Логотип Магариф уку
Цитата:

Иртәгә Татарстан мәчетләрендә 600 кеше өчен татар теле курслары башлана

Казан, Чаллы, Яшел үзән, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башланып китә. Бушлай өч айлык курслар мәчетләр каршында узачак. Бөтен республика һәм Казан буенча курсл...

Казан, Чаллы, Яшел үзән, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башланып китә. Бушлай өч айлык курслар мәчетләр каршында узачак. Бөтен республика һәм Казан буенча курсларга 600гә якын кеше язылган. Язылу әле дәвам итә.


Дәресләр атнасына өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр узачак. Кайбер мәчетләрдә бердәм карар белән дәресләргә йөрүчеләр өчен графикка үзгәрешләр кертелгән. Курслар тәмамланганнан соң тыңлаучыларга үзләштерелгән белем күләменнән чыгып сертификатлар биреләчәк.


Курс кысаларында укыту ике юнәлештә узачак: «Татар теле» һәм «Татар тарихы һәм ислам нигезләре». Укытуны оештыру өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән бергәлектә «Татар теле: башлап өйрәнүчеләр өчен» уку-укыту әсбабы эшләнде һәм басылып чыкты.


Фото: dumrt.ru Фото: dumrt.ru

ТР Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, уку-укыту проектын тормышка ашыру өчен 25 квалификацияле белгеч җәлеп ителгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ