Логотип Магариф уку
Цитата:

Ирешелгәннәрне югалтырга хакыбыз юк!

Директор мөнбәреРөстәм СӘЙФЕТДИНОВ,Яшел Үзәндәге 16 нчы мәктәп директоры Яшел Үзәннең аулак бер почмагындагы балалар бакчасы бинасында 1996 елда ачылган милли белем бирә торган, аерым предметлар тирән...

Директор мөнбәре


Рөстәм СӘЙФЕТДИНОВ,


Яшел Үзәндәге 16 нчы мәктәп директоры 


Яшел Үзәннең аулак бер почмагындагы балалар бакчасы бинасында 1996 елда ачылган милли белем бирә торган, аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган безнең 16 нчы урта мәктәп – шәһәребездәге иң яшь, иң кечкенә мәктәпләрнең берсе. Янәшәбездәге мәһабәт мәктәпләр каршында ул кечкенә күренә, ә милли белем учагын сүндермичә саклап килүче мәктәпләр янында ул зурлардан санала. Мәктәбебездәге 12 класс-комплектта 222 бала белем ала. Бездә үз эшенә бирелгән укытучылар коллективы эшли. 20 кешедән генә торсак та, бездә алты – өстенлекле илкүләм «Мәгариф» проекты, ике «Безнең иң яхшы укытучы» бәйгесе җиңүчеләре бар. Соңгы ике елда безнең коллективка яңа гына укыта башлаучы өч укытучы кушылды. Иң мөһиме: берсе – безнең мәктәпне тәмамлаучы укытучы.


Бүгенге глобализация чорында (рус теленең дә абруе төшә барган бер заманда) мәктәп алдындагы төп максат ул – сакланып калу, якын-тирәдәге зур, абруйлы мәктәпләр белән базар шартларында ирекле көндәшлектә яшәүне тәэмин итү. Моны буш урында, коры сүзләр белән генә эшләп булмауны без бик яхшы аңлыйбыз. Шуны истә тоткан хәлдә, мәктәбебез коллективы түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне үтәүне үзенә максат итеп куя:


• укыту стандартларын яңарту;


• укучыларның сәламәтлеген саклау, «Сәламәтлекне саклаучы алтын дәрәҗәсендәге мәктәп» буларак, «Хәвефсез мәктәп», «Хәвефсез юл» проектларын гамәлгә ашыру;


• профильле укытуны камилләштерү («Укучыларның һөнәри үзбилгеләнүе» проекты);


• алдынгы педагогик технологияләрне куллану (шәхси-ориентлаштырылган укыту системасы, А.Яхин методологиясе (мәктәбебез районыбызда А.Яхинның үстерелешле методологиясе буенча татар әдәбиятын системалы укыту үзәге санала), фәнни-эзләнү күнекмәләрен үстерү, «Дебатлар» технологиясе, гуманлы педагогика, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, сәламәтлекне саклау технологияләре, проблемалы укыту, проектлау технологияләре һ.б.);


• сәләтле балаларны үстерү системасын камилләштерү («Сәләтле бала» проекты);


• укыту-тәрбия процессында катнашучыларның социаль компетентлыгын үстерү («Иҗтимагый актив мәктәп» проекты);


• укытучылык хезмәтенең потенциалын үстерү («Яшь белгеч», «Уңышлы укытучы» проектлары).


Укыту-тәрбия эшен без, нигездә, бер-берләрен тулыландыручы дүрт юнәлештә алып барабыз. Болар: укыту һәм тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану, гуманлы педагогикага йөз тоту, иҗтимагый актив мәктәп шартларында яшәү, җирле материаллар кулланып укыту.


Төбәгебездән байтак кына атаклы шәхесләр чыккан. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең нәсел тамырлары да безнең якларга барып тоташа. Аның алтынчы буын бабасы Юлдаш бине Шырдан авылында туып үскән була. Мәшһүр галимнең күпкырлы иҗат мирасын пропагандалау, укучыларны аның тәрбия, тарих, дин өлкәсенә кагылышлы хезмәтләре белән киңрәк таныштыру һәм укыту-тәрбия процессында куллану йөзеннән, мәктәбебездә «Р.Фәхретдин атналыклары» үткәрелә килә. Атналык барышында иҗади сочинениеләр бәйгеләре, әти-әнилар конференцияләре, сыйныф сәгатьләре, фәнни-гамәли конференцияләр, әдәби-музыкаль кичәләр, тәрбия сәгатьләре, китап укучылар конференцияләре үткәрелә.


Быелгы уку елында да «Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану – мәктәпнең заманча белем бирү тирәлегендә укыту-тәрбия процессын гуманлаштыру нигезе» дигән темага республика семинары булып узды. Мәктәпнең гомуми методик темасы да әлеге семинар темасы белән тыгыз үрелгән. Гадәттәгечә, семинар Ризаэддин Фәхреддин көннәре кысаларында үткәрелде. Бу атналыкта укучылар арасында Риза Фәхреддиннең үгет-нәсихәтләре буенча сочинениеләр бәйгесе, аерым укучылар һәм сыйныфлар арасында стена газеталары һәм рәсемнәр бәйгесе, Риза Фәхреддин иҗатына һәм эшчәнлегенә багышланган сыйныф һәм тәрбия сәгатьләре, укучылар арасында дога укучылар бәйгеләре үткәрелде. Семинарның темасын колачлаган «Ризаэддин Фәхреддин – безнең рухи кыйблабыз» дип аталган тирән эчтәлекле итеп төзелгән әдәби-музыкаль кичәдә балалар Р. Фәхреддинне, күпкырлы шәхес буларак, бар ихласлары белән ачтылар.


Укытучыларыбыз укыту-тәрбия процессын гуманлаштыру һәм Риза Фәхреддинннең әдәби, педагогик, гыйльми, дини мирасын колачлаган, үтемлелеге ягыннан тиңнәре булмаган үгет-нәсихәтләренә нигезләнгән ачык дәресләр һәм тәрбия чаралары күрсәттеләр. Татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән тыш, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, география һәм музыка дәресләре дә семинар темасына багышланган иде.


Мәктәбебез гуманлы педагогика юнәлешендә эшли. Гуманлы педагогиканың рухи-фәлсәфи нигезләрен без Ш.Амонашвили, Р.Фәхреддин, И.Ильин һ.б. хезмәтләренннән табабыз. Узган уку елында мәктәбебездә гуманлы педагогика лабораториясе булдырылып, кешелекле педагогикага нигезләнгән I республика семинары үткәрелде. Укытучыларыбыз 2014 елда Казанда III Татарстан, Мәскәүдә I Россия, Грузия башкаласы Тблисидә XIII Бөтендөнья педагогик укуларында актив катнашты. Безнең тарафтан «Гуманлы педагогика манифесты» татар теленә тәрҗемә ителеп, Гуманлы педагогика сайтына урнаштырылды. Быелгы уку елында XIV Бөтендөнья педагогик укулары Чечен Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә үткәрелеп, аннан да без үзебезгә бик күп яңалыклар алып кайттык. Гуманлы педагогикага нигез салучы, бүгенге көндә Грузиядә яшәүче Бөтендөнья гуманлы педагогика үзәгенең мактаулы президенты Ш.Амонашвили, олы яшьтә булуына карамастан, егетләрчә җилкенеп, педагогикага елдан-ел яңадан-яңа идеяләр алып килә. Грозный шәһәрендә ул тәкъдир иткән «Учитель, укажи путь красоты духа» дигән җыр барлык укытучылар өчен өстәл китабы булырлык. ЧР парламенты рәисе Д.Абдурахманов чакыруы белән безнең делегация парламентта кунакта булды. Кунакларны каршы алуда Кавказ халыкларына тиңнәр юктыр. Дукуваха Баштаевич үзе безне парламент бинасы белән таныштырды, «Түгәрәк өстәл»дә безнең белән республика проблемаларына кагылышлы җитди әңгәмә оештырды. Ул безнең республикага, татар халкына булган ихтирамын һәрдаим сиздереп торды. Барыбызга да, изге теләкләрен язып, үзенең «Кеше һәм чор: Рамзан Әхмәт улы Кадыйров»дигән китабын бүләк итте. Чечен халкы, тиңе булмаган кайгы-хәсрәтләр кичерүгә карамастан, үзенең милли горурлыгын саклап кала алган. Грозный шәһәрендә, башлыча, чеченнар яши һәм алар бер-берләре белән бары бер генә телдә – чечен телендә генә сөйләшә. Ә бөтен җирдә – урам тулы алтакталарда, белдерүләрдә русча язылган, мәктәпләрдә, югары уку йортларында белем (чечен теленнән башка) бер генә телдә – рус телендә генә бирелә. Чечен Республикасында милли белем бирү өлкәсендә безнең республикадагы кадәр мөмкинлекләр бирелсә, чечен халкы ни дәрәҗәдә үсеш алыр иде икән?


2002 елда безнең мәктәп Бөтенроссия җәмгыяви актив мәктәпләр ассоциациясенә керде. 2003 елдан «Иҗтимагый актив мәктәп» проектын гамәлгә ашырыла башладык. Әлеге проект, микрорайонның гражданлык, мәдәни, иҗтимагый үзәге буларак, мәктәпнең уртак тәрбияви мохитен булдыруга һәм укучыларда, педагогларда һәм ата-аналарда иҗтимагый актив шәхес сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлдерелгән.


Мәктәбебездә «Югары сыйныф укучылары советы» укучылар үзидарәсе органы булып тора. Бездә укучылар үзидарәсенең үз моделе булдырылды. Анда балаларның лидерлык, оештыру сәләтләре формалаша. Укучылар, ата-аналар һәм педагоглар «Ел укытучысы», «Ел укучысы», «Мәктәп президенты»н сайлауларда катнашу мөмкинлегенә ия. Мондый чаралар үз-үзеңне төрле эшчәнлектә сынап карауга этәргеч ясый, сыйныфта һәм мәктәптә укучыларның хокукый тирәлеген киңәйтә.


«Укучылар үзидарәсе моделе» Россиякүләм конкурска тәкъдим ителде һәм катнашучылар арасында «Иң яхшы проект» дигән бәягә лаек булды.


Җәмгыяви актив мәктәпнең тагын бер юнәлеше булып торучы «Үз теләгең белән төрле вазифалар башкару эшчәнлеге» балаларга иҗтимагый тормышта катнаша алу мөмкинлеге тудыра. Бу программа педагогларга үзләренең иҗади идеяләрен тормышка ашыруда, тәрбия бирү өлкәсендә ориентирлар билгеләүдә, яшьләр өчен үз алларына максат кую һәм шуңа ирешүдә мөстәкыйльлеккә өйрәтүдә булышлык итә.


Бүген безнең мәктәп җирле оешмалар өчен ресурс үзәге хезмәтен үти. Проект технологиясе кысаларында фәнни эшләр башкарыла, һәм алар «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы»нда һәм, гомумән, ел дәвамында тормышка ашырыла. Татарстан Министрлар кабинеты каршында үткәрелгән грантлар конкурсында ике проектыбыз («Школа добровольцев» һәм «Они подарили нам мир») җинүче булып танылды.


Апрель аенда мәктәбебездә Тау ягы җирлегендә яшәүче укучыларның «Тау ягы: тарихы, мәдәнияте һәм рухи мирасы» исемле I төбәкара эзләнү эшләре бәйгесе булып узды. Анда Тау ягының төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән укучыларның 60 тан артык фәнни-тикшеренү эше тыңланылды.


Укучыларның эшләрен мәртәбәле һәйәт рәисләре һәм әгъзалары (якташларыбыз – тарих фәннәре докторы Рәмзи Вәлиев, тарих фәннәре кандидаты Әскәр Гатин һ.б) бәяләде.


Сер түгел, укучыларыбызның күбесе (әти-әниләре кебек) туган төбәк, үз нәселләре тарихын бик йомшак белә. Ә бит кеше горурлыгы үзең яшәгән авылың, шәһәрең, нәселең тарихыннан башлана.


 Әйе, ватанпәрвәрлек хисе, иң элек, үзеңнең кече ватаныңны белүдән башлана. Моның хаклыгын укучылар туган авыллары тарихларын, үз якларының күренекле шәхесләрен, укытучылар династияләрен, шәҗәрәләрен төрле архив документларына нигезләнеп ачулары белән дәлилләде. Бәйге эшеннән соң «Аулак өй» тамашасын караган укучылар әби-бабаларыбызның борынгы яшәешенә тагын да якыная төште. Ерак араларны якын итеп килгән кунакларыбыз: «Менә нинди ул минем Тау ягы халкым», – дип, тирән горурлык хисе белән таралышты. Бүгенге җәмгыятькә рухи-әхлакый яктан нык, үзләренең асылын тирәнтен аңлаучы чын гражданнар кирәк. Үз гаиләсенең, төбәгенең, теленең патриоты гына Туган иле патриоты була ала.


Шәһәр мәктәпләрендә татар теле укытылышы буенча ирешелгән казанышларыбыз барыбызга да мәгълүм. Алай гына түгел, татар мәктәбендә татар теле, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы буларак, шуны әйтә алам: соңгы ике дистә елда без барлык предметларны да нигездә татар телендә укытып килдек. Боларның кадерләрен без бүген белеп бетерәбезме икән? Алар бит гаять күп көч куеп яулап алынды. Ирешкәннәребезне югалтырга безнең хаккыбыз юк. Ә менә ирешкәннәрне лаеклы рәвештә алга алып барырга көчебез бар. Телләр турындагы законыбыз гамәлдә, татар телен бик яхшы итеп өйрәтерлек, әзерлекле тулы бер укытучылар армиясе бар, менә дигән технологияләребез, методологияләребез, шуларга нигезләнгән дәреслекләребез бар. Татар телендә белем алган укучыларыбыз БДИда да, предмет олимпиадаларында да рус телендә белем бирүче мәктәпләрдәге укучылардан кимрәк баллар җыймый.


Әлбәттә, соңгы еллардагы вазгыять уку-укыту процессын өлешчә русча алып барырга мәҗбүр итә. Норматив булмаган мәктәп буларак, безгә рус телле мәктәпләрдән дә төрле сәбәпләр белән татар балалары (иң беренче чиратта әти-әниләре теләге белән) җибәрелә. Аларның күпчелеген безгә кабул итәргә туры килә. Ә менә алардан кыска гына вакыт эчендә 100 процентлы татар телле балалар «ясау» – башкарып булмастай авыр эш. Һәм шушындый балаларга без татар телен татар мәктәпләре өчен эшләнелгән дәреслекләр белән укытырга һәм татар мәктәпләре өчен әзерләнгән имтиханнар бирдерергә мәҗбүрбез.


Бүгенге көндә иң мөһиме: укучыларыбызда туган телләренә, тарихларына, мәдәниятләренә карата горурлык хисләре тәрбияләү. Ә бөтен нәрсә үз-үзеңне хөрмәт итүдән башлана. Үз-үзен хөрмәт итәргә теләмәгән кешегә гаилә дә, нәсел дә, Туган ил дә кирәкми. Мондый кешеләр турында без тарихтан яхшы беләбез.


Яшь булсак та, безнең чын традицион бәйрәмнәребез бар. Яз башында без урманга «Карга боткасы» ашарга барабыз, шулай итеп «Нәүрүз»не каршылыйбыз. «Аулак өй», «Сөмбелә» һ.б. укучыларыбыз өчен чын шатлыклы бәйрәмнәргә әйләнде. Без милли киемнәр, милли ашамлыклар күргәзмәләре, ярминкәләр үткәрәбез.


Ел саен диярлек яз аенда үзебезнең тарихи тамырларыбызны барлыйбыз: берничә турда, сыйныф, мәктәп һәм шәһәр күләмендәге «Шәҗәрәмдә – Ватаным тарихы чагылышы» дигән фәнни-гамәли конференцияләр оештырыла. Мәктәбебездә галимнәр, артистлар, җәмәгать һәм сәнагать эшлеклеләре белән очрашулар милли үзаң офыкларыбызны киңәйтә төшә. Милли шигъри бишегебез – Кырлай якларына, тарихи бишегебез булган шәһре Болгарга сәяхәтләр бездә милли горурлык хисләре тәрбияли.


Бүген безгә халык педагогикасын да, К.Насыйри, Р.Фәхреддин кебек олпат якташларыбызның укыту һәм тәрбия бирү ысулларын да укытуның яңа технологияләрен дә, интерактив чараларны да бик дөрес, урынлы куллана белергә кирәк, чөнки без, Ризаэддин Фәхреддин әйткәнчә, балаларыбызны алар яшәргә тиешле заман өчен укытырга тиешбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ