Логотип Магариф уку
Цитата:

Ирек Шәрипов: “Казан вузларында 10 меңгә якын чит ил студенты белем ала”

Әгәр Казанга чит илләрдән меңләгән яшьләр укырга килә икән, димәк, без имин, тормыш итәр өчен уңайлы төбәк. Бу хакта һәм гомумән, республикабызда миграция хәле, төрле милләт вәкилләренә үзара килешеп...

Әгәр Казанга чит илләрдән меңләгән яшьләр укырга килә икән, димәк, без имин, тормыш итәр өчен уңайлы төбәк. Бу хакта һәм гомумән, республикабызда миграция хәле, төрле милләт вәкилләренә үзара килешеп яшәү өчен булдырылган мөмкинлекләр, шартлар турында Футбол буенча дөнья чемпионатының матбугат үзәгендә үткәрелгән очрашуда ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сөйләде.
“Дүрт ел элек башкалабыз мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен “Дуслык һәм татулык” дәресләре үткәрә башлаган идек. Һәр баланың гаиләсе бар. Ул гаилә уртача дүрт кешедән тора дип исәпләсәк, күпме казанлыга мәгълүматыбыз ирешә. Тагын 7-8 елдан Казанда Халыклар дуслыгы йортына килеп әлеге дәресләрдә катнашмаган бер гаиләдә калмас дип уйлыйбыз” , - диде Ирек Илдусович.
Әлеге дәресләргә килгән укучылар өчен Халыклар дуслыгы йортының катлары арасында экскурсия үткәрәләр. Татарстанда яшәүче халыклар, ТР халыклары ассамблеясенең тарихы, якшәмбе мәктәпләре хакында сөйлиләр. Балалар шулай ук тематик кыскаметражлы фильм да карый. Соңыннан фикер алышу да оештырыла. Үтемле итеп уздырылган бу дәресләрнең максаты: балалар күңеленә “Һәр кешене ярата алмассыз, һәркем белән дус та була алмассыз, әмма һәркем белән үзара килешеп-аңлашып яшәп аласыз!” дигән фикерне салу, ныгыту.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ