Логотип Магариф уку
Цитата:

Иртәгә финал уеннары башлана

Республикабыз башкаласы – Казанны юкка гына «Россиянең өченче – спорт башкаласы» димиләр. 2013 елда студентларның XXVII җәйге Универсиадасын, 2015 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын, узга...

Республикабыз башкаласы – Казанны юкка гына «Россиянең өченче – спорт башкаласы» димиләр. 2013 елда студентларның XXVII җәйге Универсиадасын, 2015 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын, узган ел исә футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы ярышларын үзендә дөньякүләм югарылыкта уздыра алган Казаныбыз мондый мәртәбәгә бик тә лаек. Менә тагын төгәл ике айдан башкалабыз футбол буенча дөнья чемпионаты аренасына әвереләчәк. Франция, Австралия, Иран, Испания, Польша, Колумбия, Көньяк Корея, Германия җыелма командалары катнашындагы хәлиткеч уеннар нәкъ менә «Казан-арена» стадионында үтәчәк.


Әле безнең спорт дөнъяcында йөзек кашына торырдай «Ак барс» хоккей командабыз да бар! Яраткан командабыз – дүрт тапкыр Россия чемпионы (1998, 2006, 2009, 2010), Европа чемпионнары кубогы (2007), Континенталь күбок (2008) һәм ике тапкыр Гагарин кубогы (2009, 2010) иясе. Соңгы елларда «Ак барс»ыбыз ничектер билбау тышавын бушаткандай тоела башлаган иде. Бәхетебезгә каршы, юк икән! Быел ул КХЛдагы унынчы – юбилей чемпионатында соклангыч уеннар күрсәтте: берсеннән-берсе көчлерәк көндәшләрен җиңә-җиңә Гагарин кубогының финалына кадәр килеп җитте. Иртәгә «Ак барс» хоккейчылары Іазанның «Татнефть-арена» Боз сараенда Мәскәүнең ЦСКА командасы белән финал уеннарының беренче матчын үткәрә. Икенче уен да Казанда (16 апрельдә), ә өченче-дүртенче уеннар 18, 20 апрельдә Мәскәүдә узачак. Кирәге чыга калса, бишенче, җиденче уеннар да (22, 26 апрель көннәрендә) Казанда уйналачак.


Шунысын да искәртик: «Ак барс»ның үз тарихында бу – Гагарин кубогы финалына дүртенче тапкыр чыгуы, ягъни 2009 елда (көндәше – «Локомотив»), 2010 елда ( МВД клубы), 2015 елда (СКА командасы белән) көч сынашып, алда әйткәнебезчә, ике таккыр Гагарин кубогын откан иде инде. КХЛда моңарчы финалга дүрт тапкыр чыккан команда юк иде әле. ЦСКАның исә бу – икенче финалы. Тагын бер кызыклы факт: «Ак барс» белән ЦСКАның Россия чемпионаты плей-оффында ике мәртәбә – 2007 һәм 2008 елларда – очрашканы бар, икесендә дә «Ак барс» өстен чыккан булган. Быелгы чемпионатта исә алар үзара ике тапкыр очрашты һәм һәркайсы үз бозында җиңүгә иреште. Димәк, быелгы – Гагарин кубогының финал уеннары бик тә киеренке узар төсле. Ниһаять, «Ак барс»ның өченче тапкыр Гагарин кубогын яулавын күрергә язсын иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ