Логотип Магариф уку
Цитата:

Истә калырлык кичә

Тиздән, балалар бакчаларын да кертеп, барлык уку йортларында чыгарылыш кичәләре гөрләячәк. Балаларына күңелле ял оештыру әти-әниләр кесәсен күпмегә юкартачак? Ә баланың үзенә мондый купшы бәйрәм кирәк...

Тиздән, балалар бакчаларын да кертеп, барлык уку йортларында чыгарылыш кичәләре гөрләячәк. Балаларына күңелле ял оештыру әти-әниләр кесәсен күпмегә юкартачак? Ә баланың үзенә мондый купшы бәйрәм кирәкме?


«Мондый бәйрәм ел да булмый»
Элегрәк чыгарылыш кичәсе дигәндә мәктәп тәмамлау гына күз алдында тотылса, хәзер аны балалар бакчасыннан мәктәпкә күчкәндә дә, төп белем алып бетергәч тә, хәтта 4 нче сыйныфны төгәлләгәч тә үткәрү гадәткә керде. Әти-әниләрнең кесәсе генә чыдасын! Һәр төркем, һәр сыйныф алдагылардан уздырырга, һичьюгы «кешедән ким булмаска» тырыша. Балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәсенә лимузин чакыртучылар да бар хәтта! Бу машинаны арендага алып торуның бер сәгате генә дә кимендә 2 мең сум.


«Улым быел мәктәпкә бара. Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе өчен акчаны апрель башында ук җыеп куйдык инде, – ди Казанда яшәүче Ильяс Сәлахов. – Бәйрәмне кафеда уздырачакбыз. Ашау-эчү, тәрбиячеләргә бүләк, кичәне оештыру һәр гаиләдән 5 мең сумга төшәчәк. Әле чыгарылыш альбомын ясату, бәйрәмне видеога төшерү өчен дә акча җыясы. Кайбер әти-әниләр кыйммәтсенгән иде. Аннан соң, барысын да уртага салып сөйләшкәч, ризалаштылар. Ни генә дисәң дә, мондый бәйрәм ел да булмый. Балалар бик тиз үсә. Аларның һәр көнен истә калдырасы килә. Бәйрәмнәрне бигрәк тә!»


«Бүләкне кулдан ясарга да була»
Ләйсән Хәмитова – ике бала әнисе. Быел кече улы 4 нче сыйныфны тәмамлый аның. «Бездә чыгарылыш кичәсе турында искә дә алучы юк әле, – ди Ләйсән. – Әмма олы кызымның чыгарылыш кичәсеннән калган тәэсирләр аркасындадыр, бик борчылып көтәм. Ул чакта бәйрәмне ресторанда уздырдык, һәр укытучыга, техник хезмәткәргә бүләк бирдек. 20 мең сумга якын акча җыйганыбыз хәтердә. Әле бит бу санга альбом, күлмәк, туфли керми…


Миңа калса, мондый бәйрәмнәрне бик купшыланмый гына да билгеләп үтәргә мөмкин. Бәйрәмне. табигатькә чыгып, өйдә пешереп алып килгән тәм-томнар белән дә уздырырга була бит. Иң мөһиме – аралашу, бергәләп күңел ачу. Безнең сыйныфта ике игезәк кыз укый. Бу балаларның әти-әнисен бүгеннән үк жәллим инде. Чыгарылышка күпләп акча җыйган очракта, икеләтә чыгымны ничек күтәрмәк кирәк?! Тәрбиячеләр, укытучыларга бүләкләрне дә артык зурдан купмый гына алу яклы мин. Иң мөһиме – игътибар, диләр бит. Телевизор, чәйнек ише техника алмыйча, кулдан ясалган бүләк белән дә укытучының күңелен күрергә буладыр».


«Сүзләр өлкәннәргә кирәк»
Чыгарылыш кичәсен балалар үзләре ничек итеп күрергә тели соң? Мондый чаралар оештыру белән шөгыльләнүче Илдар Рәхимов әйтүенчә, үсмерләрне бәйрәмнең күңел ачу өлеше генә кызыксындыра. «Яшьләргә яхшы фотограф, шәп дискотека булсын. Укытучылар, әти-әниләрнең котлавын, дөресен әйткәндә, алар тыңламый да. Бу сүзләр өлкәннәр өчен кирәк», – ди Илдар. Аның фикеренчә, яшьләргә дә үз фикер-теләкләрен әйтү мөмкинлеге бирү мөһим.


«Элегрәк чыгарылыш укучылары арасында кәгазьгә теләкләр язып, аларны шешәгә тутыру һәм билгеле бер урынга күмү гадәте бар иде. Берничә елдан соң очрашкач, шешәне казып алып, шул теләкләрне уку бик кызык бит! Бәйрәмне ничек җанландырыйк, дип баш ватучыларга шулай эшләргә тәкъдим итәм, – ди Илдар Рәхимов. – Чыгарылыш кичәсендә балаларның әти-әниләр белән бер җирдә «кайнашуы» да күңелле түгел. Олылар һәм балалар өчен аерым зона булдырырга кирәк. Күпләр бәйрәмгә исерткеч эчемлекләр алыргамы-юкмы, дип икеләнә. Әлбәттә, исерткечсез генә үткәрергә! Балаларның бәйрәмдә эчеп исерүеннән дә зуррак мәгънәсезлек юк».


Чыгарылыш кичәсе уздыру күпмегә төшә?(бер балага)


Бәйрәм күлмәге (костюмы)
3-20 мең сум
Чәч ясату, макияж
1,5-3 мең сум
Фотоальбом
1,5-3 мең сум
Бәйрәм өстәле
2-4 мең сум
Тәрбиячеләргә, укытучыларга бүләкләр
1-2 мең сум
Шоу-программа
1,5-3 мең сум
Фотога, видеога төшерү
1-2 мең сум
Барысы 11,5-37 мең сум


Чит илләрдә ничек? Психолог киңәшләре.


Мәдинә МОРАТОВА.


Фото: http://www.igram-da.ru/.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ