Логотип Магариф уку
Цитата:

IT-белгечләрне мәктәптә әзерлиләр

Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елыннан ИТ-класслар ачылачак. Мәгълүмати технологияләр үсеш алган чорда бу өлкәдә эшләргә сәләтле кешеләргә ихтыяҗ зур. Быелдан мондый белгечләр әзерләү белән 34 сыйныф...

Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елыннан ИТ-класслар ачылачак. Мәгълүмати технологияләр үсеш алган чорда бу өлкәдә эшләргә сәләтле кешеләргә ихтыяҗ зур. Быелдан мондый белгечләр әзерләү белән 34 сыйныфта шөгыльләнергә ниятлиләр.


Соңгы елларда республикабызда индустриаль парклар, технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар булдырылды. «КИП «Мастер», «Химград» технополисы, «IT-парк» кебек зур мәйданчыклар уңышлы гына эшләп килә. Гомумән, Татарстан технопарклар гына төзеп калмый - ИТ-кластер төзи.


Моннан берничә ел элек ИT-өлкә өчен белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән әзерли башладылар. Казанның 26, 36 нчы гимназияләрендә, Пушкин исемендәге лицеенда бу эшкә беренчеләрдән булып алындылар. Быелдан мондый юнәлештә эшләүче белем йортлары челтәрен тагын да арттырырга уйлыйлар.


Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, республикабызның мәгълүмати технологияләр өлкәсе өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү өчен 34 сыйныф булдырыла. Татарстан бүген бу юнәлештә нәтиҗәле эшләргә сәләтле белгечләргә кытлык кичерә. “Инновацион cыйныфлар” әлеге проблеманы хәл итәргә булышыр, дип саный министр.


Укучылар белем бирү процессында Microsoft, Google, 1С һәм башка программалардан файдаланачак.


“Инновацион сыйныфлар” Татарстанның төрле шәһәрләрендә ачылачак. Проектта катнашу өчен уку йортлары җиһазланышына карап сайланган. Булган ресурслар ИТ-класслар оештыру проектының чыгымнарын киметә. Исәпләүләр буенча һәр мәктәпне өстәмә техника белән тәэмин итүгә якынча яртышар миллион таләп ителәчәк.


ИТ-сыйныфларда урта һәм югары сыйныф укучылары укыячак. Әлегә сүз Казан, Мамадыш, Чаллы, Әлмәт һәм Бөгелмә мәктәпләре турында бара.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ