Иртәгә көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал

5 июльдә Татарстанда яшен, көчле җил һәм боз фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртән һәм көндез республика районнарында һәм Казанда урыны белән яшен, 17-22 м/с (Казанда – 15-20 м/с) тизлек белән исүче җил, урыны белән боз көтелә.

Добавить комментарий