Логотип Магариф уку
Цитата:

Ишеттегезме әле?

28 мартта «Татар-информ"  мәгълүмат агентлыгында РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» сәяси партия әгъзасы Александр Сидякин журналистлар белән очрашты. Александр Седякин бер үк вакытта Думада Т...

28 мартта «Татар-информ"  мәгълүмат агентлыгында РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» сәяси партия әгъзасы Александр Сидякин журналистлар белән очрашты. Александр Седякин бер үк вакытта Думада Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары да булып эшли.



«Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә исәп-хисап ясалышы кулланучыларның һаман да «авырткан җире» булып кала,- диде үзенең чыгышында Александр Геннадьевич. – Халык торак компанияләренә нинди хезмәтләр өчен түләгәнлеген әле дә аңлап бетерми. Гомуми йорт ихтыяҗлары бәясе  фатирга түләү хакыннан артык чыккан фактларга да еш тап булабыз. Аңлашылмаучылык килеп чыкканда, йортның гомуми хисаплау приборлары күрсәтмәләрен таләп итү мөһим. Аларны үзгәртеп тә, төзәтеп тә булмый. Әйтик, өегезгә җылы сентябрь азагында бирелеп тә, хакын тулы ай өчен тоткан очракта, җылы бирү актын сорап алырга кирәк».



Депутат әйтүенчә, тормыштагы шушы күренешләргә чик куяр өчен, «Бердәм Россия» сәяси партиясе, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, «Мәгълүматлы кулланучы мәктәбе» проектын тормышка ашырыга кереште. Мәктәп эшчәнлегенең төп принцибы – һәр төркемнең үзенә хас юлын ачыклау. Актив кулланучылар өчен ун модульдән торган уку курсы тәкъдим ителә. Ул дәресләрдә милекче һәм аның хокуклары, күп фатирлы йортта гомуми милек, йорт белән идарә итү, агымдагы ремонт һ.б. проблемалар өйрәнелә. Шундый ук курслар студентлар, мәктәп укучылары өчен дә оештырылган. Кулланучылар өчен «Торак һәм коммуналаль хезмәтләр әлифбасы» дигән китап та дөнья күргән. Тулы җавапларны +7(843)236-29-97 телефон номеры аша алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ