Логотип Магариф уку
Цитата:

Инде өйдә дә татарча сөйләшмикме?

Бу уку елында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләр рейтингы таблицасын игълан иткән иде. Анда Бөгелмә, Чаллы, Казан уку йортлары алдынгы рәтләрне яулады. Бу аңлашыла да. Күп балл туплауның...

Бу уку елында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләр рейтингы таблицасын игълан иткән иде. Анда Бөгелмә, Чаллы, Казан уку йортлары алдынгы рәтләрне яулады. Бу аңлашыла да. Күп балл туплауның критерийлары төрле: монда гомумбелем, БДИ күрсәткечләре дә, Олимпиадада катнашучылар саны да, башка юнәлешләр дә исәпкә алына. Димәк, зур мәктәпләрнең рейтингта югарырак урынга ирешү мөмкинлекләре дә зуррак. Әлбәттә, теге яки бу уңышларда җитәкчелекнең, укытучылар коллективының тырышлыгын да сызып атарга ярамый.
DSC_0642...
Инде менә 21 июньдә Татарстан районнарының мәгариф бүлекләре җитәкчеләре белемнәрен күтәрү курсларында рейтингта түбән баскычларда торган уку йортларын ничек итеп алдынгылар янәшәсенә бастыру хакында сүз алып бардылар. Семинар рәвешен алган дәресләр бик җанлы һәм бәхәсле узды. Аларда ТРның фән һәм мәгариф министры Э.Н.Фәттахов үзе дә катнашты.
Сөйләшү вакытында, теге яки бу мәктәп алдынгылар рәтенә бассын өчен, бик күп мәсьәләләрнең хәл ителергә тиешлеге әйтелде, әмма һәрберсенә карата тыңлаучыларда да, сөйләүчеләрдә дә фикерләр төрлелеге күзәтелде. Дәресләрдә кунаклар сыйфатында «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Р.Зәйдулла һәм редакциянең башка әгъзалары да катнашкан иде. Аларны аеруча, рус теленнән балларны арттыру өчен, гаиләдә русча сөйләшү кирәклегенә басым ясау аптырашта калдырды. Бердән, без бит шушыңа аваздаш, сорауны татар телен өйрәнүгә бәйле рәвештә, рус мәктәпләре җитәкчеләренә дә бирә алабыз, ягъни дә мәсьәлән, укучыларыгыз татарчаны белмиләр я начар беләләр, шуның өчен руслар өйләрендә татарча сөйләшергә тиеш, дип белдерергә мөмкинбез. Көлке, әлбәттә. Икенчедән, рус теленнән югары БДИ билгеләрен тулаем ана телендә укучы балалар да ала бит. Әйтик, безнең буында танылган язучыларының балалары, нигездә, татар гимназияләрендә укыды, әмма нишләптер барлык фәннәрдән дә имтиханнарны уңышлы тапшырды. Югыйсә өйдә дә тик ана телендә генә сөйләшәбез инде.
Үз ана телендә аралашкан кешенең башка телләр грамматикасын фәннирәк, ныграк үзләштергәнлеге болай да билгеле, бәхәс уятырлык түгел бит. Ул русча акцентлы сөйләшергә дә мөмкин, әмма аның теоретик базасы төплерәк булачак, шунлыктан язма эшләрне югарырак балларга тапшырачак. Күпме урыс «не» «приставка»сы белән кире кагучы кисәкчәне дә аера алмый, безгә исә ул гап-гади бер кагыйдә тоела. Әйдә, инглиз, кытай телләрен укучыларга да шундый таләпләр куйыйк, ана телләрен бөтенләй онытсыннар. Билгеле ки, гаиләдә һәр көнне төрле телдә аралашсалар, бик яхшы һәм демократик буласы. Моның өчен әлеге дә баягы 5-6 телне белгән яңа заман ата-аналары кирәк. Шулай булгач, сабыйларыбызга, булма надан, ту яңадан мәгърифәтле анадан, дип кенә әйтергә кала.
DSC_0613...
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ