Логотип Магариф уку
Цитата:

Интернет сайтлар да БДИга әзерләнә

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт  интернетның эзләү системалары һәм социаль челтәрләр белән Хезмәттәшлек турында меморандумны имзалады.Әлеге килешү белән интернетта чыгар...

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт  интернетның эзләү системалары һәм социаль челтәрләр белән Хезмәттәшлек турында меморандумны имзалады.


Әлеге килешү белән интернетта чыгарылыш сыйныф укучылары исәбенә кесә калынайтып калырга теләгән сайтларга һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәргә каршы көрәш игълан ителә. Меморандумның максаты – ышанычлы мәгълүмат чыганакларын дөрес булмаганыннан катгый рәвештә аерырга өйрәтү.


Меморандум текстында Интернеттагы алдарларның чыгарылыш сыйныф укучыларына бердәм дәүләт имтиханына тынычлап әзерләнергә комачаулавы, БДИны “җиңел һәм ышанычлы юл” белән тапшыру мөмкинлеге турында фикер тудыруы һәм БДИ тапшыру процедурасына карата ышанычны бетерүе  хакында  ачыктан-ачык әйтелгән.


Килешү кысаларында, бер төркем чараларны тормышка ашыру белән беррәттән,  бердәм имтиханга  әзерләнү буенча рәсми сайтларны, контроль бәяләү материаллары тупланган ачык банкны, башка ышанычлы мәгълүмат чыганакларын популярлаштыру буенча эш алып бару көтелә.


  Рособрнадзор.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ