Логотип Магариф уку
Цитата:

Инвалид балаларга игътибар артачак

Бүген Дәүләт Советы депутатлары мөмкинлекләре чикләнгән балаларның социаль мохиткә җайлашу проблемасы хакында фикер алышты. «Түгәрәк өстәл» форматында үткәрелгән бу сөйләшүдә ТР министрлыклары, ведомс...

Бүген Дәүләт Советы депутатлары мөмкинлекләре чикләнгән балаларның социаль мохиткә җайлашу проблемасы хакында фикер алышты. «Түгәрәк өстәл» форматында үткәрелгән бу сөйләшүдә ТР министрлыклары, ведомстволары, Мөмкинлекләре чикләнгән үсмерләр һәм балалар өчен тернәкләндерү үзәкләренең җитәкчеләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Бу мәсьәлә депутатларның «Мәрхәмәт – Милосердие» төркеме һәм  «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән күтәрелде.


Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, депутатларның «Мәрхәмәт – Милосердие» төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова әйтүенчә, республикабызда 15меңнән артык инвалид бала яши. Алар өчен тернәкләндерү үзәкләре булдырыла, гаиләләренә медицина, социаль, психологик ярдәм күрсәтелә. Шуңа карамастан, кичекмәстән хәл итүне таләп иткән проблемалар да бар икән.


«Күп мәктәпләр, балалар бакчалары, көллиятләр, вузлар инвалид балаларны кабул итә алмый, чөнки аларда белгечләр дә, җиһазлар да я җитми, я бөтенләй юк», - диде Т. Ларионова.


ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов белдерүенчә, Федераль закон инклюзив белем ситемасын булдыруны таләп итеп куя. Бүгенге көндә республикада өч белем оешмасында (икесе Казанда, берсе Яшел Үзәндә) мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен шартлар булдырылган. Аларда 173 бала белем ала. Шулай ук 309 оешма инвалид балаларны укыту өчен җайлаштырылган. «Республикада белем алмаган инвалид балалар юк», - диде И. Мөхәммәтов. Әмма сүз өйдә укыту хакында бара. Чөнки инвалид балаларның күпчелеге өйдә укый. Аларга балалар коллективында уку мөмкинлекләренең чикле булуы борчый Дәүләт Советы депутатларын. Т.Ларионова әйткәнчә, инвалид балалар арасында укуның традицион формасына күчүчеләр саны артмый. «Балалар коллективында укымагач социальләшү процессы да бик катлаулы бара», - диде ул.


«Түгәрәк өстәл»дә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социаль мохиткә җайлаштыру проблемалары гына күтәрелеп калмады. Аларны хәл итү буенча эшлекле тәкъдимнәр дә булды. Сөйләшү  «Түгәрәк өстәл»дә катнашучыларның министрлыкларга, ведомостволарга, иҗтимагый оешмаларга мөмкинлекләре чикләнгән балаларны интегральләштерү эшен киңәйтү буенча тәкъдимнәр кертелгән резолюция кабул итүе белән тәмамланды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ