Логотип Магариф уку
Цитата:

Интернетта “Әлбәттә” дип исемләнгән яңа мәгариф проекты барлыкка килде

Интернетта яңа “Әлбәттә” дип исемләнгән мәгариф проекты барлыкка килде. “Әлбәттә” — татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект, дип аңлатыла әлеге сайтта...


Интернетта яңа “Әлбәттә” дип исемләнгән мәгариф проекты барлыкка килде. “Әлбәттә” — татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект, дип аңлатыла әлеге сайтта.


Аның кысаларында хәзерге көн күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате һәм фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләре тәкъдим ителә.


Хәзергә сайтта тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның “Татар халкы каян килеп чыккан?” темасына лекция тыңларга мөмкин. Анда татар халкының килеп чыгышы турында нинди теорияләр булуы, аларның көчле һәм йомшак яклары хакында сүз бара.


Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина “Тукай модернистмы?” дигән сорауга җавап бирә. Галимә татар әдәбиятында модернизм юнәлеше, аның килеп чыгу һәм үсеш этаплары, үзенчәлекләре, иң күренекле тарафдарлары хакында фикер уртаклаша.


Шулай ук сайтта филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗановның “Зәңгәр шәл”нең сере нидә?” лекциясе урын алган. Галим спектакль ни өчен популяр, үз вакытындагы һәм хәзер аның акутальлеге нәрсәдә булуы турында сөйли, идеясе һәм сюжет үзенчәлекләрен барлый.


Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин лекциясе “Курай татарныкымы?” дип атала һәм анда татар халык музыка уен коралларының килеп чыгышы, татарлар тормышындагы урыны хакында сүз бара.


Филология фәннәре кандидаты Зоя Кириллова “Татар теле: озын сүзнең кыскасы” дип исемләнгән лекциясе - татар теленең дөнья телләре арасындагы урыны һәм төп үзенчәлекләре турында.


Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова исә Сабан туе бәйрәменең килеп чыгышы, аның борынгы мәгънәсе һәм эчтәлеге, хәзерге вакытта югалган йолалары хакында сөйли.


“Сезгә дә, нәкъ безгә кебек үк, яңа белем тансык дип ышанабыз. “Әлбәттә”нең нияте — татар телендәге фәннәргә кызыксыну уяту һәм тирән хөрмәт тәрбияләү”, - диелгән сайтның “Проект турында” бүлегендә.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ