Логотип Магариф уку
Цитата:

Исән калу суга батучының эше генә түгел

Татарстанның аз сыйдырышлы суднолар буенча баш дәүләт инспекторы  Юрий Венедиктов журналистлар белән очрашу вакытында табигать сулыкларын иң элек матурлыктан битәр, хәвеф-хәтәр сагалаган урыннардан са...

Татарстанның аз сыйдырышлы суднолар буенча баш дәүләт инспекторы  Юрий Венедиктов журналистлар белән очрашу вакытында табигать сулыкларын иң элек матурлыктан битәр, хәвеф-хәтәр сагалаган урыннардан санарга кирәк дип билгеләп үтте.



“Чөнки без,- диде ул, - елга-күл буйларына, башлыча, ял итү өчен барабыз. Фаҗигале хәлләр нәкъ менә шул ял итүдән башлана да инде.”



Хак әйтә баш инспектор. Суда балалар үлеменең төп сәбәбе янәшәдә генә кәеф-сафа корып утырган әти-әниләрнең ваемсызлыгы, газизләренең йөзә белмәүләре белән бәйле. Өлкәннәр исә күбесенчә коенырга җайлаштырылмаган ят сулыкларга кызмача килеш кереп һәлак була. Җәй айларында авыл җирләрендәге торак пунктларга якын торган зур елга-күлләрне хәвефсез коену урыннары белән тәэмин итү – җирле үзидарә башлыкларының иң төп вәкаләтләреннән санала.


Шәһәр сулыкларында бу проблема аеруча кискен тора. Татарстанда Казан, Чистай, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдә патруль постлары хезмәт күрсәткән 34 пляж  исәпләнә. Әмма кешенең холкы шундый – ул һаман ят кешеләр карашыннан читтәрәк булыргы, аулак  почмакларга посарга ярата. Үзе дә сизмәстән, хәвеф белән кытый-кытый уйный башлый. Быелгы коену чорында 28 кешенең батып үлүе - нәкъ менә шуның нәтиҗәсе. 18 кешенең гомере саклап калынды. Ел башыннан бирле төрле сәбәпләр аркасында 52 кешенең язмышы суда фаҗига белән төгәлләнде. Бу саннарның үсүенә балыкчыларыбызның да “өлеше” зур. 16 кеше  коену тыелган сулыкларда һәлак булды, шуларның 7 се – салган килеш батты. Лагерьларда ял итүче балаларның 80 проценты йөзә белми. Республикадагы 114 сәламәтләндерү лагереның 43 е – зур елга, күл буйларына урнашкан. Көймәле балыкчылар да якорьларын еш кына корабльләр уза торган су юлларына яки фарватер тирәсенә ташларга ярата. Зур көймәләрнең үз курсларын тиз арада  үзгәртә алмауларын белә микән алар? Секундына 7 метр тизлектә искән җил Идел, Кама кебек елгаларда 1 метр биеклектәге дулкыннар күтәрергә сәләтле – моны резина көймә хуҗалары да белеп торсын иде.


Баш инспектор дулкыннар белән бергә штрафлар суммасы күтәрелүен дә әйтеп узды – ул хәзер гражданнар өчен -  1000-1500 сум, урындагы кешеләр өчен - 4-5 мең, юридик затлар өчен 40- 50 мең сум  арасында тирбәлә. Балык тотасыңмы,  коенасыңмы – законның анда эше юк. Тәртип бозарга гына өлгер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ