепортаж:

_MG_5835       _MG_5837_MG_5839_MG_5840  _MG_5841_MG_5845

_MG_5850_MG_5857

_MG_5860Дмитрий Бунтуков фотолары

Добавить комментарий